+23 °С
Ачык
Бу көнне Башкортстанның Милли музеенда «Шаляпин Уфада. Бөек дебют тарихы» күргәзмәсе ачылачак . Анда килүчеләргә артистның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм автографлары, XIX-XX гасырлар чигенең сирәк антиквариаты тәкъдим ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 25 ел җыелган төбәкара Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге фондлары белән киң җәмәгатьчелек беренче тапкыр танышачак.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә ашырылачак күргәзмә кысаларында кино күрсәтү, лекцияләр һәм иҗади чыгышлар узачак.