+24 °С
Ачык
2022 елда 27 мәдәният оешмасы заманча җиһазлар алды, шул исәптән балалар музыка мәктәбе һәм 10 кинозал. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында республика халкы активрак булган – мәдәни чараларда катнашучылар саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округы буенча беренче урынны, Русия Федерациясендә бишенче урынны били.
Русия мәдәният министры Ольга Любимова сүзләренә караганда, 2022 елның ноябренә бөтен ил буенча 1089 мәдәният йорты төзелгән, реконструкцияләнгән һәм капиталь ремонтланган, ә 2025 елга илдә 1652 мәдәният йорты төзеләчәк һәм яңартылачак.