Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
25 сентябрь 2023, 17:05

Урамнарда — гармун моңы

Төрекмәндә тагын бәйрәм, тагын шау-шу — һич тынгылык белмәс бистә халкы янәдән күп сандагы кунаклар кабул итте — узган шимбә көнне биредә «Уйна, гармун!» бәйрәме үтте.

Урамнарда — гармун моңы
Урамнарда — гармун моңы

Якты йөз, тәмле сүз

Төрекмән микрорайонының гына түгел, Октябрьский шәһәренең дә, заманча тел белән әйтсәк, брендына, ягъни йөзек кашына әверелгән гармунчылар фестивале агымдагы елда егерме дүртенче тапкыр оештырылды.

Быел, узган елга караганда, аз гына кунаклар географиясе җыйнаграк булуга карамастан, Әлшәй, Чакмагыш, Бәләбәй, Дүртөйле, Туймазы районнарыннан, Октябрьский шәһәренең үзеннән, терәлеп торган күршеләребез — Татарстанның Баулы, Бөгелмә һәм Ютазы районнарыннан килгән иҗат коллективлары — гармунчылар, баянчылар, җырчылар, биючеләр чын бәйрәм рухы тудырды. Ике дистә елдан артык элек җирле гармунчылар чыгышы белән урам бәйрәме булып кына башлангыч алган мәдәни чараның елдан-ел колачлана баруы — иң беренче чиратта, хуҗалар куйган олы хезмәт һәм аларның кунакчыллык нәтиҗәсе.

Бу юлы да очрашу-күрешү урыны итеп билгеләнгән «Нур» клубы ишегалдында ерак араларны якын итеп килеп җиткән кунакларны каршы алырга хәзерлек иртәнге сәгатьләрдән үк башланды. Плакатлар һәм шарлар белән бизәлгән территориядә куелган чатыр эчендә самавырлар суынып тормады. Хуш исле чәй табыны артыннан кузгалган кунаклар өчен бик матур итеп ясалган фотозона эшләде. Бар да гади, әмма аларга никадәр җан җылысы һәм күңел байлыгы салынган. Хәер, татар халкы кунакларны башкача кабул итә дә белми.

Халык моңга сусаган...

Иң ыспай һәм килешле костюмнарын киеп алган артистлар соңгы хәстәрлек чараларын күрде: ир-егетләребез уен коралларының тагын бер кат телләренә баскалап, аларның җыр-моңга «настрой»ларын тикшерде, гүзәл хатын-кызлар калфакларын төзәтеп, иннекләрен яңартты һәм шәһәр хакимияте бүлеп биргән автобуслардан урын алып, «Уйна, гармун!» бәйрәменең кереш урынына карап юл алды.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда да бәйрәмне оештыручылар гармунчылар йөрешен берничә өлешкә бүлеп, һәр тукталышта зур булмаган концерт оештыруны күздә тотты.

Мәчет урамындагы беренче тукталышка җыелган кунакларның кулындагы уен кораллары тынып тормады — гармуннар моңына тальяннар килеп кушылды, баяннар аларны хуплап алды. Алардан агылган моң җырга әверелеп, бар халыкны зур бер түгәрәккә туплады. Былбыл булып та сайраган, сандугач булып та өздергән уен коралларына кушылып башкарылган татар җырлары бу көнне аеруча да үзгә бер матурлык белән яңгырады, аларга тирән мәгънә бирелде.

— Халкыбызның кайсы гына бәйрәмен гармунсыз күз алдына китереп була икән?! Гармун, баян, тальян — һәрберсе өздерә үзәкләрне, җилкендерә күңелләрне. Аларга кушылып, җырламыйча түзеп кара син?! — дип Раушания Хәссән халыкны бергәләп күңел ачарга чакырды.

Төрекмән бистәсенең «Дуслык» гармунчылар ансамбленә кушылып, «Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә» җырын кунаклар күтәреп алды. Җырдан уенга күчкән артистлар рәхәтләнеп «Капка»лы уйнады. Капка аша уза алмаган кунаклар «җәзага» тартылды — алар биеп һәм җырлап үзләрен «аклады».

Бәйрәмне иҗат коллективлары дәвам итте. Дүртөйле районыннан «Илһам» гармунчылар ансамбле, Ютазы районының Әбсәләм авылыннан «Сердәш» халык фольклор ансамбле чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Ә Чакмагыш районыннан РФның мәгариф отличнигы Ренад Кәримов җитәкчелегендәге «Идел» халык уен кораллары халык ансамбленең дәртле чыгышы исә нур өстенә нур булды — кунакларыбыз шулкадәр бирелеп уйнады һәм җырлады ки, аларны хәтта күктә куерган болытлар һәм беренче яңгыр тамчылары да туктата алмады. Бәйрәм булгач, шундый булырга тиеш!

Татар халык көйләренә тезмәләр башкарып, бәйрәмдә катнашучылар үз йөрешләрен дәвам итте. Тик көйсезләнеп киткән һава торышы гына, кызганычка, бәйрәм программасына үз төзәтмәләрен кертте. Икенче тукталыш — Партизан урамына килеп җиткән кунакларны яңгыр болытлары куып җитте һәм «Нур» клубына кайтырга мәҗбүр итте. Ләкин утта янмый һәм суда батмый торган безнең халыкның кәефен яңгыр гына боза ала ди мени?!

Дуслар җыелган җирдә

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Президент грантлары фонды уйнаткан конкурсларда бер тапкыр гына җиңеп чыкмаган «Уйна, гармун!» урам бәйрәме «Нур» клубы сәхнәсендә дәвам итте. Ул Башкортстан һәм Татарстан җирләреннән килгән иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелде. Баулы шәһәренең «Тальянка» гармунчылар халык ансамбле, Бөгелмә гармунчылары үзләренең иң шәп көйләре белән сәхнә тотты. Туймазы шәһәренең «Ләйсән» биючеләр коллективы, Ютазы районының «Илһам чишмәләре» һәм «Дулкын» иҗат коллективлары башкаруындагы ялкынлы биюләрне, матур җырларны тамашачылар яратып кабул итте. Кандра авылыннан Земфира Әхмәдиева җитәкчелегендәге «Хәзинә» ветераннар вокал ансамбленең ялкынлы чыгышы исә гомумән кайнар алкышларга күмелде.

Туймазы шәһәренең «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге каршында оешкан «Ләйсән»леләр биеп төшү белән дә алар өчен ут йотып торган Туймазы районы татар конгрессы җитәкчесе Индира Латыйпова белән сөйләшеп алдык.

— Безнең «Ләйсән» коллективы биючеләре бүгенге бәйрәмдә беренче ел гына катнашмый. Алар аны көтеп ала, алар аны сагынып ала. «Уйна, гармун»да — татар рухы, татар мәдәнияте. Шуңа күрә безнең биюче кызларыбыз да, мин аларның чал чәчләрен яратып һәм хөрмәт итеп кызларыбыз дип дәшәм, бер яшьлектә, бер картлыкта дип иҗат итүләрен дәвам итәләр, алар үз чыгышлары белән халыкка яхшы кәеф бүләк итсәләр, үзләре дә менә шундый чаралардан канатланып һәм илһамланып кайталар, — диде бәйрәм кунагы.

Шул арада Төрекмән бистәсендә уза торган җырлы-моңлы бәйрәмгә тагын да дәрәҗәлерәк кунаклар килеп җитте. Сүз шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелевага бирелде.

— Безнең гармун бәйрәме елдан-ел көч һәм куәт ала. Аның төп асылы шунда ки, татар һәм башкорт милләтенең тирән тамырларына барып тоташкан гармун моңы кешеләрне берләштерә һәм дуслаштыра. Гармун моңы безне очраштыра һәм күрештерә. Бүгенге бәйрәмдә 180нән артык талант иясе чыгыш тота икән, бу безнең яшәү көчебез һәм сүнмәс гореф-гадәтәбез, — диде ул.

Башкортстан Республикасында Татар автономиясенең милли мәдәният төбәк иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Нәфыйков татар мәдәниятен һәм сәнгатен хөрмәт итүче милләттәшләр белән соклануын һәм горурлануын белдерде.

— Сез шулкадәр талантлы кешеләр, сезнең кулларда гармуннар гына телгә килеп калмый, сезнең көчле энергиягез астында хәтта болытлар да китеп тарала, — дип ул халыкны көлдереп алды.

Чарада катнашучыларга Төрекмән бистәсе халкы исеменнән ветераннар советы рәисе Фәнүсә Таймасова җылы теләкләрен җиткерде.

Бүген бездә шундый бәйрәм,

Гармунга дан җырлыйбыз... — «Дуслык» ансамбле ир-егетләре кулында сыздырып уйнаган гармуннар моңына кушылмыйча беркем дә түзеп кала алмады — бар халык биюгә чыкты.

«Уйна, гармун!» авыл бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар менә шундый күңел күтәренкелеге белән шәһәрнең «Йолдызлы» паркына карап юл тотты. Гармунчыларның дәртле чыгышлары, аларга килеп кушылган җырчылар һәм биючеләр бу кичне октябрьскийлыларга онытылмас җылы тәэсирләр бүләк итте.

Ютазы районыннан килгән баянчы Фәнис Нәбиуллин да әлеге бәйрәмнең колачлыгына һәм оештыру дәрәҗәсенә соклануын яшереп калмады.

— Быел беренче тапкыр гына катнаштым. Кайда калдым икән узган елларда дигән уй башымнан чыкмый. Әмма мин шуны төгәл аңладым: мин бүгенге гармун бәйрәменнән тагын һәм тагын да килү һәм катнашу теләге белән, оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, кайтып китәм.

Димәк, хушыгыз димибез, яңа очрашуларга кадәр дибез!

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: