Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
15 ноябрь 2023, 16:55

Музыка көллияте: капремонт ахырына якынлаша

Узган атнада Октябрьскийда эш визиты белән республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова булып китте.  

Музыка көллияте: капремонт ахырына якынлаша
Музыка көллияте: капремонт ахырына якынлаша

Хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский, прокуратура, мәдәният бүлеге һәм «Век» генераль подрядчы вәкилләре озатуында Әминә Ивниевна капиталь ремонт бара торган музыка көллиятендә эш куелышы белән шәхсән танышты. Алар барлык катларда булдылар, ремонт барышында туган проблемалар һәм объектны финанслау турында ачыктан-ачык сөйләштеләр.

Музыка көллияте урнашкан бинага нигез 1953 елда ук салынган. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Октябрьский музыка көллияте Башкортстанның көнбатыш өлешендә музыка сәнгатенең әйдәп баручы уку йортларының берсе булып тора. Аның диварлары артында республикадан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә студентлар белем ала. Музыка көллияте үзенең эшләү дәверендә ике меңгә якын яшь белгеч әзерләгән.

Объектта капремонт, подрядчылар сүзләренә караганда, тәмамлану стадиясендә. Өске катларда бинаның әзерлеге 90 проценттан артык тәшкил итә. Биредә идән-түшәмнәр ясалган, ишек-тәрәзәләр алмаштырылган. Тигезләнгән стеналарны буяу эшләре тора. Беренче катта ноябрь ахырына идән ремонтын — гранит түшәүне тәмамлау планлаштырыла.

Подрядчы сүзләренчә, бүгенге көндә төп бурыч — зур залны ремонтлауны тәмамлау. Монда архитектура өлешен тулысынча тергезү күзаллана. Бу љаваплы эшне һөнәрман рәссамнар башкарачак. Архитектура колонналары һәм софит сакланып калачак. Соңгысын сүтеп-љыю таләп ителми, без аны зур пөхтәлек белән чистартачакбыз, дип белдерде эшчеләр. Шулай ук сәхнә механизмнарын яңарту бурычы тора, алар режиссер пультыннан идарә ителәчәк. Тамаша залында, табигый ки, уңайлы урындыклар урнаштырылачак.

— Бүгенге көндә капиталь ремонтны тизләтү өчен бернинди проблема юк — объектны финанслау тулы күләмдә башкарылды, — дип ассызыклады министр.

Подрядчылар әйтүенә караганда, капиталь ремонтның озакка сузылуына тиешле документларның берничә ай дәвамында экспертиза узуы да сәбәп булган. Моннан тыш, өстәмә мәшәкатьләр дә туган. Әйтик, эшчеләр сүзләренә караганда, стеналарны тигезләү буенча планлаштырылган мәйдан күләме бермә-бер арткан. Бүгенге көндә алар, вәгъдә ителгән акчалар «утыру» белән дә, өстәмә эшче куллар љәлеп итү, кирәкле механизмнарны кайтару һәм аларны монтажлауны берьюлы алып бару мөмкинлегенә ия булачак.

Әминә Шәфыйкова әзер булган кабинетларга љиһазлар һәм уен коралларын урнаштыра башлауны да озак тартмаларның берсенә салмаска тәкъдим итте.

«Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә торган Октябрьский музыка көллиятен капиталь ремонтлауны агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау һәм студентлар 2023-2024 уку елының икенче яртысын биредә дәвам итәр, дип фаразлана.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: