Халыкта милли горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүне, республикада яши торган халыкларның мәдәниятен саклануны һәм иҗат коллективлары арасында дустанә иҗади элемтә урнаштыруны максат итеп куйган конкурсның беренче этабында катнашучылар жюри хөкеменә видеоязма юллаган. Шулар арасыннан сайлап алынган иң яхшылар катнашында узган гала-концертта Октябрьский шәһәреннән иҗат коллективы булуы аеруча күңелле.
- Чыннан да, мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу һәм зур бәя алу – безнең гармунчылар өчен әйтеп бетергесез олы шатлык. Моннан тыш, республика бәйгесен оештырган Илеш районы мәдәният йорты безнең өчен аеруча кадерле урын – Венер белән икебезнең дә туган җиребез Илеш. Икебезнең дә хезмәт юлыбыз шунда башланды. Сәнгать дөньясы безне таныштырды һәм кавыштырды. Шуңа күрә якташлар алдында лаеклы чыгыш тотуыбыз безнең өчен икеләтә горурлык, — дип җылы тәэсирләре белән уртаклашты «Нур» клубы җитәкчесе Раушания Фәезова.
Илмира ГАЛИЕВА