Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
25 гыйнвар 2023, 16:42

Җырларым — күңелем көзгесе

Октябрьский шәһәрендә гомер итүче Нәфисә Шәнгәрәеваның иҗат кичәсе менә шундый күркәм исем астында үтте.  

Җырларым — күңелем көзгесе
Җырларым — күңелем көзгесе

Бу кичне Төрекмән бистәсендәге «Нур» клубының тамаша залында алма төшәр урын калмады — үзешчән сәнгать остасының матур тавышын үз иткән тамашачылар арасында аның дуслары, якыннары, якташлары, хезмәттәшләре күп иде. Һәм, әлбәттә, туганнары. Җыр-моңга гашыйк булган өч буын Шәнгәрәевлар катнашында узган концерт бер сулышта үтте — тамаша залында көчле алкышлар тавышы тынып тормады.

Нәфисә Шәнгәрәева чыгышы белән талантлы кешеләрне шактый тәрбияләгән Илеш районыннан. Балачагында уйнап үскән ямьле су буйларын, җиләк җыйган тау битләрен, тәкыя үргән болыннарны ул әле дә сагынып сөйли, җырларга салып көйли.

Гаиләдә алты бала үссәләр дә, һәркайсын, мәхәббәтне тигез бүлеп, тәүфыйклы һәм әдәпле, уңган һәм булган шәхес итеп үстергән әти-әнисенә булган чиксез рәхмәтен дә Нәфисә ханым шигырь юллары аша җиткерә.

Әнкәемнең һәрбер сүзе истә:

«Бар яктан да кызым үрнәк бул.

Асылташ бул! Нурың калсын,

Сагынырлык итеп яши бел!»

Әткәй-әнкәй киңәшләрен

Изге китап итеп саклыймын.

Газизләрем, тап төшермәм сезгә,

Сагынырлык итеп яшәрмен!

Концертта Нәфисә Шәнгәрәева үз репертуарындагы яраткан җырларын гына башкарып калмады. Ул каләмдәш дуслары белән кулга-кул тотынып иҗат иткән яңа җырлар белән дә сәхнә тотты. Нәфисә ханымның кызы Зөлфия Мөхәммәтҗанова, оныгы Влада Сарян, бертуганының кызы Айгөл Мусинаның дәртле чыгышлары концертның якты бер бизәге булды.

Агымдагы елда Нәфисә Шәнгәрәеваның Октябрьский шәһәренә килеп төпләнеп яши башлавына 50 ел тула. «Тормыш булгач, төрлесе булды — шатлыгы да, сагышы да. Әмма безнең Нәфисә апабыз җиңә белде язмыш белән алышта!», — дип горурланып сөйли аның турында туганнары.

Сәхнәгә күтәрелгән якташы Рәзинә апа Сабирова да Нәфисә Гарафетдин кызын мактап туя алмады.

— Без аның белән 28 ел таныш. Шушы еллар эчендә үзара якын кешеләргә әверелдек. Аның яшьлек сөйкемлелеген саклап яши белүенең сере бер — безнең Нәфисәнең күңел кыйбласы матур. Ул игелекле, туган җанлы һәм ярдәмчел кеше, — диде ветеран.

Безнең татар халкында кунакка буш кул белән йөрү кабул ителмәгән. Рәзинә апа җыр-моңга гашыйк якташына багышлап иҗат иткән шигырьләрен генә укып калмады, ул аңа «Йөрәгемнән чыккан хисләр» дип аталган җыентыгын да бүләк итте. Гомумән, бу иҗат кичәсендә Нәфисә ханымның китап киштәсе, аны яңадан-яңа иҗат үрләренә канатландырып, яңа басмалар белән тулыланды. Концертка Приютово бистәсеннән килеп җиткән шагыйрә Сәрия Исламгалиева, Бәләбәйдән килгән сәнгать остасы Рәзилә Игебаева үзләренең күңел җимешләре — шигырьләре тупланган китапларын бүләк итте. Ә алар башкаруында яңгыраган җырлар, әлбәттә, концертка тагын да ямь өстәде.

Тырыш, уңган, сабыр, җитез булган Нәфисә Шәнгәрәева эшендә дә зур уңышларга ирешә. Фидакарь хезмәте өчен ул Башкортстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исеменә лаек була. Якташыбыз әзерләгән тәмле һәм зәвыклы ризыклар ил дәрәҗәсендә оештырылган күргәзмәләрдә дәрәҗәле урыннар, алтын медальләр яулый. Нәфисә Гарафетдин кызын иҗат кичәсе белән тәбрик итеп килгән хезмәттәшләре аның гадел кеше, сөйкемле хатын-кыз, ихлас дус булуын зур канәгатьлек белән билгеләп үтте.

«Нур» клубы хезмәткәрләре Раушания һәм Венер Фәезовлар, Рәзил Фәррәхетдинов, Тимерҗан Батыршин, Лилия һәм Әхмәт Рәхимовлар, «Дуслык» һәм «Талларым» ансамбльләре, Зөлфия Рәхмәтуллина һәм башка бик күп кунакларның чыгышлары белән үрелеп барган иҗат кичәсе, тантана хуҗасы Нәфисә Шәнгәрәеваны гына түгел, барлык тамашачыларны да онытылмас җылы хисләр белән сугарып, зур бер матур концертка әверелде.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: