— Безнең республикада талантлы авторлар күп. Ләкин аларның һәркайсын да халыкчан дип атап булмый. «Аерылып булмый язмыштан» дип аталган кичәбезне яраткан һәм танылган авторларның берсе — композитор һәм шагыйрь Рәис Ханнанов иҗатына багышладык. Аның күп кенә җырларын зур сәхнәләрдән танылган артистлар башкара, өстәл артында гармун моңына ияреп халык җырлый торганнары да шактый, — дип билгеләп үтте «Нур» клубы директоры Раушания Фәезова.
Бу кичне тамашачылар БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Ханнанов иҗат иткән җырларны җирле үзешчәннәр Лилия Таймасова, Илдус Мадьяров, Рәмзия Чанышева, Нәфисә Шәнгәрәева, Тимерҗан Батыршин һәм башкалар башкаруында гына тыңлап калмады, алар авторның үзе белән дә очрашты һәм аның башкаруын да ишетү бәхетенә тиенде. Өстәвенә, Рәис Ханнанов тормыш иптәше Танзилә Бари кызы белән «Ярмәкәй егетләре» гармунчылар халык ансамблен һәм «Ак калфак» вокал ансамблен дә алып килгәннәр. Бу көнне кич буе «Нур» клубы сәхнәсеннән Рәис Ямалетдин улы көйгә салган әсәрләр яңгырады.
Чыннан да, аның тарафыннан 700дән артык җыр язылган, күп сандагы җыелмалар дөнья күргән. «Озак торды атым, чапмады», «Булды шул», «Гомерне ашыктырабыз бугай», «Уфтанма», «Килә ява бер болыт» һәм башкалар чын хитка әверелде. Композитор язган тирән мәгънәле җырлар күңелне биләп ала, алар эчкерсез һәм эчтәлекле. Бүген Рәис Ханнанов — ике тугандаш республика — Башкортстанда һәм Татарстанда иң абруйлы композиторларның берсе.
Ул 1956 елда Ярмәкәй районында туа. Беренче җырын җиденче сыйныфта укыганда яза. Әтисе Ямалетдин ага — тирә-якта танылган гармунчы була. Әнисе Мусалия апа — эштән бушаганда шигырьләр иҗат итә. Егет 1976 елда Стәрлетамакта Башкорт республика мәдәният техникумының хор-дирижерлык бүлеген, 1986 елда Чиләбе дәүләт мәдәният институтының мәдәният-агарту эше факультетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Ярмәкәй районында, мәдәният бүлеге автоклубы мөдире булып башлый. Аннары район мәдәният сарае директоры, район Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, хакимиятнең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы вазыйфаларын да башкара.
Рәис Ханнанов үзе язган күп кенә шигырьләрен үзе үк көйгә дә сала. Бату Гыйниятов — аның иҗади псевдонимы. Журналистлар белән корган әңгәмәләренең берсендә «ни өчен сезгә бу кирәк булды» дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:
— Күз алдына китерегез, концерт вакытында номер игълан ителә: Рәис Ханнанов музыкасы, Ханнанов сүзләре, башкара Ханнанов... Псевдонимны туганнарым истәлеге итеп сайладым. Әниемнең кыз фамилиясе Гыйниятова. Аның Бату исемле бик сәләтле абыйсы бар иде. Шигырьләр яза, газета һәм журналларда басыла. Кызганычка, аның гомере бик кыска булды.
Һичшиксез, Рәис Ханнановның иҗатын төрле яшьтәге кешеләр ярата. Тормыш шулкадәр тиз уза, һәр көннең, һәр мизгелнең, якыннарыбыз һәм дусларыбызның кадерен белергә кирәк — якташыбыз иҗаты шул хакта.
Илмира ГАЛИЕВА