Туган як
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәркемгә дә кирәк җылы бер сүз...

Тамаша тәмам, зал көчле алкышларга күмелә. Сәхнәдә — дулкынланган халәттәге һәвәскәр артистлар. Сәнгать сөючеләргә бетмәс‑төкәнмәс, куанычлы‑ләззәтле минутлар бүләк итүгә иреште бу көнне «Нур» клубы татар халык театры әгъзалары

Һәркемгә дә кирәк җылы бер сүз...
Һәркемгә дә кирәк җылы бер сүз...

«Алты кызга бер кияү». Танылган драматург Туфан Миңнуллин тарафыннан моңсу комедия жанрында иҗат ителгән әсәр. Һичкемне диярлек битараф калдырмастай сәхнә күренеше. Вакыт узу белән үз мәгънәсен югалтмый, киресенчә, яңадан‑яңа үзенчәлекле яклары белән ачыла бара сыман пьеса. Чөнки драма әсәрендә чагылу тапкан вакыйгалар һәркемгә аңлаешлы, геройлар да «күктән төшмәгән», гади хезмәт вәкилләре. Дөресен генә әйткәндә, сусады халык соңгы елларда шундый җылы‑эчкерсез иҗат җимешләренә...


Шулай итеп, гадәти бер оешма. Исәп‑хисап бүлмәсендә җиде хезмәткәр. Урта яшьләрдәге ир асылы һәм дә төрле холык‑табигатьле алты кыз‑ханымнар. Көндәлек мәшәкатьләр, ара‑тирә шаярышып, күңел ачып, чәйләп алулар. Ис китәрдәй берни дә юк кебек. Беренче карашка. Баксаң, бүлмәдәшләрнең һәркайсы ачылмаган сер икән. Сәхнә күренеше барышында аңлашыла да инде әлеге хакыйкать.
Хәлбуки, төп игътибар үзәгендә бердәнбер ир заты — Рәхмәтулла Хөрмәтуллович (Тәлгать Таймасов). Хезмәттәшләре аның белән аралашудан үзләренчә ямь‑тәм таба. Чөнки Рәхмәтулла әфәнде һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, төпле киңәшләре, игелекле‑ягымлы мөгамәләсе белән теләсә кайсы нәфис җан иясен әсир итәрлек.


Ә бит хатын‑кыз ифрат нечкә, сизгер күңелле. Матурлыкны тоя, җылы‑мәрхәмәт эзли. Гәрчә вакыт‑вакыт тәкәббер, усал, үзсүзле булып тоелса да...
Сүз дә юк, әсәр тирән хис‑­кичерешләргә, борчу катыш уйлануларга этәрә. Күзгә ташланган мөһим проблема — чын ир‑егетләргә мохтаҗлык. Хисапчыларыбыз язмышы да искәрмә түгел. Баскан урынында ут чәчрәтерлек Гөлчирә (Гөлнур Фазлыева), моңлы‑чибәр Фаягөл (Зөлфия Батыршина), холкы көз кояшыдай үзгәрүчән Нина (Әлфинә Зиһаншина), артык тыйнак, аз сүзле Хәдичә (Әнисә Шәйхетдинова) һәм дә ятим үскән, кояшка тартылган нәфис гөлдәй Рузалия (Гүзәл Әхмәтҗанова)... Янә ара‑тирә уенчак хезмәттәшләрне «урыннарына утыртучы» аяусыз җитәкче — Нурзидә Мөбәрәковна (Дилара Йосыпова). Күпме килеш‑килбәт, холык‑фигыль... Ә нәтиҗәдә — һаман да шул игътибар‑назга сусаганлык.
Теге яки бу сәбәпләр аркасында шәхси тормышында әллә ни бәхет яулый алмаган гүзәлләребез юкка гына карашларын Рәхмәтулла абыйларына төбәми. Нәкъ аңарда тупланган да инде нык­лы терәк‑таяныч булырдай ышанычлы ир затына хас сыйфатлар. Чын мәгънәсендә идеал, минсиңайтим!
... Ә бит баксаң, үз язмышы да сөенеч‑шатлыклардан гына тормый миһербан иясенең. Шул ук Нурзидә башлык ычкындырган сүзләрдән ачыла бу тамашачыга. Байтак еллар авыру хатынын тәрбияләгән, әмма моның хакында беркемгә авыз ачып дәшмәгән ир асылы... Кеше дигәнең тирә‑юньдәгеләргә мотлак күңел җылысын өләшергә тиеш. Кайгы‑хәсрәтен түгәргә түгел. «Анысы һәркемнең үз эше», — дип катгый рәвештә өзеп сала абруйлы, ихтирамга лаеклы ир узаманы. Хәер, бүлмәдәшләре белән эчкерсез әңгәмәләшү, мөнәсәбәтләрне шаян‑шук, җырлы‑биюле дулкыннарга көйләү аның үзенә дә сихәт бирә, яралы йөрәгенә шифа өсти. Һәркайсын «син иң чибәресең» дип мактый‑юата ул. Чын күңелдән, ошасын өчен түгел. Валлаһи, иңнәренә пар канатлар куя кызларның. Ирексездән шундыйрак уй туа хәтта: беркадәр психолог вазыйфасын да үти түгелме хисапчы абыебыз...
Моңсу комедия диелсә дә, авыр тәэсир калдырмый сәхнә күренеше. Рәхмәтулла абыйларын кире үз яннарына кайтаруга ирешә сылулар. Якты кояш кабат күк йөзендә хасил булгандай тоела аларга. Димәк, барысы да яхшыга, фәкать үз урынында. Җайга салыныр язмыш сәхифәләре, теләк‑ният, максат‑омтылыш кына булсын! Әсәр геройлары белән төрле каршылыклы уй‑тойгылар эчендә янган тамашачы да ниһаять иркен тын ала. Дәртле күмәк җыр әлеге халәтне көчәйтә генә төшә.

... Сәхнәдә — һәвәскәр сәләт ияләре. «Нур» клубы җитәкчесе Раушания Фәезова сүз ала. Артистлар белән таныштыра. «Спектакль дөнья күрсен өчен байтак көч куелды, шактый вакыт сарыф ителде, — дип ассызыклый ул. — Халык театры исемен яулаганнан соң тәүге тапкыр куелган сәхнә күренеше бу. Бар иҗатчыларга, аерым алганда сәнгать сөючеләргә яхшы таныш якташыбыз Әүфә Насыйбуллинага ярдәме өчен зур рәхмәт белдерергә телим. Хөрмәтле тамашачыларыбыз, ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбыз, сезгә дә ихлас рәхмәтлебез. Яңадан очрашканга кадәр!»
Дәррәү кул чабулар тынмый: «Тагын куегыз спектакль, көтәбез!». Тамашачылар таралашырга ашыкмый. Үзара фикер алышулар сәхнә пәрдәләре ябылганнан соң да дәвам итә.
«Күп тапкырлар, төрле театр артистлары башкаруында караганым булды бу спектакльне, — дип бүлешә күршесе белән мөлаем генә ханым. — Монысы бигрәк ошады. Ясалмалылык юк, гел тормыштагыча уйныйлар, матур итеп җырлыйлар, бииләр дә әле. Дөньямны онытып карадым. Чын халык артистлары!»
Килешәм. Ифрат күңелгә хуш килде сәхнә куелышы. Остара, чарлана һәвәскәрләр, даими камилләшү юлында алар. Табигый зәвыклылык исә тамашачыда һәрдаим ышаныч хисе уята, хәтта сәхнәдә сурәтләнгән вакыйгалар беркадәр чынбарлык буларак кабул ителә. Илаһи сәнгать тылсымы!
Сүз ахырында басым ясап китү зарур: «Алты кызга бер кияү»нең бүгенге бәхәссез уңышы һичшиксез уртак тырышлыкка бәйле. Бер карлыгач яз китерми, ди ич әнә халык мәкале дә. «Артистларыбыз вакыт белән сатулашып тормыйлар, — дип уртаклашты Раушания ханым. — Ныклап әзерләнделәр, репетицияләрне калдырмадылар, рольләренә яңадан‑яңа бизәкләр эзләү юлында булдылар.

Эльвира Насыйбуллина — менә дигән гример. «Ул чәчләребезне рәтләп, бизәп‑төзәтеп кенә калмады, ныклап рольгә кереп китәргә дә ярдәм итте», — дип мактый үзен артистларыбыз. Һәрвакыт ярдәмгә ашыга, читтә калмый, ни дисәң дә һәвәскәрләр гаиләсеннән бит — бүген Фаягөлне уйнаган Зөлфия Батыршинаның кызы, Әүфә Насыйбуллинаның килене. Сәхнә бизәүчеләребез — Венер Фәезов, Салих Галимов. Тавыш операторы — Денис Суфьянов. Гомумән, тамашаны гамәлгә ашыруда тулы гаилә белән катнаштылар. Мисалга, Гүзәл Әхмәтҗанованың кызы Алинә фотограф булды. Кызым Гөлнара билетлар сатуда ярдәмләште. Фәнүсә ханым Таймасова — контролер. Бергәләп, дәррәү тотынгач, оештыру, халыкны җәлеп итү кебек мәшәкатьләр күпкә җайлана бит ул. Күмәк көч яу кайтара. Русиядә Гаилә елы игълан ителүе дә үз ролен үтидер, мөгаен. Рәхмәтләрнең иң зуры һәммәсенә дә!»


Әйе, алтын бөртекләп җыела. Нинди генә эш яки сәнгать төрен алсаң да. Тормыш моны үзе исбатлый, аның белән бәхәскә кереп торудан файда юк. «Нур»лыларны исә чираттагы уңышлары уңаеннан җылы тәбриклибез, арытаба да түземсезлек белән кызыклы, фәһемле премьералар көтеп калабыз. Якын киләчәктә милләттәшләр, гомумән халык күңелен яулардай драма, комедияләр иҗат итүче авторлар да ниһаять күпләп пәйда булыр, дигән өметтәбез.


Йомгаклау йөзеннән. Бил­геле, Раушания ханым белән әңгәмәләшү дәверендә алдагы планнар, пьесалар сайлау кебек «сәхнә арты» серләре хакында сорашмый булдыралмадым. «Без әсәр сайлаганда, иҗади коллективның мөмкинлекләреннән чыгып эш итәбез, — дип ихлас җаваплый «Нур» җитәкчесе. — Яшерен‑батырын түгел, һәвәскәрләр нигездә урта яшьтәге кешеләр, яшьләр аз. Спектакльдә кемнәр нинди рольләр башкарачак — алдан ук шул сорауга җавап табарга кирәк. Күнегелгән гадәт буенча, бер тамаша төгәлләнү белән икенчесен әзерләргә керешәбез. Еш кына бәхәсләшеп тә китәбез, ансыз булмый. Әле менә ике пьеса караш­тырабыз — комедия һәм сугыш темасына багышланган драма. Кайсында тукталырбыз ахырда — әлегә билгесез. Хәер, бөтенесен дә берьюлы ачып салмыйк әле, сер булып калсын».
Дөрес, нәкъ совет чоры нәфис фильмындагы герой әйткәнчә: «Сюрприз булыр». Сабыр гына, тыныч кына көтик, җәмәгать...

 

Сәлия Гарифуллина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: