Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Талантлы өлкәннәр бер сәхнәдә

Октябрьскийның иҗади коллективлары «Мин яратам сине, тормыш!» фестиваленең зона этабында катнаштылар.

Талантлы өлкәннәр бер сәхнәдә
Талантлы өлкәннәр бер сәхнәдә

Безнең шәһәр­нең абруен яклап, Мәдәният йортыннан «Тальянка» халык вокал ансамбле, «Нур» клубыннан «Чулпан» халык татар театр коллективы, Милли мәдәниятләр үзәгеннән «Аҫылташ» кубызчылар ансамбле чыгыш тотты.
Фестиваль Бакалы авылында Нәҗиб Асанбаев исемендәге район Мәдәният сараенда узды. Октябрьскийлылардан тыш, анда Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Туймазы, Чакмагыш һәм Шаран районнары вәкилләре дә катнашты.
Ел саен өлкән буынның иң талантлы вәкилләрен берләштерә торган «Мин яратам сине, тормыш!» фестивале агымдагы елда Гаилә елына багышлана һәм ул республикада 13нче тапкыр үткәрелә. Талантлар смотры җиде зона турында узачак. Фестивальнең Гала‑концерты исә Уфада, «Торатау» конгресс‑холында, Халык­ара өлкәннәр көне алдыннан иң якты коллективларны җыячак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: