Туган як
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
9 февраль 2023, 09:28

«Владимир Спиваков чакыра...»

Февральдә Башкортстан «Владимир Спиваков чакыра...» VI Бөтенрусия фестивален кабул итәчәк.

«Владимир Спиваков чакыра...»
«Владимир Спиваков чакыра...»

Башкортстанның атаклы улы, СССРның халык артисты, дөньяның иң танылган скрипкачыларының һәм дирижерларының берсе Владимир Спиваков җитәкчелегендә Русиянең дәүләт филармониясе оркестры республика шәһәрләрендә өч концерт бирәчәк: икесе Уфада, берсе Салават шәһәрендә.

Фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров ярдәме белән һәм Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенрусия филармония сезоннары» программасы кысаларында узачак. Фестивальне оештыручы — Башкортстан Республикасының Милли симфоник оркестры.

Классик музыка сөючеләргә оркестр башкаруында иң матур программа тәкъдим ителәчәк, ул хаклы рәвештә дөньяның иң яхшы академик коллективларының берсе санала. 21-23нче февральләрдә узачак концертлар ил Президенты гамәлгә куйган «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында узачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: