Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
5 апрель 2023, 13:30

Мәдәни чараларга йөрүләр саны буенча безнең республика беренче бишлектә

Өч ел эчендә республикада 72 мәдәният объекты төзелгән һәм яңартылган, аларның 40 проценты – 27 объект – узган елда файдалануга тапшырылган, шулай ук 17 сәнгать мәктәбе җиһазландырылган. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров 29 мартта Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайда сөйләде.

Мәдәни чараларга йөрүләр саны буенча безнең республика беренче бишлектә
Мәдәни чараларга йөрүләр саны буенча безнең республика беренче бишлектә

— Мәдәният өлкәсендәге берләштерелгән бюджет узган ел 13 млрд сумга якын тәшкил итте, шул ук вакытта җәлеп ителгән федераль акчалар күләме өч тапкырга диярлек артты һәм 1,5 млрд сумга җитте, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкортстан беренчеләрдән булып кече торак пунктларда мәдәният белгечләренә ярдәм күрсәтә башлады.

— «Земский мәдәният хезмәткәре» программасы икенче ел гамәлгә ашырыла. 2022 елда 30 белгеч торак яки җир кишәрлекләре сатып алу өчен 500 мең сум субсидия алды. Быел тагын 30 хезмәткәр бер миллион сум алачак, – дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.  

Гастрольләр оештыру өчен узган ел беренче тапкыр берьюлы 94 берәмлек техника сатып алынган – сыйдырышлы зур автобуслардан алып җиңел автомобильләргә кадәр. Быел капиталь ремонттан һәм үзгәртеп ясалганнан соң тагын 18 учреждение ачылачак, ике яңа учреждение сафка керәчәк. Республиканың 98 мәдәният йортында һәм сигез театрында шартлар яхшырачак.

 — Республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, быелдан башлап барлык 63 муниципалитет һәм шәһәр округлары өстәмә мәдәни вакыйгалар оештыруга 500 мең сум алачак, бу безнең территорияләргә танылу һәм җәлеп итүчәнлек өстәячәк. Алар туристларны һәм кунакларны җәлеп итү өчен визит карточкасы булачак. Моннан тыш, республиканың эре театрларына яңа масштаблы спектакльләр булдыру өчен 10 миллион сум акча бүлеп биреләчәк, — диде Премьер-министр.

Соңгы елларда өстенлекле проектлар, «Мәдәният» милли проекты һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әйткән моңарчы күрелмәгән инвестицияләр ярдәмендә мәдәният учреждениеләрендә сыйфатлы үзгәрешләр булды. 

 — Без бу инвестицияләрнең конкрет нәтиҗәләрен күрәбез. Милли проект кысаларында төзелгән һәм модернизацияләнгән 46 клубта катнашучылар саны күзгә күренеп артты. Анда 154 клуб оешмасы булдырылды. Яңа 14 модель китапханәгә йөрүчеләр тагын күбәйде. Аларда түгәрәкләр һәм клублар саны өч тапкыр артты. Сәнгать мәктәпләрендә сыйфатлы үзгәрешләр бара. Соңгы елларда гына да 109 ДШИ үсешенә 445 млн сумнан артык акча тотылган. Бу ремонт ясарга һәм 1,5 мең берәмлек музыка кораллары сатып алырга мөмкинлек бирде. Иҗади чараларда катнашучылар саны 22 процентка, ә контингент 21 процентка артты, — дип сөйләде БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе нигезендә Стәрлетамакта мәдәният һәм сәнгать көллиятендә капиталь ремонт тәмамланды, анда узган ел Креатив индустрияләрнең беренче мәктәбе ачылды, 80 кеше укырга килде. Җәй көне Октябрьский музыка көллиятендә эшләр тәмамланачак. Якын арада Уфа сәнгать училищесында ремонт башланачак. 

2022 ел нәтиҗәләре буенча, коронавирус пандемиясе нәтиҗәләре, шулай ук кертелгән санкцияләр белән бәйле барлык сынауларга һәм куркынычларга карамастан, Башкортстан иң мөһим максатчан күрсәткечләрнең берсен – мәдәни чараларга йөрүләр санын арттырып үтәде. Ул 86,6 миллион килү тәшкил итте, план буенча 82,5 миллион. Бу юнәлештә безнең республика ил буенча бишенче урында тора.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: