Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сез — кешеләрнең рухын дәвалаучы!

Октябрьскийлылар мәдәният хезмәткәрләре көнен матур итеп билгеләп үтте.  

Сез — кешеләрнең рухын дәвалаучы!
Сез — кешеләрнең рухын дәвалаучы!

Шәһәр мәдәният йортында тармак ветераннары хөрмәтенә зур концерт һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы оештырылды. Чараны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ачты. Ул хакимият башлыгы Алексей Шмелев һәм шәхсән үз исеменнән һөнәри бәйрәм уңаеннан котлаулар җиткерде.

— Шәһәребездә Милли мәдәниятләр үзәге, мәдәният йорты, Үзәк китапханәләр челтәре, музыка көллияте, «Нур» клубы, балалар сәнгать мәктәпләре һәм башка учреждениеләр уңышлы эшләп килә, казанышлары белән куандыра, — дип билгеләп үтте Октябрь Рәис улы. — Мәдәният иҗади чыгышларны тамаша кылудан гына тормый, аның максатлары күпкә күләмлерәк. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе — ул халык иҗатында милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү. Монда җыр-бию сәнгате дә, күп гасырлык милли, халык, дини бәйрәмнәрне оештыру да керә. Октябрьскийның мәдәният йорты һәм Милли мәдәниятләр үзәгендә шәһәр, республика һәм ил күләмендәге чаралар (курай бәйрәме, казак җыры фестивале, «Дуслык» төбәкара фестивале һ. б.) оештырыла. Шәһәребез музее эшчәнлеген дә билгеләп узарга телим. Биредә төрле буын вәкилләрендә төбәк тарихына мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү эше алып барыла.

Чыгышыннан соң О. Латыйпов хезмәт алдынгыларына мәртәбәле бүләкләр — БР мәдәният Министрлыгының Рәхмәт хатын, Октябрьский хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды.

— Мәдәният хезмәткәре — һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче, — диде тәбрикләү сүзендә хакимиятнең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Шепелева. — Яз фасылы әйләнә-тирә дөньябызны үзгәрткән, табигатькә яңа сулыш өргән кебек, мәдәният тә рухландыра, сәләтләрне ача. Үзенең гомерен әлеге өлкә белән бәйләгән кешеләр тирән ихтирамга лаек. Башкалар ял иткән вакытта алар, күңел җылысын кызганмыйча, халыкка хезмәт итә. Мәдәният кешеләре — ул иҗат коллективлары, музей-китапханәләр хезмәткәрләре, сәнгать, музыка мәктәбе укытучылары. Шәһәребездә иҗади сәләткә ия, көчле рухлы, фидакарь хезмәт ияләре күп. Хөрмәтле ветераннар эшен бүген яшьләр дәвам итә. Әлеге вакытта мәдәнияткә аерым игътибар бирелә. Ул — алгы сызыкта. Безнең якташлар бүген махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы өчен көрәшә. Алар арасында шәһәребезнең мәдәният хезмәткәре — Радик Рәхмәтуллин да бар. Безнең өчен зур горурлык ул. Шуны онытмыйк: тылдагыларның өстендә дә зур җаваплылык ята, без дә көрәш кырында. Шушы матур сәхнәдә, шәһәр мәйданчыкларында, китапханәләр залларында, уку бүлмәләрендә кешеләрдәге матур сыйфатлар, рухи кыйммәтләр, игелек һәм үзара килешкәнлек, әдәп һәм намуслылык, мәхәббәт өчен көрәшәбез. Кадерле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар, сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, күңел күтәренкелеге, яңа иҗади идеяләр телим. Яраткан эшегезнең игелеген күреп яшәргә язсын!

Е. Шепелева «Мәдәният волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте иреклеләрен Октябрьский хакимиятенең мәдәният бүлеге Почет грамоталары белән бүләкләү буенча йөкләмәне башкарды. Бәйрәм ахырында Федор Шаляпинның 150 еллыгына багышланган «Мәдәниятнең тылсымлы дөньясы» I ачык күп жанрлы фестиваленә йомгак ясалды.

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: