Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Курай — күңелләргә моң юрый...

Октябрьский егерме өченче тапкыр курайның тылсымлы тавышы белән тулды

Курай — күңелләргә моң юрый...
Курай — күңелләргә моң юрый...

Тамырлары тирән аның

Халык уен кораллары арасында курай — иң борынгысы һәм киң таралганы. Күп халыклар курайны үзләренең милли коралы, дип саный. Әлеге тынлы музыка уен коралын татарлар һәм башкортлар — курай, алтайлар — шоор, кыргызлар — чоор, казаклар — сыбызгы, төрекмәннәр — гаргы төйдек, маҗар һәм болгарлар кавал дип атап йөртә.
Тарихи чыганаклар буенча курай тамырлары белән Төрки каһанлыгына барып тоташа. Төрле төрки халыкларда охшаш тынлы милли кораллар барлыгы шуның белән аңлатыла да инде.
Быел «Байга» республика курайчылар бәйгесендә 300дән артык кеше катнашты. Алар арасында Әлшәй, Баймак, Бакалы, Белорет, Дәүләкән, Ярмәкәй, Зилаир, Иглин, Кушнаренко, Мәләүз, Миякә, Туймазы, Уфа районнарыннан, Белорет, Салават, Сибай, Туймазы, Учалы, Уфа һәм Октябрьский шәһәрләреннән килгән солистларны һәм курайчылар ансамбльләрен очратырга мөмкин булды. Ике көн дәвам иткән Курай бәйрәмендә Чиләбе өлкәсеннән дә музыкантлар катнашты.
Октябрьскийда тәүге тапкыр курай моңы 2001 елда яңгырый. Шәһәрнең архив бүлегендә саклана торган документларга караганда, ул елны Курай бәйрәме милли Сабан туе белән бергә «Нефтьче» стадионында оештырылган булган.
2005 һәм 2015 елларда Курай бәйрәме «Бердәмлек — Содружество» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында уздырыл­ган. Анда ерак һәм якын чит илләрдән сәнгать үзешчәннәреннән тупланган коллективлар чыгыш тоткан. Шуны әйтергә кирәк, 2006 елдан Курай бәйрәме республика бәйрәменә әверелгән.
Хәзерге вакытта Курай бәйрәме Башкортстан Республикасында үткәрелә торган чаралар арасында югары статуска ия. Бәйрәм кысаларында ел саен «Байга» курайчылар конкурсы уза һәм ул елдан‑ел яңа исемнәрне ача, музыкантлар өчен алга таба иҗатка дәрт‑дәрман уята. Бүген Русиянең һәм дөньяның алдынгы мәйданчыкларында чыгыш ясаучы күп кенә курайчылар тәүге адымнарын нәкъ менә «Байга» республика курайчылар конкурсында ясаган.


Иң сәләтлеләр — бер сәхнәдә

Курай бәйрәменең беренче көнендә, 17 майда, шәһәрнең Милли мәдәниятләр үзәгендә «Байга» курайчылар бәйгесен ачу тантанасы булды.
Курай — ул татар һәм башкорт халкының символы һәм горурлыгы. Ул борынгы чордан ук башкорт ир‑егетләрен хезмәттә дә, сугышта да озата барган, алар кулына килеп эләккән курай моңы шатлык булып та, сагыш булып та агылган.Аның тылсым тулы яңгырашы гасырлар дәвамында кешеләрнең күңелен әсир иткән. 

Бүген дә курай моңы, белмим, кемне генә битараф калдыра ала икән?! Милли мәдәниятләр үзәгенең тамаша залына да гасырлар авазы булып яңгырый торган курай җырын тыңларга килүчеләр арасында олысы да, кечесе дә бар иде.
Республика Курай конкурсын ачу тантанасында катнашучыларны, жюри әгъзаларын һәм кунакларны җирле хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов һәм Республика халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире Эльвира Әхмәдҗанова сәламләде.
Курайчылар чыгышын бәяләгән мәртәбәле жюри составында Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2005 елда Курай бәйрәменең Гран‑при иясе Мөхәммәт Тулебаев, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Юлай Гайнетдинов, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 2001 елда Курай бәйрәменең беренче җиңүчесе Рәмзин Әбсәләмов кебек атаклы сәнгать осталарын күрү әлеге чараның милли мәдәниятне үстерүдә, гореф‑гадәтләребезне саклап калуда никадәр зур кыйммәткә ия булуын аңлыйсың.
Тантаналы ачылышта барлык курайчылар, шул исәптән жюри әгъзалары, матур гадәт буенча курайчылар гимнын — «Урал» башкорт халык көен башкардылар.
Шәһәрнең иҗат коллективлары — «Серебряные струны» скрипкачыларның үрнәк җыелма ансамбле, «Без комментариев» үрнәк хореография ансамбле чыгышлары бәйрәмнең якты бер бизәге булды.


Дуслар җыелган җирдә

Көн озынына Милли мәдәниятләр үзәгендә яңгыраган курай моңы кичен «Йолдызлы» паркына күчте.
«Курай дусларын җыя» бәйрәм концертында курайчылар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады. Уфаның үзеннән килгән яшь курайчы Баязит Кабдугалиев башкорт халык көен уйнап, көчле алкышларга лаек булды. «Аучы» биюе белән сәхнә тоткан Мәләүз шәһәреннән кечкенә Самир Латыйпов исә бик күпләрне үзенә гашыйк итте.
Шул ук мәйданчыкта Мәктәп туклануы комбинаты белгечләре «Мәктәп туклануында милли традицияләр» дигән мастер‑класс үткәрде. Анда башкорт милли сыйларын әзерләргә һәм аларны тәмләп карарга мөмкин булды.


Йолаларны саклый, талантларны барлый

XXIII республика Курай бәйрә­менең икенче көнне дә вакыйгаларга бай булды.
Шәһәрнең 2нче Балалар сән­гать мәктәбендә курайчылар ансамбльләре җитәкчеләре һәм катнашучылар өчен иҗади лаборатория узды.
Күркәм йоланы дәвам итеп, бәйгедә катнашучылар Гагарин исемендәге паркта Курайчылар аллеясында яңа агачлар утыртты.
Бәйрәмнең кульминациясе — шәһәр Мәдәният йортында үткән гала‑концертта исә конкурс җиңүчеләре һәм призерлар бүләкләнде.
Курай бәйрәменең мактаулы кунагы — Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов әлеге мәдәни чараның зур әһәмиятен билгеләп үтте һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың сәламләү хатын укыды.
Сүз алган шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский конкурста катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына республикада мәдәният һәм сәнгать үсешенә, коллективлар арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде.
— Октябрьский — бай мәдәни традицияләре булган күпмилләтле шәһәр. Шуларның берсе — Курай бәйрәме. Ул Октябрьскийның гына түгел, тулаем Башкортстан Республикасының йөзек кашына әверелде, — дип горурлык хисе белән билгеләп үтте Алексей Евгеньевич.
Гала‑концерт Октябрьский шәһәренең иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән тамашадан башланды.
Сәхнәдә 2023 елгы Курай бәйрәменең Гран‑при иясе Вилдан Дәүләтбердин чыгыш ясады. Ниһаять, 2024 елның Курай бәйремендә җиңү яулаган останың исемен ишетер вакыт җитте. Быел Гран‑при Салават районына китте — әлеге төбәк курайчысы Ринат Нурмөхәммәтов иң яхшысы дип табылды.
Беренче дәрәҗә лауреат булучылар арасында, кызганычка, безнең шәһәр вәкилләренең исемнәре яңгырамады. Ә менә иң яшь курайчылар арасында тугыз яшьлек шәһәрдәшебез Динияр Шакировның бүләккә лаек булуы күңелләрдә өмет чаткылары уятты. Кем белә, бәлкем якын киләчәктә бәйгенең төп бүләге Октябрьскийның үзендә үк калыр...
Шуңа күрә әлеге якты һәм дәртле Курай бәйрәме гомерле булсын!

 

Виктор ЛУШКИН фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: