Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Алия Абдуллина — Нью-Йорк сәхнәсендә

2021 елда РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Халыкара классик музыка конкурсы узды.  

Алия Абдуллина — Нью-Йорк сәхнәсендә
Алия Абдуллина — Нью-Йорк сәхнәсендә

Чарада Октябрьский шәһәренең 2нче гимназиясе һәм 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алия Абдуллина фортепиано классы буенча катнашты.

230 кеше чыгыш тоткан бу конкурста Алия II дәрәҗә лауреат исемен һәм бәйгенең финал этабында катнашу хокукы алды.

2023 елның 27 июнендә АКШның Нью-Йорк шәһәрендә, бөтен дөньяга танылган Карнеги-холл залында Халыкара классик музыка конкурсының финал этабы һәм Global Artists Debut Concert җиңүчеләренең сольный концерты узды. Анда Русия Федерациясе, Кытай, Америка Кушма Штатлары, Латвия, Әрмәнстан һәм Корея лауреатлары катнашты.

Конкурс финалы нәтиҗәләрендә  Алия Абдуллина I дәрәҗә лауреат исеменә ия булды. Котлыйбыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: