«Дуслык тәкыясе» — БР Башлыгының грантлар фонды ярдәме белән уздырыла торган халык йолаларын саклауга һәм аларны популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль вакыйга. Һәм аның 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне белән тәңгәл килеп узуы
күп милләтле, динле һәм конфессияле халкыбызның тагын бер кат көчен, матурлыгын, байлыгын, аларның уртак максат һәм идеяләр белән яшәвен тасфирлады.
Кунакларны шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинский җылы сәламләде:
— Безнең туган илебез — Русия — зур ил. Безнең дәүләттә, шул исәптән Октябрьскийда күп төрле милләт бердәм гаилә булып гомер итә. Безне уртак эшләр һәм максатлар берләштерә, мәдәният һәм гореф-гадәтләр бер сәхнәдә күрештерә. Бүгенге фестивалебез дә дуслыкка багышланган.
«Халыклар дуслыгы» җирле иҗтимагый оешма рәисе Гөлназ Сәхәбетдинова ерак араларны якын итеп килгән сәнгать осталарына ихлас рәхмәтен җиткерде, һәркемгә онытылмас җылы тәэсирләр белән тулы иҗат көне теләде.
Ә кунаклар шактый күп булып чыкты — Башкорт-станның Бакалы, Миякә, Туймазы, Уфа, Шаран, Чишмә районнары һәм шәһәрләреннән, Ырынбур өлкәсенең Кече Сөрмәт авылыннан, Татарстанның Ютазы, Бөгелмә һәм Азнакай районнарыннан җыелган 300дән артык сәнгать остасы — бер сәхнәдә. Иҗат коллективлары татар, башкорт, рус, чуаш, мари, мордва, әрмән һәм башка милләтләрнең гореф-гадәтләре, җыр-биюләре һәм халык уеннары белән чыгыш тотты.
Туймазы шәһәреннән «Сөмбелә» фольклор ансамбле «Кәккүк чәе» башкорт халык йоласын сәхнәләштерде. Октябрьскийның «Миләшләр» фольклор ансамбленең кечкенә артистлары тамашачыны «Каз өмәсе» уза торган йортларга алып керде.
«Каршылыкларсыз» социаль-мәдәни үзәге коллективы «Кашыкчыларның кич утыруы»на җыелды. Алар кашыкның килеп чыгышы турында сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр.
Ютазы районы Әбсәләм авылыннан килгән «Сердәш» халык фольклор ансамбле (фотода) исә тула басу йоласын күрсәтте. Үзешчән сәнгать осталары йон язды, бергәләп тула басты. Шул ук вакытта алар тормышта җыр-моңның юлдаш булуын да онытмады. Халык җырларын башкарып, кубызларда гына уйнап калмады алар, оста кулларга эләккән иске самавыр торбасы да хәтта татар көе чыгарды.
«Яшь киленгә су юлы күрсәтү», «Әбием сандыгы», «Шорыкйол», «Бала каршы алу», «Капустная вечерка», «Каурый өмәсе», «Покровские посиделки», «Кымыз тәмләү», «Казачий свадебный обряд», «Улах», «Киндер тукмаклау», «Одирьвань чиявтомо», «Туй йоласы — кияү мунчасы», «Ык буенда кичке уен», «Федорины вечорки» — фестивальдә онытыла барган бик күп милли гореф-гадәтләр белән яңадан таныштык, әби-бабайлар чорына әйләнеп кайтып, халкыбызның күңел җәүһәрләренә никадәр бай булуын күрдек.
Ниһаять, фестиваль-бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. Безнең шәһәр абруен яклап чыгыш тоткан иҗат коллективлары арасында «Халык йоласы фрагменты» номинациясендә «Миләшләр» фольклор ансамбле икенче дәрәҗә лауреат булды. Шундый ук дәрәҗәгә «Каршылыкларсыз» социаль-мәдәни үзәге дә лаек дип табылды.
«Катнаш коллективлар» номинациясендә «Эрвел марий» җирле иҗтимагый оешмасы — икенче дәрәҗә лауреат.
«Өлкән коллективлар» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булуга берьюлы ике коллектив — «Талларым» җыр ансамбле һәм «Волюшка» халык казах ансамбле лаек дип игълан ителде. Шул ук номинациядә «Илемпи» халык чуаш вокал ансамбле һәм «Родные напевы» халык җыр ансамбле өченче дәрәҗә лауреат булды.
Һәр кошның үз моңы булган кебек, һәр халыкның да үз гореф-гадәте, үз мәдәнияте һәм бәйрәме бар. Аларда халыкның үзгә булган тормыш кыйммәтләре һәм характеры чагыла. Ә «Дуслык тәкыясе» аларның барысын бергә зур мәйданга җыя, барлый, үзара дуслык җепләрен суза, дәвамлы итеп, киләчәк буыннарга илтеп тапшыра. Үзе бер күркәм традиция!
Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы