«Ничекләр өлгерә икән барсына да безнең Раушания? Эштә дә, өйдә дә менә дигән итеп алып бара дөньясын. Кайдан килә икән мондый көч‑куәт?» —дип аптырый еш кына Октябрьский шәһәренә караган Төрекмән бистәсе халкы. Сере нидә соң әлеге уңганлык, җитезлекнең?
Менә инде 25 ел дәвамында БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Фәезова Төрекмәндәге «Нур» клубына җитәкчелек итә. Татар милли‑мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчә вәкиле ул. Аның һәм дә хәләле Венер Вәзир улының тырышлыгында, фидакарьлегендә ирешелгән уңышлар, яуланган биеклекләр исемлеген барлый китсәкме... бихисап, үзе бер тарихи әсәр язарлык, чын мәгәр.
«Янәшәмдә терәк‑таянычым»
Илеш районының чал‑бай тарихлы Дөмәй авылында ифрат тырыш‑уңган гаиләдә дөньяга килә Раушания. Әтисе Мирзанур Шәйнур улы сугыш ветераны, гомере буе колхозда баш инженер булып хезмәт куя, авыл хуҗалыгын аякка бастыруга шактый көч сала. Әнисе Зөләйха Исхак кызы исә хастаханәдә шәфкать туташы сыйфатында якташларын сәламәтләндерүгә лаеклы өлешен кертә.
Абруйлы, тату гаиләдә, хезмәттә чыныгып буй җиткезә Раушания. Кечкенәдән матур әдәбиятка, җыр‑моңга ныклап тартыла.
Юкка гына безнең әнкәйләр яратып көйләгән «Раушаниям, бәгырем» исемен бирмәгәннәрдер үзенә... Туган төбәкнең гүзәл‑соклангыч табигате дә нечкә сиземләү, хислелек тәрбияләгәндер, әлбәттә. Өстәвенә күршедә генә яшәгән авыл клубы директоры Муфаваза Закирова үрнәге зур йогынты ясый кызга. Әле булса рәхмәтле әңгәмәдәшем авылдашларын армый‑талмый тылсымлы сәнгать дөньясына әйдәгән мөдир апасына...
Шөкер, яшьлек хыялы тормышка аша Раушанияның. Уфа китапханә техникумын тәмамлый, 1984 елда Яркәй китапханәсенә эшкә җибәрелә. Биредә гомерлек ярын очратырга да насыйп булган. Яркәй мәдәният йортында халык театры режиссеры вазыйфаларын үтәгән Венер Фәезов булып чыга ул. Кече яшьтән гармунда уйнаган, өздереп биегән, җырлаган егет нәкъ Раушания бәхетенә туган диярсең! Үзара уртак тел таба яшьләр, бергәләп бию ансамблендә шөгыльләнәләр. Сөю гөлләре дә шул чорда бөреләнә. 1985 елның ямьле июнь аенда чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Ә инде сентябрьдә Венерның туган төбәге Төрекмәнгә кайтып төпләнәләр. Бер‑бер артлы мәхәббәт җимешләре — кызлары Гөлнара, уллары Марат дөньяга аваз сала.
Әүдем‑җитез, ачык‑мөлаем ханым тиз арада халык ихтирамын яулый. 1999 елда Раушания Мирзанур кызына җирле «Нур» клубын җитәкләү тәкъдимен ясыйлар. Әле дә хәтерендә, вазыйфага тәгаенләнүнең унынчы көнендә үк беренче мәдәни чарасын уздырырга, сынау‑имтихан тотарга туры килә аңа. «Кайнар нокталар»да хәрби бурычын үтәп кайткан егетләр өчен бәйрәм кичәсе оештыра. Матур, истә калырдай вакыйга була ул кичә... Билгеле, тәүге көннәрдән үк Венер әфәнде һәрдаим сөеклесенә ярдәмгә ашыга, чын мәгънәсендә терәк‑таянычына әверелә. Ә инде 2004 елдан Эчке эшләр министрлыгы ветераны үзен тулысынча клуб эшчәнлегенә багышлый. Ирле‑хатынлы Фәезовлар «Дуслык» ансамблен оештыра. Шәһәр күләмендә бүген дә бердәнбер гармунчылар ансамбле ул, елның‑елында төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашып, яңадан‑яңа офыклар яулый. «Асылъяр» вокал ансамбле даны да еракларга тарала. Раушания Мирзанур кызының горурлыгы — «Чулпан» татар театр берләшмәсе дә халык коллективы исеменә лаек булган. Шунысы куанычлы, урта һәм өлкән буын һәвәскәрләргә алмашка сәләтле кыз‑малайлар, үсмерләр килә. «Задоринка» балалар театры (җитәкчесе Раушания Хассан) — моның анык дәлиле.
Милли йолаларга игътибар зурдан
«Төрекмән чын татар авылы, — дип бәянли Раушания Мирзанур кызы. — Клуб урынында элек мәдрәсә булган, бәлки шул сәбәпледер эшләребез, шөкер, уң бара, күркәм уңышларга ирешәбез. Халык бердәм, бәйрәмнәр гөрләп уза. Милли проектларга, гореф‑гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә. «Аулак өй», «Кичке уеннар», «Әбием сандыгы», «Канат сыдыру» — һәммәсен мавыктыргыч итеп оештырырга омтылабыз».
«Карга боткасы», Сабантуй, «Каз өмәләре»ннән тыш, Гаилә елына арналган бәйрәм аеруча хәтергә уелып калган. Бистәдә яшәүче төп төрекмәнлеләрнең нәсел агачлары барланган анда. Туган‑тумача бергә җыелып, рәхәтләнеп аралашкан, буыннан‑буынга күчеп килгән якты хатирәләр белән уртаклашкан...
Раушания һәм Венер Фәезовларның янә бер чагу башлангычы — «Уйна, гармун!» бәйрәме. Кайчандыр клуб сәхнәсендә иҗатчыларны очраштырган күркәм чара тора‑бара иркенгә, бистә урамнарына бәреп чыга. 2019 елда, Төрекмәннең 335 еллыгында, гармунлы, җырлы‑биюле тантана апа‑абыйларны сагынычлы яшьлек елларын кабат искә төшерергә мәҗбүр итә, егет‑кызларны да тәмам тәэсирләндерә.
2020 елда инде «Уйна, гармун!» проекты Русия Президенты, ә 2022дә Республика Башлыгы Грантларына лаек була. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә бәйрәм төбәкара фестиваль статусына ия.
— Бәйрәмнәрне зурлап үткәрә башлагач, әби‑бабайларыбыз күңеленә хуш килердәй янә бер милли йоланы тергезеп җибәрдек, — дип уртаклаша «Нур» клубы җитәкчесе. — «Самавыр янында» дип атала ул. Барча халык ниятебезне дәррәү хуплады, урам саен мул табыннар әзерләнде, клуб хезмәткәрләре һәм активистлары ярдәмендә онытылмаслык бәйрәм ясалды. Уфадагы «Самавыр бәйрәме»ндә катнашу бәхетенә ирештек. Яңа кичерешләргә, фәһемле тәҗрибәгә баедык.
Милли чаралар белән беррәттән дини бәйрәмнәр дә игътибар үзәгеннән калмый. Шәһәр мәдрәсәсе, хәзрәт, шәкертләр булышлыгында Мәүлид, Ураза гаетләре уздырыла. Уфаның «Ихлас» мәчетендә Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең 70 яше уңаеннан тантаналы чарада катнашканнар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров якташларыбыз эшенә зур бәһа биреп, Рәхмәт хаты тапшырган, тальян гармун бүләк иткән. Үз хезмәтең нәтиҗәләрен күрү яңадан‑яңа казанышларга этәргеч бирә, дәрт‑дәрман өсти ич ул!
Камиллекнең юктыр чикләре
Гомумән, Раушания Фәезова җитәкчелегендәге клуб эшчәнлеге гаять күпкырлы. Шунысы куанычлы, соңгы елларда һәвәскәрләр төрле дәрәҗә чараларда катнашып, югары әзерлек кимәлен исбатлый. Мисалга, «Асылъяр» Казандагы «Түгәрәк уен» илкүләм татар фольклоры фестивалендә «Иң яхшы фольклор‑этнографик коллектив» номинациясендә җиңүче булган. «Дуслык» Яңавылда республика күләмендә үткәрелгән Фатыйх Ихсанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме»ндә 1 һәм 2нче дәрәҗә дипломант исеме яулаган.
«Казанда «Идел йорты» театр конкурсында катнашып, беренче урынга чыктык бит әле, Әүфә Насыйбуллина «иң яхшы хатын‑кыз роле» юнәлешендә җиңүче булды, — дип бүлешә шатлык тулы тәэссоратлары белән әңгәмәдәшем. — 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче съездында катнашу, чыгыш ясау, «Нур» клубы эше белән таныштыру форсатына ирештек. Кызыклы шәхесләр белән очрашырга насыйп булды».
Әйе, һичшиксез, горурланырлык җирлек бар, зур булмаган бистә клубының казанышлары байтак, сүз дә юк. Матди нигез ныгый, монысы да зур әһәмияткә ия — грант, сертификатлар хисабына музыкаль уен кораллары, милли киемнәр алына.
Ә иң мөһиме — «Нур» хуҗабикәсе һәрдаим вакыт белән бергә атларга омтыла. Бу җәһәттән ватанпәрвәрлек темасының алдынгы сызыкта булуын ассызыклап үтик. Хезмәттәшләре Әүфә Насыйбуллина, Фәнисә Таймасова, инде мәрхүмә Миңниса Латыйпова, кызы Гөлнара ярдәмендә Раушания ханым Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары хакында ике китап бастырып чыгару максатын гамәлгә ашырган. Якташ шагыйрь‑герой Мөҗәһит Хәйретдинов истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән изге гамәл үтәлгән. Батырның утызга якын туган тиешлесе табылган, мәдәният учагында онытылмас очрашу оештырылган.
— Патриотик тема Раушанияга тумыштан, ата‑бабалар рухы белән иңгәндер, — дип ассызыклый Төрекмән микрорайоны ветераннар берләшмәсе рәисе Фәнүсә Габдулла кызы Таймасова. — Өлкәннәргә гомумән аеруча ихтирамлы мөнәсәбәттә ул. Клуб эшенә керешүгә үк ветераннар белән очрашулар оештыра башлады. «Үлемсез полк» портретларын бергәләп әзерләдек. Ролик ясап, авыл халкына күрсәттек. Олыгая төшкән авылдашларга да моңаерга ирек бирми Фәезовлар, әби‑бабайларны туган көннәрендә өйләренә барып тәбриклиләр, җырлы‑моңлы күчтәнәч белән дә кәефләрен күтәрәләр. Ихлас рәхмәтле халык, яхшылык җирдә ятмый бит ул... Үз артыннан ияртә, рухландыра белә Раушания. Клубка бер юлы төшкән кеше гадәттә тагын килмичә калмый. Хыял‑фантазиясенә таң калырлык. Әле генә искиткеч шәп чара үткәргән, инде икенче көнгә яңа кызыклы идеяләр белән янып та килгән!
Йөрәк‑намус кушуы буенча хөрмәтле милләттәшебез Төрекмән бистәсенең тарихи елъязмасына сакчыл караш тәрбияләргә омтыла. Буыннар бәйләнеше югалырга тиеш түгел! Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында хәстәрлек тә һәрчак көн үзәгендә. Ил сагында торучы ватандашларга махсус тәгаенләп, кирәк‑ярак туплана, маскировка ятьмәләре җитештерелә.
Яудагыларның якыннары өчен мул чәй табыннары хәзерләнә. «Барысы да Җиңү өчен!» — әлеге өндәү безнең көннәрдә өр‑яңа яңгырашын таба.
Клубта шулай ук шәһәр хакимияте, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашулар даими үткәрелә. Туган якны өйрәнү чаралары кысаларында гаилә гореф‑гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар юнәлтелә. «Пар канатлар» бәйрәмендә, мәсәлән, илле һәм аннан да күбрәк ел бергә гомер кичергән парлар тантаналы билгеләнә, бүләкләнә. «Буыннар бәйләнеше» девизында бистәдә яшәүчеләр үз тамырларын барлый, шәҗәрәсен төзи. Әйткәндәй, Раушания Мирзанур кызы туган авылы тарихын да тирәнтен өйрәнә, бай эчтәлекле белешмә туплый, үз шәҗәрәсен төзеп, шәһәр бәйгесендә җиңү яулый. Ә тормыш дигәнең... һаман үз агышында, туктаусыз алга чаба. Фәезовларның гомер чылбырын инде газиз балалары, балдан татлы оныклары дәвам итә. Йорт хуҗалары буларак та үрнәкле мәкалә геройларым. Клубта шулай ук өйдәгечә уңайлы‑рәхәт мохит хакимлек итә. Китапханә, архив, музейга хәтле бар бинада. Һәммәсе дә кунакчыл хуҗабикә хәстәрендә.
... Һәм кабат югарыда яңгыраган шул ук сорау хәтергә килә: ничекләр өлгәшә икән барсына да Раушания?! Җавабы үзеннән‑үзе табылды сыман тоела миңа. Тормышка, Туган җиргә, Кешеләргә, Сәнгатькә тирән Сөю хисе көч‑куәт бирәдер якташыбызга. Игътибар итик әле, дуслар: Нур сүзе, төшенчәсе кабатлана килә түгелме аның язмыш сәхифәсендә.
Раушания — фарсы телендә нур иясе, нур сибүче мәгънәсендә. Әтисе Мирзанур — «яктылык сибүче патша улы». Инде килеп, яраткан хезмәт урыны — «Нур» клубы. Очраклы хәл түгелдер, җәмәгать!
Киләчәктә дә тормыш юлыгызга изгелек чаткылары мулдан сирпелсен, көтелмәгән уңышлар ишелеп яусын, хөрмәтле Раушания Мирзануровна. Тормыш иптәшегез белән имин гомер кичерергә язсын. Фәез — әлеге исем дә шәфкать, юмартлык, игелек дигәнне аңлата ләбаса. Рәхимле гаилә барлыкка килүгә бер сәбәп булган, димәк. Тәкъдирдер...
Сәлия Гарифуллина
Фотолар Фәезовларның гаилә архивыннан