Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җырлап-биеп, шәһәрне гөрләттеләр!

18-19 июньдә Октябрьский сигезенче тапкыр «Распахнись, душа казачья!» төбәкара казак мәдәнияте фестивален кабул итте.  

Җырлап-биеп, шәһәрне гөрләттеләр!
Җырлап-биеп, шәһәрне гөрләттеләр!

Агымдагы елда конкурста Башкортстаннан, Ырынбур, Свердлов һәм Самара өлкәләреннән 360 артист, шул исәптән 30 иҗат коллективы һәм 16 солист катнашты.

Фестивальнең беренче көне шәһәр мәдәният йортында катнашучыларның конкурс чыгышларыннан башланып китте. Кичке сәгатьләрдә исә «Йолдызлы». паркында «Казачий круг» исемле күңелле чара оештырылды. Шәһәрдәшләр һәм кунаклар казак коллективларының чыгышы белән хозурланды, аларга кушылып җырлады, шулай ук уен-биюләрдә катнашты.

Икенче көнне фестивальдә катнашучылар «Җиңү» паркында җыелды. Аларга сәламләү сүзләрен Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов җиткерде. Кунаклар «Солдат уйлары» һәйкәле, яугир-интернационалчылар мемориалына чәчәкләр салып, локаль конфликтларда һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яугирләрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары барлык коллективлар күркәм гадәт буенча шәһәрнең Девон урамы буйлап тантаналы йөрештә катнашты.

Чаралар «Нефтьче» паркында дәвам итте. Биредә иҗади остаханәләр, Үзәк китапханә оештыруындагы осталык дәресләре тәкъдим ителде. Аеруча зур игътибарны кылыч белән идарә итү күнекмәләре буенча спорт ярышлары җәлеп итте. Фестиваль зур концерт белән дәвам итте. Җәйге эстрадада иҗат коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясады. Гасырдан гасырга сакланып, киләсе буыннарга тапшырыла баручы, күңелләрне җылытучы, шатлык һәм ышаныч бирүче казак моңнары янәдән шәһәр өстендә таралды.

Фестиваль-конкурс җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча, Гран-Прига ия булучы билгеләнмәде. Төрле номинацияләрдә бүләкләнүчеләр арасында Октябрьский вәкилләре дә бар. Шәһәр мәдәният йортының «Волюшка» халык казак ансамбле (җитәкчеләре Г. Хисаева, Ф. Горелов) «Хорлар» төркемендә; 18 яшькәчә «Вокал ансамбльләре» номинациясендә 2нче балалар сәнгать мәктәбенең «Таусень» үрнәкле фольклор ансамбле 1нче дәрәҗә, Милли мәдәниятләр үзәгенең «Метелица» фолк-төркеме (җитәкчесе К. Плеханова) 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында «Вокал ансамбльләр» төркемендә ЦНКның «Красная горка» рус җыры халык ансамбле (җитәкчесе Т. Шипилова) II дәрәҗә һәм «Родные напевы» халык вокал ансамбле (җитәкчесе Е. Панкова) III дәрәҗә лауреатлар булды.

«Вокал-соло» номинациясендә (18 яшькә кадәр) 2нче балалар сәнгать мәктәбе вәкиле Туватина Влада Юрьевна 1нче, 1нче балалар сәнгать мәктәбеннән Давыдов Никита Сергеевич һәм Осягин Николай Владимирович 2нче дәрәҗә лауреат исемен алды. Толстогузов Андрей Александрович фольклор көнкүреш биюен башкарганы, шәһәр мәдәният йортының «Без комментариев» үрнәкле хореография ансамбле (җитәкчесе И. Фалькин) халык хореографиясен стильләштерүдә яңа мөмкинлекләр эзләгәне өчен махсус диплом белән билгеләнде.

«Вокал-соло-профессионалар» арасында Октябрьский музыка көллиятеннән Э. Гыйльметдинова 1нче, А. Фаттахова, Д. Шәмсетдинова, А. Карманов — 2нче, З. Кадыйрова, В. Хамченкова, Р. Донской, К. Гогричиани 3нче дәрәҗә лауреатлар исеменә иреште.

«Вокал хорлары-профессионаллар» номинациясендә Башкортстанның атказанган халык иҗаты коллективы, музыка көллиятенең «Щедрый вечер» рус җыры халык хоры (җитәкчесе Г. Хисаева) 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. «Вокал ансамбльләре-профессионаллар» төркемендә музыка колледжының «Вечора» вокал ансамбле (җитәкчесе Г. Тимеркәева) 1нче, «Говорушечки» вокал ансамбле 2нче, «Золоты ключи» фольклор ансамбле (җитәкчесе Н. Макарова), «Купава» вокал ансамбле (җитәкчесе И. Гайнетдинова) 3нче булды. «Горлица» вокал ансамбле диплом белән билгеләнде.

Иҗат коллективларына «Распахнись, душа казачья!» VIII төбәкара казак мәдәнияте фестиваль-конкурсында катнашканнары, күркәм традицияләргә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерәбез! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади уңышлар телибез, бер елдан соң янәдән очрашуларга кадәр!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: