Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мәдәни мирасны саклаучылар һәм яклаучылар

Хакимиятнең утырышлар залында Русиядә мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан зур булмаган тантана узды

Мәдәни мирасны саклаучылар һәм яклаучылар
Мәдәни мирасны саклаучылар һәм яклаучылар

Мәдәният хезмәткәрләре көне юкка гына яз көне билгеләп үтелмидер. Әлеге ел фасылы тирә‑юньне яшәртү һәм яшәтү, табигатькә яңа сулыш өрү сәләтенә ия булган кебек, мәдәният һәм сәнгать дөньясы да тормышта матурлык һәм сихрилек тудыра, безнең күңелләргә яшәү дәрте һәм күңел күтәренкелеге өсти.
Җыр безгә яшәргә һәм төзергә ярдәм итә — әлеге канатлы сүзләр, мөгаен, беркайчан да үзенең тирән мәгънәсен җуймас. Чөнки кеше тормышта нинди генә вәзгыятькә тарымасын, ул җырлап юанган, җырлап эчен бушаткан, җырлап киләчәккә таба атларга үзендә көч тапкан. Русия Президенты Владимир Путин да мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырган очрашуларының берсендә мәдәниятнең фаҗигале мизгелләрдә халыкка аеруча зур көч бирүен билгеләп үтте. Әлеге фикерне куәтләп, шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский бу бәйрәм җәмгыятьнең рухи үсешенә һәм республикабызның күп милләтле бай мәдәни мирасын популярлаштыруга зур өлеш кертүчеләргә олы хөрмәтне чагылдыра, диде.
— Сез кешеләрдә сафлык һәм пакълек тәрбиялисез. Бары тик матурлыкның гына дөньяны коткарып калу сәләтенә ия булуын без яхшы беләбез. Кайда гына эшләсәгез дә — клуб яки мәдәният йортында, китапханә яки музейда, сәнгать мәктәбе яки театрдамы, сез рухи кыйммәтләрне югалтмыйча, аларны буыннан‑буынга тапшыручы булып торасыз. Сез кешелекнең тарихи һәм мәдәни мирасын саклап һәм яклап калып, талантларны барлыйсыз һәм үстерәсез, халыкка матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Октябрьскийның мәдәният өлкәсендәге казанышлары — сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез нәтиҗәсе, — дип ассызыклады ул.
Алексей Евгеньевич күңелле миссияне үтәп, шәһәрнең иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә, алар башкарган зур хезмәткә хөрмәт һәм рәхмәт билгесе итеп, бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен Үзәкләштерелгән китапханә системасының директор урынбасары Ләйсән Гарипова һәм 2нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зимфира Хәйруллина хакимиятнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Вазыйфаи бурычларын нәтиҗәле үтәгәннәре һәм актив эшчәнлекләре өчен мәдәният бүлегенең сатып алулар буенча белгече Ирина Батырова, А.П.Шокуров исемендәге тарихи‑туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Алиса Захарова, 1нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Ленар Нургалиев, Милли мәдәниятләр үзәге методисты Татьяна Сигаева, мәдәният бүлеге юрисконсульты Римма Фәезовага хакимиятнең Рәхмәте игълан ителде.
Мәдәният тармагы — тынгысыз тармак. Һәм үз тормышларын мәдәният белән бәйләгән кешеләр өчен ял көн дә, бәйрәм көн дә юк. Алар, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, башкаларга күңелле ял сәгатьләре бүләк итәр өчен, күңел җылысын кызганмыйлар, үзләренең ихлас чыгышлары белән тамашачыларны сокландыра, шул ук вакытта сагышландыра да торган тылсым тулы сәнгать дөньясының бар хозурлыгын бүләк итәләр.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Виктор Лушкин фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: