Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Татар халык җырлары: тарихта һәм бүген

Менә шушы темага ямьле җәй башында Туймазы шәһәренең «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә мәгънәви очрашу узды.  

Татар халык җырлары: тарихта һәм бүген
Татар халык җырлары: тарихта һәм бүген

Татар халкы җырларына, шигъриятенә, әдәбиятына гашыйк булган милләттәшләр Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры Идрис Газиев белән очрашты.

Саф раушан көзгеседер

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле, —

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...

Зыялы кунак чараны үзенең кабатланмас моңлы тавышы белән башлап җибәрде. Идрис Мөдәрис улы юкка гына Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Әллүки» җырына мөрәҗәгать итмәде. Чөнки татар сәнгатенең тамыры бик тирәнгә киткән, ул Тукай һәм аның каләмдәш дуслары дәверенә үк барып тоташкан.

— 1910 елда Габдулла Тукай Шәрык клубында татар әдәбиятына багышлап лекция укый. Шактый җырларның тарихын тикшергән һәм өйрәнгән әдип, аларның бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә бәһале бер мирас булуына басым ясый. Ул: «Болгар шәһәре, авыллары таркалды, эзләре дә калмады, әмма халык җырлары милләтебез күңелендә һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер. Аларны хәтта атылган туплар да юк итә алмый. Алар — яши!», — дип язып калдырган. Чынлап та, бөек шагыйребез әйткән төсле, татар сәнгате халык җырлары, дастаннар, такмаклар, фольклор белән нык бәйле. Аларда татар дөньясы, мохите, гореф-гадәтләре, кешеләргә мәхәббәт нык чагыла, — дип очрашуны дәвам итте Идрис Газиев.

«Әллүки», «Бәллүки» — никадәр йомшак сүзләр. Алар ягымлылык, наз һәм иркәләүне аңлата. Беренче карашка гади кебек кенә тоелган әлеге сүзләргә үзенә генә хас сихри көч салынган. Шуңа күрә бу җырларны башкарганда, аның йогынтысына бирелеп, серле аһәң дөньясына чумганыңны сизми дә каласың — татар һәм башкорт халкының яраткан сәнгать остасы борынгы татар җырлары турында бар дөньясын онытып, тәмләп сөйләде. Ул бик күп шагыйрьләр һәм композиторлар иҗатына мөрәҗәгать итте.

Җыр китаплары — чал тарих

Идрис Газиев шәхси китапханәсендә саклана торган җыр китаплары белән таныштырды, аларның тарихы турында да сөйләде. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән җыентыклар арасында моннан бик күп еллар элек — 1930нчы һәм 1940нчы елларда ук басылган китаплар бар. Алар инде шактый таушалган, узган еллар аларның төсен дә берникадәр җуйдырган. Тик менә эчтәлеген җуйдырырдай көчләр булмавы турында башкала кунагы горурланып сөйләде. Алар — татар халкының үлемсез ядкаре.

Шул ук вакытта Идрис Мөдәрис улы үзен тирән борчуга салган проблемалар белән дә уртаклашты. Ул — борынгы озын көйләрне җырлау традициясе югала баруы.

— Бүген колакларны ертып попса яңгырый. Шуңа карамастан, безгә кул кушырып утырырга ярамый. Татар халык җырларын торгызырга һәм сәхнәгә кайтарырга кирәк. Консерваторияләрдә, кызганычка, халыкчан җырлау дигән нәрсә юк. Элек бүлекләре дә, белгечләре дә бар иде. Хәзер барысы да Русия күләмендәге мәгариф стандартларына яраклаштырып алып барыла. Анда милли компонент бар, ләкин ул гына җитми. Дәүләт дәрәҗәсендә халкыбызның традицион җырларын, озын көйләрен өйрәнү һәм саклау мөмкинлеген тудыру мөһим. «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Мәдинәкәй» кебек борынгы көйләр — алар алтынга тиң мирасыбыз. Милли музыка традицияләрен саклап калу буенча җитәрлек чаралар күрелми — менә шунысы күңелне тырнап тора. Әлбәттә, уку йортларында музыкаль-театраль сәнгать юнәлешендә белем бирелә, опера һәм филармония җырчылары әзерләнә. Халык җыры укытыла — тик атнасына бер сәгать. Яшьләрне халыкчан башкару традицияләренә өйрәтергә кирәк. Хәер, яшьләр дигәндә... Бүген сәнгать дөньясы бик «чуарланды» — уңга карасаң да җырлыйлар, сулга карасаң да җырлыйлар. Хәтта көлке! Ике нота язалар да композитор булалар... Җыр язганда, аңа мәгънә салына, чөнки мәгънәсез җырларны кемнең генә тыңлыйсы килә икән?! Бүген татар эстрадасында 700дән артык җырчы бар. Тик алар арасында моңлыларын, кызганычка, бармак белән генә санарлык, — дип билгеләп үтте профессор.

Татар халык җырларын тере тавыш белән башкарган Идрис Газиевны тамашачылар бик яратып кабул итте. Чөнки бай репертуарлы, техник яктан яхшы тәэмин ителгән, хәтта фонограммага да урын бирелгән сәхнәләрдә акапелла бик сирәк ишетелә башлады.

Заманча «кыска итәкле» җырлар белән генә башкаручыга төгәл бәя биреп булмый, ә татар халык җырын җырлаганда барлык кимчелекләр дә күренә. Борынгы татар халык җырлары — озын җырлар, алар — моңлы җырлар. Бу эшкә барлык җырчылар да алынмый. Аеруча яшьләр ул җырлардан ераграк тора. Милли музыка тәрбиясенең дә аксавы сизелә. Әмма яшьләрне «Гөлҗамал», «Сакмар», «Эскадрон», «Иске кара урман» җырларын да башкарырга өйрәтү, аларны шул юнәлештә тәрбияләү зарур — менә шушы фикер очрашуда кызыл җеп булып сызылды.

Тәрбия чыганагы

Татар халкының озын көйләрен башкару традицияләрен югалтырга ярамый. Озын көй — безнең асылыбыз.

— Халык шундый җырларда тәрбияләнергә тиеш. Өлкән буын композиторлары шедеврларны озын көйләр тәэсирендә иҗат иткән. Әмма халык җырларын тыңлыйсы һәм җырлыйсы килмәү үзебезнең милли кыйммәтләребезне оныта баруыбыз белән бәйле түгелме? Алдан әйткәнемчә, ни кызганыч, хәзер чит ил музыкасы нык популярлашты. Балалар кече яшьтән шуларны тыңлап үсә. Шул рәвешле, сабый күңелендә чит җырлар халык көйләре өчен булган урыннарны да биләп алды. Тик аларның мәгънәсенә нинди кыйммәтләр салынган соң? — дип проблеманы кабыргасы белән куйды атаклы җырчы. — Сәнгатькә мәхәббәт балачактан килә. Гаиләдә татарча сөйләшмәсәләр, туган телдә җырлар яңгырамаса, балада үз милләтенә карата хөрмәт хисе каян тусын ди? Татар телен белү бишек җырларыннан башлана. Музыка аша тел тәрбияләнә. Юкка гына безнең әниләребез һәм әбиләребез сабыйны бишек җыры җырлап үстермәгәннәр. Нарасыйның теле ачылмаса да, колагы аша күңеленә үтеп кергән бишек җырлары аның зиһен-холкына нигез салган. Ләкин кеше тормышы бүген дөнья челтәрләре белән нык бәйле. Күзне каерып ачу белән куллар телефонга үрелә, хәтта сизми дә калабыз. Яшь буын мәгълүматның кирәген дә, кирәк булмаганын да социаль челтәрләрдән «туплый». Чөнки соңгы елларда гаилә кыйммәтләре нык үзгәрде, татар җырлары кебек алар да югала бара. Шуңә күрә бер тапкыр да опера театрына бармаган, симфоник оркестрны тыңламаган кешене урта яшькә җиткәч кенә үзгәртә алмыйсың. Бу чын фаҗига. Юкка гына борынгылар тал чыбыгын яшьтән бөгәргә киңәш итмәгән.

«Тормышымның булмышы — музыка»

Уфага артистлыкка укырга китәм дигән 15 яшьлек Идрис Газиевны әти-әнисе хуплап чыккан.

— Бер кулыма чемодан тоттырып, икенче кулыма егерме тиен акча салып, алар мине озатып калдылар. Әни белән әти икесе дә зирәк һәм гыйлемле кешеләр булды. Авыл мәктәбендә мөгаллимнәр булып эшләделәр. Әни бик моңлы итеп җырлады, әти гармунда һәм тальянда уйнады. Сабый чактан татар моңы белән сугарылган мохиттә үскән малайның башка төрле кыйбласы булырга да мөмкин түгел. Шуңа күрә мин әти-әниемә гомер бакый рәхмәтлемен.

Читкә тайпылмыйча, максат куелган туры юлдан атладым. Аллага шөкер, тормышта гел яхшы кешеләр очрады. Остазларым шәп булды. Мин кешеләрне яратам. Без бу дөньяга аралашу өчен, бер-беребезгә ихтирамлы һәм мәхәббәтле булу өчен килгәнбез. Һәм бу очрашу-күрешүебез дә соңгысы булмасын иде. Тавышым яңгыраганда, халык алдына чыгачакмын. Җырланасы җырлар бар әле, — дип күтәренке рух белән тәмамлады чараны мәртәбәле кунак.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: