Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мәхәббәт һәм тугрылык булган йортта бәхет яши

Октябрьскийның «Йолдызлы» паркында менә шундый яңгыравыклы исем астында концерт узды.  

Мәхәббәт һәм тугрылык булган йортта бәхет яши
Мәхәббәт һәм тугрылык булган йортта бәхет яши

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган мәдәни чарада шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш тотты.

Бары тик мәхәббәт һәм тугрылык булган йортта гына бәхет һәм бәрәкәт яши ала. Анда шатлык һәм кайгы да, гадәтләр һәм традицияләр дә уртак була. Әлеге йортта шат сабыйлар авазы яңгырый, аш бүлмәсеннән тәмле ризык исләре тарала һәм ишегалдында матур чәчәкләр ата.

Бу бәйрәм кичендә сәхнә тоткан «Метелица», «Аргешти», «Талларым», «Илемпи», «Ынйылар» иҗат коллективлары, нинди телдә чыгыш тотуларына карамастан, алар үз җырлары һәм биюләре аша мәхәббәт һәм тугрылык булганда гына җир йөзендә һәркем үзен бәхетле тоя алуын чагылдырды.

Кечкенә Нелли Антанайтисның курайда башкорт көйләренә тезмәсен халык чираттагы тапкыр яратып кабул итте. Ирина Хәсәншина укыган гаилә турындагы шигырь, Александра Вервинская һәм башка сәнгать осталары башкаруында яңгыраган җырлар исә күпләрне тормышның чын асылы — сөю, ышаныч, өмет һәм бердәмлек турында уйланырга мәҗбүр итте.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: