Туган як
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
10 ноябрь 2022, 13:51

Талантлардан балкып торган салават күпере

Милли мәдәниятләр сараенда «Салават күпере талантлары» төбәкара фестиваль-бәйге үтте. Шуны билгеләп узарга кирәк, Башкортстан Республикасында «Аргешти» әрмән мәдәниятен торгызу һәм үстерү буенча төбәк иҗтимагый оешмасы проекты — янәдән Президент грантлары фонды конкурсы җиңүчесе!  

Талантлардан балкып торган салават күпере
Талантлардан балкып торган салават күпере

Халыклар бердәмлеге көнендә бер гаилә булып зур сәхнәгә җыелган Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Оренбург өлкәсеннән сәләтле балаларны һәм яшьләрне, шулай ук тамашачыларны Октябрьский шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев сәламләде.

— «Салават күпере талантлары» фестиваленең 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көненә туры килүе һәм аның Милли мәдәниятләр сараенда узуы очраклы түгел. Әлеге мәдәният учрежденисендә бик күп милләт вәкилләрен берләштерә һәм дуслаштыра торган чаралар еш уза. Шуларның берсе — «Салават күпере талантлары» да төрле милләт һәм диннәрнең иҗат коллективлары арасында тәҗрибә уртаклашуны, рухи кыйммәтләр, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота. Мин бүген үзләренең талантлары аша безгә бәйрәм шатлыгы бүләк итәчәк һәркемгә чын күңелдән кайнар сәламнәремне юллыйм, — диде Алексей Николаевич.

Сүз алган БРда «Аргешти» әрмән мәдәниятен торгызу һәм үстерү буенча төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гарик Мелконян бию бәйрәменә җыелган һәркемгә иҗади уңышлар теләде. «Бүген яшь артистларыбыз чын күңелдән башкарачак ялкынлы биюләр, һичшиксез, тамашачыларның кайнар алкышына күмеләчәк», — дип билгеләп үтте ул.

«Салават күпере талантлары» төбәкара фестивален уздыру традицион халык биюләрен саклауга, аларны тагын да актуальләштерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Чыннан да, Уфа, Октябрьский, Туймазы, Благовар, Ютазы, Баулы һәм Оренбургтан килгән хореография коллективлары татар, башкорт, әрмән, рус, үзбәк, һинд, чуаш һәм башка милләтләрнең мәдәниятен, гореф-гадәтен үз биюләре аша тамашачы күңеленә җиткерә алды. Октябрьскийдан «Azali dance» бию мәктәп-студиясе кызчыклары, мөгаен, бәйгенең иң кечкенә катнашучылары булгандыр. Аларның ихлас һәм самими башкаруындагы «Энҗеләр» биюе һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Туймазыдан «Грация» хореография студиясе, Ютазы районыннан «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле, Благовар районыннан «Озорная молодость» халык хореографик ансамбле, Оренбургтан «Узоры Северного» халык бию ансамбле, Баулыдан «Нәүрүз» бию коллективы, Уфадан «Аиша» бию студиясе һәм башка иҗат коллективлары чыгышлары кайнар алкышлар белән зурланды.

Фестивальдә сәхнә тоткан яшь йолдызчыклар — татар, башкорт, рус, әрмән һәм башка милләт балаларының кулга-кул тотынып чыгыш ясавы — Русия халкының тагын бер кат бердәмлеген күрсәтте. Берсеннән-берсе сөйкемле кызлар һәм малайлар, зәвыклы костюмнар, музыка — болар барысы бергә бу көнне салават күперенең бөтен төсләрен үзенә җыйган матур бер бәйрәм иртәсенә әверелдерде.

Фестивальнең таләпчән жюри әгъзалары катнашучылар чыгышын яшь төркемнәренә һәм бию категорияләренә бүлеп хөкем итте. Шулай итеп, әлеге якты, җылы һәм дустанә шартларда узган «Салават күпере талантлары» конкурсына йомгак ясар вакыт та җитте.

7 яшьтән 14 яшькәчә «Халыкчан хореография» номинациясендә Октябрьскийдан «Аргешти» халык бию ансамбле һәм Уфадан «Аиша» бию студиясе — беренче дәрәҗә лауреат. Туймазыдан «Грация», Октябрьскийдан «Azali dance» бию студияләре — икенче дәрәҗә лауреат. Туймазыдан «Родник» һәм «Конфетти» бию коллективлары — өченче дәрәҗә лауреат.

7 яшьтән 14 яшькәчә «Халык-стилизацияле хореография» номинациясендә Туймазыдан «Грация» студиясе — беренче дәрәҗә лауреат, Туймазыдан «Элегия», Ютазыдан «Ютазы йолдызлары» ансамбльләре — икенче дәрәҗә лауреат, Туймазыдан «Конфетти», Октябрьскийдан «Зодиак» иҗат коллективлары — өченче дәрәҗә лауреат.

14 яшьтән 25 яшькәчә «Халык хореографиясе» номинациясендә Туймазыдан «Родник», Благовардан «Озорная молодость», Ютазыдан «Ютазы йолдыздары» — беренче дәрәҗә лауреат. Туймазыдан «Грация» — икенче дәрәҗә лауреат, Октябрьскийдан «Грация» — өченче дәрәҗә лауреат.

14 яшьтән 25 яшькәчә «Халык-стилизацияле хореография» номинациясендә Ютазыдан «Ютазы йолдызлары», Октябрьскийдан «Нео-эльфы» — беренче дәрәҗә лаурает, Туймазыдан «Родник» һәм «Элегия» — икенче дәрәҗә лауреат. Оренбургтан «Узоры Северного» — өченче дәрәҗә

лауреат.

26 яшь һәм өлкәнрәк «Халык хореографиясе» номинациясендә Баулыдан «Нәүрүз» — икенче дәрәҗә лауреат. Шушы ук яшь төркемендәге «Халык-стилизацияле хореография» номинациясендә Уфадан «Аиша» — беренче дәрәҗә лауреат. Калган иҗат коллективлары беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

 

Автор фотоcs

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: