Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Казак мәдәнияте шәһәрне колачлады

Узган атнада Октябрьскийда «Распахнись, душа казачья!» унынчы Төбәкара казак мәдәнияте фестиваль‑конкурсы үтте

Казак мәдәнияте шәһәрне колачлады
Казак мәдәнияте шәһәрне колачлады

Фестиваль Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды һәм ул Ырынбур казак гаскәрләре оешуының 450 еллыгына багышланды.
Быел бәйгедә барлыгы 230дан артык кеше — солистлар, вокал һәм хореография, үзешчән һәм һөнәрман коллективлар катнашты. Алар Башкортстан, Чиләбе, Самара һәм Ырынбур өлкәләреннән җыелды.
Фестивальне ачу тантанасында сәламләү сүзләре һәм яхшы теләкләр белән конкурсантларга хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, Уфа‑табын аерым казак җәмгыяте атаманы Максим Дементьев, Смоленск‑Бугабаш хатын‑кызлар монастыренең Октябрьский шәһәре Сретенский кафедраль соборының өлкән рухание, атакай Павел мөрәҗәгать итте.
Максим Дементьев Уфа‑­табын аерым казак җәмгыятенең юбилей медальләрен башкала кунагы — Мәскәү дәүләт мәдәният институтының халык‑җыр сәнгате кафедрасы мөдире Андрей Каргополовка, Октябрьскийда казак бүлекчәләренә күпьеллык хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәткән өчен хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйповка һәм мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелевага тапшырды.
Фестивальне катнаш­учы­лар­ның конкурс чыгышлары дәвам итте. Шул ук көннең кичендә Салават Батыр урамындагы Балалар сәнгать мәктәбе янында «Казачий круг» дуслык кичәсе иң яхшы артистларны, җыр‑моңга гашыйк октябрьскийлыларны үз даирәсенә җыйды.
Казаклар кулындагы кояш нурлары астында ялтырап торган кылычлар, дәртле җырлар, ялкынлы биюләр, танып белү осталык дәресләре — боларның барысын да ике көн дәвам иткән X Төбәкара казак мәдәнияте фестиваль‑конкурсында күрергә мөмкин булды.
Әмма мәдәни чарада катнашучылар күңел ачып кына калмады. Алар 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә шәһәрнең Җиңү паркында урнашкан «Солдат уйлары» мемориалы янында узган митингта да катнаштылар һәм безнең тыныч тормыш хакына корбан булган совет кешеләрен зур хөрмәт белән искә алдылар.
Фестиваль көнен дәвам итеп, иҗат коллективлары һәм солистлар «Нефтьче» паркына уздылар, анда декоратив‑кулланма сәнгать осталары күргәзмәләре, фотозоналар, шәһәр мәдәният учреждениеләреннән, волонтерлык оешмаларыннан мастер‑класслар оештырылды, шулай ук шашка буенча ярышлар узды.
Гала‑концерт казак җыры конкурсында һәм шашка буенча ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: