Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
28 февраль 2023, 14:45

Моң

Нәрсә соң ул моң? Әлбәттә, моң дигән төшенчә бары тик безгә генә, татар-башкорт халыкларына гына хас могҗиза. Башка милләтләр моңа бик үк әһәмият бирмиләр. Алар җырны мөмкин кадәр сузып, бернинди бормаларсыз калын тавыш белән җырларга тырышалар.

Моң
Моң

Моң ул — безнең халыкларыбызның бренды, могҗизасы. Ата-ана һәм табигать тарафыннан гасырлар буе бирелеп килгән табигать җимеше. Моң — тамак кылларының авыз куышлыгында нәфис итеп скрипка кылларындагы кебек яңгырашы. Күрәсең, халкыбыз моңлы итеп сайраучы кошларга карап үрнәк алгандыр? Мөгаен, шулай. Ни дисәң дә татар һәм башкорт халкы шатлыкта да, сагышта да, кайгыда да моңланырга яраткан.

Мәхәббәт җырлары да бихисап. Бигрәк тә хатын-кызларга багышланганнары. Аларның исемнәрен санап узу да җитә. Мәсәлән, «Рәйхан», «Мәдинәкәй», «Галиябану»,«Зөһрә» һәм башкалар. Хәзерге чорда җырыбызны европача моңсыз итеп турыга акырып, бернинди бормаларсыз җырларга тырыштыралар, аларның җыр ысулына, калыбына туры китерергә маташып карадылар. Моңа халкыбыз каршы чыкты. Дөрес эшләде. Ничек инде гасырлардан килгән моңыбызны кемгәдер ярарга тырышып, бозарга тиешбез. Бу безнең брендыбыз — могҗизабыз, байрагыбыз, гореф-гадәтебез, башка халыклардан аермалы моңлы җырыбыз. Бу бик тирәндә ята торган бик шикле тырышу. Чөнки без туган телебезне генә түгел, моңыбызны да югалтырга тиешбезме? Төптән уйларга нигез бар!

Дөньяда бар халыкларны да, милләтләрне дә бер калыпка салу — бик зур хата, чөнки милли халыкларның үзенчәлекле гореф-гадәтләре җуела. Аерымавыклы үзаңнары юкка чыга түгелме?! Һәрхәлдә, уйлап карасаң, бик моңлы җырчылар — сирәк күренеш. Ул энҗе-мәрҗәннәр бәллүр кебек яңгырашлы, нәфис, һәркем йөрәгенә, күңеленә үтеп керерлек кимәлдә. Әлбәттә, андый үзенчәлекле моңлы җырчыны беркем белән дә бутау мөмкин түгел. Ул бердәнбер моң иясе. Мәсәлән, 50 елдан артык халкыбызга моңлы җырларын ихлас тараткан мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров. Аның үзенчәлекле моңын бер җырчы белән дә чагыштырып булмый. Илһам Шакиров вафат булгач, шагыйрь һәм язучы Гәрәй Рәхим кайгырып, болай диде: «Бөек җырчыбыз Илһам Шакировка янәшә куярлык берәр җырчы килеп чыгармы икән?!»

Бервакыт телевизордан Илһам Шакиров җырлаган кебек, моңлы җыр ишетелде. Карасам, Ришат Төхвәтуллин җырлый. Моңы шулкадәр Илһамныкына охшаш, әммә үзенчәлекле. Менә шушы җырчыны Илһам Шакировка янәшә куярга була. Юкка түгелдер, Мәскәүдәге чыгышыннан соң, анда яшәүче татарлар, аягүрә басып, аны алкышлыйлар. Мондый хөрмәткә бик сирәк моңлы җырчыларыбыз гына лаек. Әйтәсе килгән фикерем шул: үзаллы, үзенчәлекле милләт булырга телибез икән, борынгыдан бүгенге көнгә килеп җиткән туган телебезне — татар телен, шул уңайдан моңыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга тиешбез! Бу — безнең мәңгелек изге бурычыбыз!

Мәхәсим Зарипов

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: