Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
28 февраль 2023, 14:45

Театр күңелләрне уятыр

Кышын җаныбыз ниндидер тамаша көтә. Музыка тыңлыйсы, концертка, кинога, театрга барасы килә... Адәм баласы шулай яралган: күңел кыллары тибрәлеп тормаса, яшәүнең кызыгы юк. Мин үзем бик тә театр яратам. Бер-бер спектакль карасам, уй-фикерләремне җайга салам, якыннарымны гына түгел, үз-үземне дә яхшырак аңлый башлыйм.

Театр күңелләрне уятыр
Театр күңелләрне уятыр

Форсат чыкты да, үзебезнең Кандра авылы Мәдәният йортында 5нче ел эшләп килгән «Нур» драма түгәрәге артистларына ияреп, күрше Бүздәк районына бер көнлек «гастрольга» чыгып киттем. Бүздәк район Мәдәният йортында Ибраһим Абдуллинның «Эх, Уфа кызлары!» исемле героик комедиясе буенча эшләнгән спектакль белән чыгыш ясадылар алар. Бу түгәрәк турында кыскача белешмә: 2017 елдан бирле эшли. Җитәкчесе: Гөлнур Байбурина, режиссеры — Ранис Азигамов. Элегрәк Туфан Миңнуллинның драмасы буенча эшләнгән «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен сәхнәләштергән иделәр. Бәйрәмнәргә багышлап, көлкеле кыска күренешләр, татар халык йолаларын әзерлиләр, күп вакыт укучы балаларны да җәлеп итәләр. «Әбием сандыгы» йоласын күрсәтеп, Туймазыда Гран-при алган иделәр. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча спектаклен өлешчә күрсәтте алар.

2022 елдан «Эх, Уфа кызлары!» спектакле өстендә эшли башладылар. Бу инде бишенче кат чыгыш ясаулары: ике тапкыр Кандрада, 1нче май совхозында, Кандракүлдә — Туймазы районы буйлап һәм менә... Бүздәктә. Залда халык күп кенә күренә. Кәпәй авылыннан, Өчтүбәдән, Арсланнан һәм Бүздәкнең үзеннән. Араларында унар кеше туганнар килгәннәр дә бар. Артистлар Г. Байбурина, Р. Сахаутдинов, А. Кашаповлар шушы районныкы, аларны туганнары, классташлары һәм укытучылары карарга килгән. Бергә булгач, сынатмыйлар, билгеле!

Тамаша башланганчы ук җыелган халыкны Арслан авылы старостасы Динар Абдуллин белән Украинага үзе теләп китеп, 8 ай хезмәт иткәннән соң, ике атналык ялга кайткан Айдар Галиев сәламләделәр.

— Бар Бүздәк халкына олы рәхмәтемне белдерәм, бөтен Республика белән бергә сез дә гуманитар ярдәм күрсәтеп торасыз. Шәйморатов батальонына токмач кисеп җибәргәннәрен, бал килгәнен беләм, укучылардан хатлар, рәсемнәр алабыз. Килгән әйберләрне без госпитальләргә, мобилизацияләнгәннәргә дә тапшырабыз. Анда азык-төлек тә җитә, мунча да бар, безнең өчен кайгырмагыз. Сездән ярдәм алгач, күңел, рух күтәрелә, тагын да тырышыбрак җиңүне якынайтасы килә, — диде Айдар. Аның сеңлесе сәхнәгә чыгып, әти-әнисенә шундый батыр ул үстергәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Бар халык якташны үрә басып алкышлады. «Исән-имин әйләнеп кайт!» «Рәхмәт барысы өчен дә!» — диделәр. Бу сүзләр ихластан әйтелгәндер дип уйлыйм. Бар төбәкләрдә дә бүгенге көндә үзебезнең егетләр өчен янып-көеп яшиләр, булышыр өчен кулыннан килгәннең барын да эшлиләр.

... Якташлар чыгышына бик тә аваздаш булган спектакль башланды. Рольләрне үзешчән артистлар искиткеч матур, ышандырып башкардылар.

Очучы егетләр рольләрен башкарган Ранис Азигамов, Ришат Сахаутдинов, Айдар Кашапов, Фәнил Хәертдиновлар сугыш заманындагы батыр да, тапкыр һәм теләсә кайсы заманнарда да чын ир-ат булып кала белгән образлар тудырдылар. Ә авыр елларда да чибәрлеген, чаялыгын, нәфислеген җуймаган курку белмәс гүзәл затларның сугышта да кирәклегенә Зөлфия Батршина, Лилия Кашапова, Зөлфия Хәбирова, Гөлнара Шакирова, Гөлнур Байбуриналар тагын бер кат инандырдылар. Спектакль беткәч әңгәмәләшкән тамашачылар да нәкъ шуны әйтте ләбаса! Драма түгәрәгенең җитәкчесе Гөлнур Байбурина: «Рольләр һәр башкаручының күңел халәтенә карап бүленде», — дигән иде. Чынлап карасаң, спектакльдә уйнаган һәрберсе якыннан я ераграк таныш: аларның холкы, язмышлары белән бәйле уй-кичерешләре тудырачак образларын ныграк ачарга ярдәм иткән. Бу инде — тамашаның уңышлы чыгачагына иң туры адым.

Сугыш вакытында да яшәү дәвам итә: кошлар сайрый, күзнең явын алып чәчәкләр үсә, агачлар яфрак яра, ә төннәрен күктә йолдызлар җемелди. Шулай ук мәхәббәтсез, киләчәккә өметсез җиңү дә яуланмый! Тамашачылар якташларының чыгышы белән бик тә горурланып утырды, аларга клуб булган авылларга да килеп, халыкны сөендерсеннәр иде дигән теләкләрен җиткерде.

Сәнгатьнең, бигрәк тә театрның ышандыру көче зур. Ә безнең Русия халкы, аеруча татар-башкортлар — хисле һәм көчле рухлы затлар. Илебезнең авырлыкка чыдамлыгы тагын бер кат сыналган чорларда Кандра авылыннан килгән «Нур» театры кебек «чишмә башлары» — кечкенә драма түгәрәкләре зур һәм мөһим эш башкара. Уңышлар аларга!

 

Әлфия Шәйхлисламова, Туймазы районы,

Кандра авылы, РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: