Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
1 ноябрь 2023, 15:39

«Дуслык» фестивале — дуслык күперен ныгыта

Узган шимбә көнне Милли мәдәниятләр үзәгендә Башкортстан Республикасы Башлыгының Грант фонды кысаларында «Дуслык» төбәкара милли мәдәниятләр фестиваль-бәйгесе үтте.

... Русиядәге кебек күп төрле халыклар яшәгән башка бер генә дәүләт тә юк бу җирдә. Бөек Ватаныбыз халкы дистәләгән телләрдә сөйләшә. Мәктәпләрдә балалар күп төрле телләрдә аралашалар, укыйлар, җырлыйлар. Миллионлаган дус куллар көннән-көн Русиянең көчен, куәтен, данын ныгыта һәм алар уртак мәдәният төзи — фестивальне алып баручыларның сүзләрендә никадәр хаклык ята.

Мәдәни чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева сәламләде.

— Октябрьский шәһәренә нигез салучылар арасында төрле милләт кешеләре булган. Алар үзләре белән үз йолаларын, үз җырларын, үз моңнарын алып килгән. «Дуслык» фестивале менә инде алтынчы ел рәттән әлеге милли мәдәниятне тагын да ныгытып, Башкортстанның үзендә генә түгел, аның белән якын күршеләр булып яшәүче төбәкләрдә иҗат итүче артистларны да бер сәхнәгә туплый. Һәм без Октябрьскийның чын дуслык шәһәре булуы белән ихлас горурланабыз, — диде ул канәгатьлек хисе белән.

Әйтергә кирәк, шәһәр тормышында алты тематик атна дәвамында «Эрвел марий» җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Мәдәниятләр салават күпере» фестивален уздыру да төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерүдә зур роль уйнады. Әлеге чаралар барышында шәһәрдәшләр Октябрьскийда яши торган милләтләрнең халык костюмнары, уеннары, музыка кораллары, милли ашлары, декоратив кулланма сәнгате белән таныша алды.

«Дуслык» — исеме генә дә аның җисемен ачып бирә. Ул гади фестиваль түгел, ул күп жанрлы милли мәдәниятләр бәйрәменә әверелде. Сәхнәгә бер-бер артлы милли-мәдәни берләшмәләр, иҗат коллективлары, фольклор ансамбльләре чыкты. Ырынбур өлкәсенең Северный районыннан, Татарстанның Баулы һәм Ютазы районнарыннан, Башкортстанның Шаран, Туймазы, Бакалы, Миякә районнарыннан, Бәләбәй, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән килгән сәнгать осталары — 25 иҗат коллективы — 300дән артык сәнгать остасы татар, башкорт, рус, мари, чуаш һәм башка телләрдә үз мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.

БРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Елена Шепелева, Гөлнара Хисаева һәм Галия Мусина, югары категорияле педагог Лариса Чулпанова кебек сәнгать осталарыннан төзелгән мәртәбәле жюри артистларның чыгышларын, яшь төркемнәренә карап, «Халык вокалы» һәм «Хореография» номинацияләрендә бәяләде.

Шулай итеп, Октябрьскийның иҗат коллективлары арасында «Халык вокалы» номициясендә (16 яшькә кадәрге балалар) — «Реченька» үрнәк балалар фольклор ансамбле — беренче дәрәҗә, «Миләшләр» фольклор ансамбле — икенче дәрәҗә лауреат. Вокал ансамбльләре арасында «Таусень» үрнәк рус җыры ансамбле — беренче дәрәҗә лауреат. «Халык вокалы» номинациясендә (40 яшь һәм өлкәнрәк) «Талларым» җыр ансамбле — икенче дәрәҗә лауреат. «Хореография» номинациясендә (7-14 яшьлек балалар) IDEL бию һәм сәламәтлек мәктәбе, «Аргешти» халык бию ансамбле өченче дәрәҗә лауреат булды.

Сүз уңаенда, якшәмбе көнне Яшьләр сараенда «Матурлыкка синең юл» фестиваль-бәйге узды. 15 ел дәвамында ул үзләрен сәнгать һәм мәдәният аша үстерергә теләгән йөзләгән талантлы малай һәм кызларны үз даирәсенә җыя.

Быел конкурста Октябрьский, Туймазы, Стәрлетамак, Кандра, Нижнетроицк, Серафимовка һәм Баулыдан 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнашты. Яшь артистлар үзләренең иҗади номерларын махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлады.

 

Илмира ГАЛИЕВА

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: