Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җыр-биюләр, кылыч сугышы, остаханәләр: Октябрьскийга казаклар килде!

Шәһәребез тугызынчы тапкыр «Распахнись, душа казачья!» казак мәдәнияте төбәкара фестиваль-конкурсын үткәрү мәйданчыгына әверелде.  

Җыр-биюләр, кылыч сугышы, остаханәләр:  Октябрьскийга казаклар килде!
Җыр-биюләр, кылыч сугышы, остаханәләр: Октябрьскийга казаклар килде!

Күләмле чара «Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм халыкларның этномәдәни үсеше» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үткәрелә.

Быел конкурста 15 вокал һәм

4 хореография коллективы, 17 солист, Башкортстанның Октябрьский, Нефтекама, Благовещенск шәһәрләреннән, Белорет, Дуван, Бәләбәй, Калтасы, Чакмагыш районнарыннан һәм Татарстанның Әлмәт шәһәреннән барлыгы 259 кеше катнашты.

Фестивальне ачу тантанасында конкурсантларга сәламләү сүзләрен хөрмәтле кунаклар — шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, Уфа-Табын аерым казак җәмгыяте атаманы Максим Дементьев, Троицк-Сергиев гыйбадәтханәсе рухание, иерей Константин Абдуллин җиткерде.

Конкурс программасына ялгыз башкарыла торган номерлар, хореографик композицияләр, ансамбльләр һәм хорлар, үзешчән һәм һөнәри коллективлар чыгышы керде. Бәйгечеләр эшен Ырынбур казак гаскәренең икенче бүлегенең мәдәният буенча атаманы урынбасары, Чиләбе өлкәсенең атказанган халык иҗаты коллективы, Миасс шәһәренең «Вольница» казак җыры ансамбле, Ырынбур хәрби казак җәмгыятенең мактаулы коллективы җитәкчесе, «Көньяк Урал җаны» һәм Ф. Стариков казак гаскәрләре генерал-майоры исемендәге премияләр лауреаты Николай Михайлов рәислегендәге жюри: белгеч-фольклорчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

Конкурс тәмамланганнан соң, кичке сәгатьләрдә «Йолдызлы» паркында «Казак боҗрасы» концерт тамашасы оештырылды. Анда яшь виртуоз башкаручы Нелли Антанайтис, тамашачыларга яхшы таныш «Волюшка» халык казак ансамбле, «Нур» клубының «Дуслык» гармунчылары, Белорет кунаклары —  «Уралочка» рус җыры ансамбле һәм башка иҗатчылар чыгыш ясады.

Казак фестивале икенче көнне осталык дәресләре белән дәвам итте, арытаба конкурсантлар «Җиңү» паркындагы яугир-интернационалистлар стеласына чәчәкләр салды һәм җырлар көйләп, «Нефтьче» паркына юл алды. Биредә зур концерт һәм кылыч белән эш итү осталыгына ярышлар оештырылды.

Паркта бу көнне «Октябрьский — осталар шәһәре» күргәзмә-ярминкәсе эшләде, анда утыздан артык кәсепче үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.

Фестиваль-конкурс бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Белорет район мәдәният йортының «Раздолье» казак җыры халык ансамбле (җитәкчесе А. Житнюк) Гран-прига лаек булды. Күп кенә коллективлар һәм башкаручылар төрле номинацияләрдә билгеләнде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: