Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
16 ноябрь 2023, 10:20

Уйныйлар да, җырлыйлар да

Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы үзешчән сәнгать осталары үз сәләтләрен тагын да үстерү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырыша.

Уйныйлар да, җырлыйлар да
Уйныйлар да, җырлыйлар да

Әле моннан атна-ук көн элек кенә «Дуслык тәкыясе» Төбәкара халык традицияләре фестивалендә Венер Фәезов җитәкчелегендәге «Асыльяр» җыр ансамбле «Халык йоласы фрагменты» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булса, агымдагы атнада Венер Фәезов җитәкли торган икенче иҗат коллективы — «Дуслык» гармунчылар ансамбле Аургазы районының Толбазы авылына барып кайтты. Биредә алар «Ике аккош» Бөтенрусия музыка конкурсында чыгыш тотты. Башкортстан Республикасының атказанган артисты Айдар Галимов кебек мәртәбе сәнгать осталары кулыннан сертификат һәм кыйммәтле бүләк кабул итүе безнең гармунчылар өчен зур хөрмәт билгесе.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: