Туган як
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
28 февраль 2023, 18:30

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә...

Әнгам Атнабаевның 95еллык юбилее кысаларында Республикабызда, районыбызда мәдәни чаралар күп уза: конкурслар, концертлар һәм башкалар. Бу уңайдан Ярмөхәмәт авылы мәдәният йорты (директоры — Вәкилә Әхмәтҗанова) шагыйрь һәм драматургның «Законлы никах белән» исемле 2 пәрдәлек комедиясен сәхнәләштерде. Авылда аны ике тапкыр күрсәтергә өлгәштеләр, залда алма төшәр урын юк, араларында якын-тирә авыллардан да килгәннәр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә...
Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә...

Вакыйга үткән гасырның 60-70нче елларында барса да, мәңгелек темалар яктыртылганга, алар бүген дә актуаль. Өлкән буын вәкилләре — Галиулла карт (Ингел Әхмәтҗанов) белән Зәбирә кодагый (Зөлфия Хәбирова) образлары гаилә кыйммәтләренең җәмгыятьтә мөһим роль уйнавын ассызыклады. Безнең илдә ата-ана балалары язмышы өчен, балигъ булгач та, бурычлы дип саный, алар өчен чиксез борчыла, ул-бу була калса, катлаулы шартлардан чыгар юлны эзли. Тик Зәбирә үз тормышын болай дип сурәтли: беренче ире белән сугышып яшәсә, икенчесенә хыянәт иткән, ә үз баласына моны һич тә теләми. Рәмзия (Рәзинә Мусина) һәм Әнвәр (Рөстәм Вафин) образлары аша гаиләдә мәхәббәт зур роль уйнавын, анда хыянәт керә икән, эшләр харап булуын аңладык. Яшь Рәмзия (Ләйсән Солтанова), яшь Әнвәр (Камил Ханнанов), Рәшидәләр (Лилия Кашапова) аша кеше мәхәббәт өчен көрәшергә, гаиләләрне таркатмас, аерылмас өчен гыйбрәт алырга өнди.

Карт Әнвәр тормышта аумакайрак булса, яшь Әнвәр исә мәхәббәте өчен көрәшергә әзер. Калган рольләрне уйнаучы Рәсүл Габдуллин, Ринат Сәлманов, Гүзәлия Зарипова кебек үзешчән артистлар да комедиядәге ныклы никахлы гаиләгә генә язмыш җилләре янамый дигән төп фикерне ачуда зур өлеш керттеләр. Күрше Фәсхетдин образы аша эчкечелекнең гаиләне таркатырга илтеп җиткерүе тамашачы аңына барып җитә. Укып беткәч, яшьләрнең авылга китәргә теләмәве аркасында, «җылы урын» эзләве проблемасы да күтәрелгән монда. Татар кешесе баласына тозсыз исем кушмасын иде дигән теләк кала.

Спектакльдә яңа җыр да ишетү бәхетенә ирештек. Аны нәкъ «Законлы никах белән» комедиясенә арнап, сүзләрен Рәзинә Мусина, көен Гөлназ Белголова иҗат иткән.

Тамашаны кую белән җитәкчелек иткән Вәкилә Әхмәтҗанова болай дип сөйләде:

— Мин үзем режиссер түгел, ләкин гомер буена җыелган тәҗрибә буенча рольләр дөрес бүленгәндер дигән фикердәмен. Ни өчен бу комедия өстендә эшләргә уйладык? Үзем шәхсән Ә. Атнабаевның шигырьләрен, аеруча драма әсәрләрен яратам. Элегрәк «Игезәкләр»ен сәхнәләштергән идек, быел инде аның юбилее уңаеннан «Законлы никах белән» комедиясенә тукталдык. Аның әсәрләре искерә дә, туйдыра да торган түгел. Фәһем өстәрлек тә, гыйбрәт алырлык та фикерләрне тамашачыга җиткерергә тырыштык.

Әнгам Атнабаевның зирәклеге, гениаль булуы алдында бер баш исәк, аның әйткәннәрен халыкка оста итеп җиткерә белгән Ярмөхәмәт Мәдәният йорты үзешчән артистлары каршында тагын бер кат баш иябез. Туган телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебезне саклап, киләчәк буыннарга мирас итеп калдыруда зур өлеш кертә алар. Яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!

 

Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: