Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
3 октябрь 2022, 14:11

Театр — ул могҗиза — елата да, елмайта да

Агымдагы елның 29 сентябрендә Туймазы татар дәүләт драма театры үзенең 31нче сезонын, һәрвакыттагыча, аншлаг тудырган премьера белән ачып җибәрде. Менә шушы урында бөек Тукаебызның сүзләре күңелдә яңара: «Театр — ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән могҗиза...».

Театр — ул могҗиза — елата да, елмайта да
Театр — ул могҗиза — елата да, елмайта да

Керсез мәхәббәт гайбәттән көчле

Бу кичне кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» әсәре буенча куелган спектакль сәхнәдә уйналды. Тамашачыны күңеленең иң нечкә кылларын да тибрәндерерлек, гыйбрәтле һәм уйландырырлык тамаша көтте.

Илдә Бөек Ватан сугышы башлануын хәбәр иткән данлыклы Левитан тавышы белән башланып киткән спектакль беренче мизгелләрдән үк тамаша залын киеренке халәттә тотты. Әсәрнең эчтәлеге, кызганычка, бүгенге хакыйкать белән тәңгәл килүе адәм баласын тормышка аеруча аек күзлектән карарга мәҗбүр итте. Премьерага килгән халык арасында, хисләрен тыеп кала алмыйча, күз яшьләренә ирек биргән тамашачылар булуы шул хакта сөйләде.

«Җәмилә» әсәрен Владимир Жеребцов сәхнәләштергән, Туймазы театрының баш режиссеры Айдар Зарипов куйган. Әсәрнең үзәгендә кыргыз халкы тормышы: авыл ирләре сугышка китә. Алар белән беррәттән Садыйк, Җәмиләнең ире дә, дошман белән көрәшкә ташлана. Җәмилә — гади авыл кызы, үзе сылу, үзе ягымлы, үзе эшчән. Өстәвенә, шаян һәм кыю, беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми.

Авыл хатыннары, бала-чага, карт-коры фронт өчен икмәк үстерә. Ашлык төялгән олауларны станциягә илтеп тапшыруда ирләр җитешмәү сәбәпле, колхоз бригадиры Уразмәт карт, Җәмиләнең бик кырыс һәм гадел булган каенанасыннан рөхсәт сорап, яшь хатынны шушы авыр эшкә билгели. Аңа ярдәмгә Сәет, «кече бала», Садыйкның энесе һәм сугыштан аягын имгәтеп кайткан солдат Данияр алына. Мәхәббәтнең нинди көчле һәм татлы хис икәнен дә тоярга өлгермичә бик яшьли кияүгә чыккан Җәмилә фронттан җибәргән өчпочмаклы хатларында да аңа иң ахырдан коры итеп кенә сәлам әйткән ире Садыйкны яратмаганын аңлый. Күңеле белән ул Даниярга тартыла. Йөрәк тибешләре көенә биегән ике яшь кеше көннәрдән-беркөнне, нәфрәтле карашларга, гайбәтле телләргә карамыйча, авылдан чыгып кача. Бары тик балалыктан аерылмаган беркатлы Сәет кенә ике яшь йөрәк арасында туган саф мәхәббәтнең шаһиты була...

Тормыш чынбарлыгы

Милли киемнәр, кыргыз уен коралларыннан агылган тетрәндергеч музыка, халык җырлары, сәхнәгә төшкән утлар — болар барысы да спектакльгә тагын да тирән һәм бай мәгънә өстәде. Ирексездән әлеге мохиткә кереп китеп, үзеңне ашлык капчыкларын матур хәрәкәтләр белән күчереп куйган, себерке тотып бертигез урам себергән, тибрәлә-тибрәлә ат арбасында юл узган актерлар арасында кебек тоясың. Массовкага чыккан артистларның килешле итеп бердәм баш селкүләре дә, бармак шартлатулары да, Уразмәт картның бер караганда шаккатудан, икенче караганда ачуланудан «вай-вай-вай» дип такмаклавы да, хәтта бозык җан Усманның бер генә итәкне капшамый калуы да тамашачыны үзенә әсир итте. Спектакль тормыштан алынган әлеге чынбарлыклар белән сугарылган иде. Аларны бөтен нечкәлекләре белән тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп сәхнәгә куйган театрның баш режиссеры Айдар Зарипов белән бер дулкында эшләгән иҗат кешеләре — рәссам Булат Ибраһимов, композитор Васил Гафаров, пластика буенча режиссер БР атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе, «Арлекин» Бөтенрусия премиясе лауреаты Рәмизә Мөхәммәтшинага бары тик афәрин.

Чын театрга, актерларның тере уйнавына гашыйк булган тамашачы, «Җәмилә» уйналып беткәч, яраткан артистларын сәхнәдән җибәрмичә, озак алкышлады. Бу аларга ихлас рәхмәт һәм мәхәббәт билгесе.

Министр кулыннан бүләкләр

Искиткеч оста уен. Моны Туймазы татар дәүләт драма театрының яңа сезонын ачу тантанасына килгән Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова да билгеләп үтте.

— Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» әсәрен бу көнгә кадәр без башкача, ике кеше арасында туган мәхәббәт итеп кабул итә идек. Ләкин бүгенге шартларда ул аеруча үзенчәлекле яңгырый. Шуңа күрә Данияр әйткән сүзләр бүген бик урынлы: «сугыш турында азрак белү яхшырак». Ләкин, кызганычка, бүгенге чынбарлык безне тагын да көчле һәм бердәм булырга этәрә, — диде мәртәбәле кунак.

Әминә Ивниевна коллективны яңа сезон ачылу белән ихлас котлады, аңа иҗади уңышлар теләде. Ул иң оста актерларга дәүләт бүләкләрен тапшыру миссиясен җитәкләде. БРның атказанган артисты Данил Нуриханов «Башкортстан Республикасының халык артисты» исеменә лаек булды. Туймазы театрының нигез ташын салган артистларның берсе Лира Сөләйманова «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем алды. Шунысы аеруча күңелле, бу кичне зур хөрмәткә актерлар гына лаек булмады. Бүләк кабул итәргә сәхнәгә театрның техник хезмәткәрләре — сәхнә машинисты, тегүче, склад мөдире, хезмәтне саклау белгече һәм башкалар да күтәрелде.

Яңа җиңүләр — рухландыра

Туймазы татар дәүләт драма театры күптән түгел Актау шәһәрендә узган «Abish Alemi» II Халыкара театр фестивале лауреаты булды.

Иҗади ярышта Казахстан, Кыргызстан, Грузиядән барлыгы 10 коллектив катнашты. Туймазы театры Русия төбәкләре арасыннан фестивальгә барган бердәнбер иҗат коллективы булып чыкты. Ул Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Борһан йорты» драмасын тәкъдим итте.

Туймазы театрының баш режиссеры Айдар Зарипов һәр дәвердә дә үз актульлеген югалтмый торган тема — гаилә, аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт темасын яктыртты. Безнең республика артистлары тамашачы күңеленә, ничек кенә авыр булмасын, кеше кеше булып кала, кичерә һәм якыннарыңны кайгырту белү кебек тормыш кыйммәтләрен җиткерә алды. Шатлык өстенә шатлык — «Иң яхшы ир-егет роле өчен» номинациясендә Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты, театр актеры Алик Зәйләлов җиңүче булды.

Камиллеккә ирешүнең чиге юк

Туймазы театры тормышында Айдар Зарипов исемен соңгы арада бик еш ишетергә мөмкин. Кем соң ул, Айдар Зарипов?

— Бу иҗат коллективы белән өч ел элек танышырга насыйп булды. Ул вакытта мине «Ятлар белән чуалсаң...» комедиясен куярга чакырдылар. Белмим, алар миңа ошадымы, әллә инде мин аларның күңеленә хуш килдемме? Бәлкем, мәхәббәт ике яклы тугандыр. Узган елда театр җитәкчелеге мине режиссер сыйфатында эшкә чакырды. Шулай итеп яңа урында бу минем нибары икенче сезон гына эшләвем, — дип сүз алды Айдар Марат улы.

Хезмәт юлын ул Стәрлетамак башкорт драма театрында, әлбәттә, гади актер булып башлаган. Тырыш, оста, талантлы кешегә сәхнә уены гына җитми. Аның үз карашы, уй-фикерләре, тирән фантазиясе, коллектив белән эшли белү сәләте карьера үсешенә нигез булып тора: сәнгать җитәкчесе, режиссер... Айдар Зариповның педагогик тәҗрибәсе дә бар. Ул Стәрлетамактагы БР мәдәният һәм сәнгать көллиятендә сәхнә чыгышыннан белем бирә.

— Мин бу театрга яңа идеялар, яңа планнар белән килеп кергән яңа кеше. Әлбәттә, иҗат коллективы да яңа сулышка бик мохтаҗ. Иң мөһиме, аларда үзләрен яңа образларда сынап карау теләге көчле. Сер түгел, күпчелек урыннарда театрлар заказ буенча эшли. Ә без монда үзебезнең уйларыбызны, күзаллауларыбызны, ахыр чиктә хыялыбызны тамашачыга җиткерү мөмкинлегенә ия. Без ташка баскан текстлар белән эш итмибез. Сайлап алган материал белән бергәләп танышабыз, уртага салып сөйләшәбез, аны ничек итеп күрергә телибез — фикерләр белән уртаклашабыз. Әмма безнең планнар сәхнәдә дә үзгәрергә мөмкин. Хәтта кичә уйналган күренешкә без бүген дә төзәтмәләр кертә алабыз. Чөнки камилләшүнең чиге юк, — дип билгеләп узды Айдар Зарипов.

— Кыргыз авторына мөрәҗәгать итүнең сәбәбе нидә? Өстәвенә әсәрнең эчтәлеге бүгенге чынбарлык белән дә тәңгәл килә...

— Теләсә кайсы режиссерның сәхнәдә яхшы сыйфатлы классик материал куясы килә. «Җәмилә» нәкъ шундый материал — сугыш, тормыш, хезмәт, тыелган мәхәббәт... Бу әсәрне без бер ел элек диярлек сайлап алган идек. Әлбәттә, ул вакытта бүгенге вакыйгалар безне тетрәндерер дип беркемнең дә башына килмәде. Бу беренчедән. Аннан килеп бүгенге вәзгыятьтән чыгып фикер йөртсәк, әлеге әсәрне ватанпәрвәрлек тәрбиясе итеп тә кабул итәргә мөмкин. Ә инде автор Чыңгыз Айтматовка килгәндә, алар башкорт язучысы Мостай Кәрим, дагстан язучысы Рәсүл Гамзатов белән бик дус булганнар, үзара хезмәттәшлек иткәннәр. Һәм аларның берсе дә театр тормышында чит-ят исем түгел. Өстәвенә, Чыңгыз Айтматовка киләсе елда, исән булса, 95 яшь тулган булыр иде.

Тагын бер момент — «Җәмилә» спектакле «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында да тормышка ашырылды.

— Айдар Маратович, без бүген сәхнәдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән актерлар белән беррәттән яшьләрне дә күрдек. Арада өметлеләре дә юк түгел кебек...

— Коллективта буыннар өзлексезлеге дәвам итә һәм бу безне бик куандыра. Соңгы арада безнең театр, чыннан да, яшь һәм өметле кадрлар белән тулыланды. Алар безнең өчен чын бүләк. Яшьләрнең уеныннан, эшкә иҗади якын килә белүеннән мин шәхсән бик канәгать. Бүген тамашачы каршына Җәмилә образында чыккан Алсу Сәйфуллина икенче сезонга аяк басты. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган тагын өч егет безгә килеп кушылды. Яшьләрне коллектив якты йөз белән каршы алды. Шуңа күрә без бүген үзебезнең иҗат төркеме белән курыкмыйча теләсә кайсы эшкә алына алабыз, — дип ышандырды Айдар Зарипов.

«Театр белән яшим»

Бүгенге спектакльнең үзәге һәм бизәге булган Алсу Сәйфуллина белән дә якыннанрак танышмыйча булдыра алмадык. Узган елгы сезон нәтиҗәләре буенча «Ел ачышы» номинациясендә ул иң яхшы актриса дип юкка гына билгеләп үтелмәде. Алсу Сәйфуллина тамашачыга «Чишмә» спектаклендәге Зөләйха, «Кадерле Елена Сергеевна» спектаклендәге Ләлә рольләре белән яхшы таныш. Ә хәзер Җәмилә...

Җәмилә кебек үзе яшь һәм сөйкемле, үзе оста һәм сәләтле. Күзләреннән очкыннар атылып торган Алсуның бит очлары алсуланып чыккан иде. Әллә сезонның уңышлы башлануыннан, әллә үзенә шуның кадәр катлаулы образны ышанып тапшырган коллективның өметен аклаудан... Мөгаен, барысы бергәдер.

— Мин тумышым белән Чакмагыш районыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамладым. 2021 елның август аенда Туймазы татар театрында тәүге адымнарымны ясадым. Сер түгел, яшьләргә беренче мәлне бик үк ышанып карамау гадәте бар. Әмма минем бер генә буш минутым да булмады. Рольләр белән сөендереп кенә торалар. Алар төрле, бер-берсенә охшамаган, һәм бу миңа үземне төрле образларда сынап карау мөмкинлеге тудырды.

— Яңа сезонга исә сез гомумән зур роль белән аяк бастыгыз. Җәмилә образы өстендә эшләү авыр бирелдеме?

— Авырлыклар һәр рольне башкарганда да туа. Аны бары тик чишә белергә генә кирәк. Бүгенге героемның холкын, аның сыйфатларын, яшәү мәгънәсен аңлар өчен, мин кыргыз халкының тормыш шартларын өйрәндем, җырларын тыңладым. Кияүдә булган аркылы Җәмиләнең икенче кешене яратуы, моны эшләргә ярамаганын акылы белән аңлап та, йөрәге буйсынмавын тамашачыга күрсәтә һәм җиткерә белергә кирәк. Шуңа күрә мин кыргыз фильмнарында хатын-кызларның үз-үзләрен тотышларын күзәттем. Болар барысы да миңа үз ролемне аңларга һәм образга керергә ярдәм итми калмады.

— Алсу, театрга мәхәббәт кайдан килде?

— Мәктәптә укыганда ук үзешчән сәнгатьтә тартылдым. «Тукай моңнары» фестивалендә катнаштык, Уфага ук барып җиттек. Шунда минем сәләтемне искәреп, язмышымны театр белән бәйләргә киңәш итүчеләр дә булды. Гаиләмнең дә сәнгать белән элемтәсе бар: апам бик матур җырлый. Аннан килеп, нәнәем, әтиемнең әнисе, бик тә үз балаларын сәхнәдә күрергә теләгән. Аның теләге фәрештәләрнең «амин» дигән чорына туры килгәндер, мөгаен. Әбиемнең бу хыялын оныклары тормышка ашыра.

Туймазы татар театры коллективы яңа иҗади сезонда тамашачылар каршына тагын да яңа, тагын да кызыклырак тамашалар белән чыгачак. Нинди дип сорыйсызмы? Анысын инде без сезнең белән тамаша залында очрашкач күрәчәкбез.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: