+13 °С
Болытлы
Җыр-моң сөючеләр өчен сәхнәгә Филүс белән бергә мобилизацияләнгән Артур Хәсәновның да чыгуы көтелмәгән сөенеч булган. Әмма сюрпризлар моның белән генә бетмәгән. Каһировның милли моңнарны искиткеч аһәңле башкаруын беләбез. Концертта исә аның чит телдә дә җырлавы күпләрне сокландырган.
Тагын бер кунак — җырчы Илгиз Мөхетдинов Филүс белән дуэт башкарып, ихлас алкышлар яулаган. Ә инде «Мирас» ансамбле егетләре дәртле көйләр уйнап, тамашачыларны тыпыр-тыпыр биюгә әйдәгән!