Туган як
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Сагышларны сөйли, моңнарны көйли...

Гата Сөләйманов исемендәге егерме икенче республика Курай бәйрәме кысаларында узган «Байга» курайчылар бәйгесендә яңгыраган курай моңнарында башкорт һәм татар халкының күңел байлыгы һәм яшәү көче чагылды.

Сагышларны сөйли, моңнарны көйли...
Сагышларны сөйли, моңнарны көйли...

Дуслык һәм татулык символы

Милли мәдәниятләр сарае гына кысан булды. Тылсым тулы курай моңы аның читләренә чыгып, тирә-юньгә таралды...

Курай — башкорт һәм татар халкының борынгы милли уен коралы. Курайның җиде таҗы — ул җиде ыру, ә курай үзе дуслык һәм бердәмлек билгесе. Бик гади булган курай башкорт һәм татарның рух бөеклеген раслаучы тылсымлы уен коралларының берсе.

Киң күңелле октябрьскийлылар янәдән күпсанлы кунаклар кабул итте — тамаша залында алма төшәр урын юк. Кунакларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.

— Курай элек-электән үк башкорт халкын шатлык һәм кайгыда озата барган, ул кешеләрне бәйрәмнәрдә дуслаштырган, дошман белән сугышта берләштергән. Аның яңгырашында безнең халыкның яшәү гаме һәм җаны гәүдәләнә, — дип билгеләп үтте ул.

Республика халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире, Башкорт-стан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Әхмәтҗанова төрки халыкларның мәхәббәтен яулаган курай моңының һәр күңелдә озак көннәргә җитәрлек җылы хисләр, яшәү дәрте уятуын теләде.

Һәм залда тылсымлы курай моңы агылды... Бәйрәмне ачу тантанасына җыелган барлык курайчылар мәртәбәле жюри әгъзалары белән берлектә традицион рәвештә курайчылар гимнын — «Урал» башкорт халык көен башкардылар. Тирә-як, күңелләрне тибрәндереп, могҗизаи моң белән тулды!

Агымдагы елда «Байга» курайчылар бәйгесендә Башкортстанның сигез шәһәреннән, 16 районыннан һәм ут күршебез Чиләбе өлкәсеннән 292 кеше катнашты. Алар арасыннан сәләтлеләрнең-сәләтлесен ачыклау, әлбәттә, жюри әгъзаларына җиңел бирелмәде. Ә курайчыларның сәләтен бәяләгән хөкемдарлар арасында 2005 елгы республика Курай бәйрәменең Гран-при иясе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Тулебаев, РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, БРның халык артисты Юлай Гайнетдинов, Туймазы районы мәдәният бүлеге начальнигы, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзин Әбсәләмов, Русиянең атказанган артисты, БРның халык артисты Рамил Гайзуллин, Уфа дәүләт сәнгать институты кафедрасының өлкән укытучысы, 2012 елгы республика Курай бәйрәменең Гран-при иясе Венер Елкибаев, Республика халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире Эльвира Әхмәтҗанова бар иде.

Фикер

Мөхәммәт Тулебаев, жюри рәисе:

— Чыннан да, иң яхшыларны ачыклау безгә җиңел бирелмәде. Мин үзем һәвәскәр курайчы. Жюри әгъзалары арасында һөнәрман музыкантлар булуы һәр чыгышны зур төгәллек белән бәяләргә мөмкинлек бирде. Әмма бүген әлеге җитди бәйгегә килергә һәм үзен сәхнәдән күрсәтергә җөрьәт иткән һәркем җиңүче. Туган илен хөрмәт итү, аның мәдәниятен ярату өчен үзендә көч тапкан һәм аны курай теленә салып, күпләрне әсир иткән һәркем, аеруча балалар, хөрмәтнең зурысына лаек. Шунысы куанычлы, Курай бәйрәме елдан-ел яшәрә, димәк, аның өметле киләчәге бар.

Курай дусларын җыйды

Бәйрәм «Йолдызлы» паркында дәвам итте. Моннан берничә ел элек «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерелгән паркка курай моңын тыңларга яше һәм карты җыелды. Биредә курайчылар һәм иҗат коллективлары чын мәгънәсендә үз дусларын зур бер түгәрәккә җыйды. Халык Уфа сәнгать училищесы курайчыларын яратып тыңлады. Курай бәйрәмендә Баймак районы курайчылары унынчы тапкыр катнашты. Мәләвез районыннан килгән кечкенә Самир Латыйповның чыгышын тамашачылар гомумән кайнар алкышларга күмде.

Үзәк паркта — яшь чыршылар

Шимбә иртәсендә курайчылар Гагарин исемендәге паркны ирексездән импровизацияләнгән сәхнәгә әверелдерде. Егерме икенче республика Курай бәйрәме кысаларында паркка агач утыртырга дип килгән курайчылар уйнаган моңга кушылып, биергә чыкмыйча кем генә түзеп кала алды икән?!

2018 елда нигезе салынган Курайчылар аллеясы бу көнне яңа үсентеләр белән тулыланды. Ел саен курайчылар бәйгесенә йомгак ясаганчы, аның катнашучылары безнең шәһәрнең үзәк паркында яшь агачларга гомер бүләк итә. Агымдагы ел да чыгарма булмады. Курай моңы белән сугарылып утыртылган чыршыларның тамырлары, һичшиксез, нык булачак һәм алар үз курайчыларын көтеп, тирә-якка яшеллек бүләк итеп, үсәчәк.

Безнең яшь шәһәрдәшебез Нелли Антанайтис та Курайчылар аллеясында үз агачын утыртуы белән бик бәхетле иде.

— Мин утырткан чыршы белән без бергә үсәчәкбез, — диде кызчык елмаеп.

Җиңүчеләргә лаеклы алкышлар

Республика Курай бәйрәменең гала-концерты шәһәр Мәдәният йортында узды.

Курайчыларны, кунакларны, тамашачыларны янәдән хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.

БР мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов Курай бәйрәмендә катнашучыларның никадәр тирән талантка ия булуына соклануын белдерде һәм иҗади уңышлар теләде. Ул башкорт уен коралы — курайны үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән өчен Дәүләкән районының «Берказан» үрнәк курайчылар ансамбле җитәкчесе Рият Тимеровка һәм Чиләбе өлкәсенең «Куандык» курайчылар ансамбле җитәкчесе Илһам Ягафаровка БР Мәдәният министрлыгының Курай билгесен тапшырды. Илнур Илдар улы шулай ук БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың сәлам хатын укып ишеттерде.

Сәхнәгә бер-бер артлы чыккан Белорецк районыннан «Идел башы» һәм «Инеш» курайчылар ансамбльләре, Чиләбе өлкәсеннән Алмаз Бикметов, Туймазы шәһәреннән Радмир Гомәров һәм башка курайчылар чыгышы Октябрьскийның иҗат коллективлары — «Аяз» халык хоры, «Без комментариев» бию ансамбле, «Щедрый вечер» рус җыры халык хоры, кубызчылар ансамбле һәм башка сәнгать осталары куйган концерт номерлары белән үрелеп барып, якты бер бәйрәмгә әверелде. Залда алкышлар тынып тормады.

Шулай да һәркем күңеле белән Курай бәйрәменең кульминациясен — җиңүчеләрнең исемнәре яңгыраганын көтте. Ниһаять, хөрмәтле жюри әгъзалары иң оста курайчыларны сәхнә түренә дәште. Алар арасында безнең шәһәрдән беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән «Нарыш Тау» курайчылар ансамбле, солистлар Нелли Антанайтис һәм Динар Зәйнуллин да бар иде. Афәрин!

Бәйге Гран-прие быел Уфа шәһәренә китте. Әлеге мактаулы бүләккә Вилдан Дәүләтбердин лаек дип табылды. Курайчы 100 000 сум күләмендә сертификат белән билгеләнде.

Бәйге ахырында без җиңүче белән сөйләшеп алдык.

— Тәүге тапкыр курай авазын, мөгаен, әниемнең карынында ишеткәнмендер. Чөнки минем бабам курайчы булган. Әлеге уен коралы белән ныклап урта сыйныфларда укыганда таныштым. Республика курайчылар бәйгесендә тугызынчы ел рәттән катнашам. Яшерен-батырын түгел, хәтта икенче турга чыга алмаган еллар да булды. Шуңа күрә һәр бәйгегә дулкынланып әзерләндем. Ниһаять, минем тырышлыгым һәм сабырлыгым заяга булмады — максатыма ирештем һәм мин моңа бик шат, — диде «Байга-2023» курайчылар бәйгесенең Гран-при иясе Вилдан Дәүләтбердин.

Ә безгә хуш Курай бәйрәме, киләсе очрашуларга кадәр диясе генә кала.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: