Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
2 ноябрь 2022, 14:54

Милли җырларда — дуслык күпере

Иртәгә, 4 ноябрь көнне, бөтен Русия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең асылын белү бик мөһим, чөнки нәкъ менә ул Русия дәүләтенең төрле чорларын — илебезнең язмышы кыл өстендә булган вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр бәйли.

Милли җырларда — дуслык күпере
Милли җырларда — дуслык күпере

4 ноябрьне Халыклар бердәмлеге көне дип 2004 елның сентябрендә Русия Динара советы игълан итәргә тәкъдим итте.

Бу фикерне РФ Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты хуплап чыкты. Бәйрәм Русия халкының йөзләрчә ел элек үзара каршылыклар аша узып, уртак дошманны җиңүе һәм тынычлык урнаштыруда ярдәм итүе турында искә төшереп тора.

Халыклар бердәмлеге көнен Октябрьский халкы да яхшы эш-гамәлләре белән каршы ала. Иң әүвәл, безнең шәһәрдә илледән артык милләтнең, шатлыкны да, кайгыны да уртак итеп, бер гаилә кебек яшәве — үзе бер олуг дәрәҗә.

Бәйрәм алды көннәренең берсендә Милли мәдәниятләр үзәгендә «ДУСЛЫК» бишенче Төбәкара милли мәдәниятләр фестиваль-бәйгесе узды.

— Җир йөзендә Русиядәге кебек төрле халык вәкилләре яши торган бер генә дәүләт тә юк. Бөек Ватаныбыз халкы дистәләгән телләрдә аралаша, җырлый, шигырьләр иҗат итә. Миллионлаган дустанә куллар көннән-көн Русиянең көчен, куәтен һәм данын ныгыта...» — сәхнәдән яңгыраган сүзләрдә никадәр хаклык ята.

Әлеге мәдәни чара Башкортстан Республикасыннан гына түгел, тирә-як төбәкләр — Татарстан һәм Оренбургтан килгән 350дән артык сәнгать остасын бер сәхнәдә күрештерде. Халыкларның традицион мәдәни мирасын саклау, аны популярлаштыру, милли багланышлар өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларны ачыклау, халыклар арасында аралашуның толерант культурасын формалаштыру — дуслык фестивале боларның барысын да тормышка ашырды.

 

Эльвира ГАРИФУЛЛИНА фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: