Туган як
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Самавыр янында ямьле очрашулар

Төрекмән микрорайонының «Нур» клубы хезмәткәрләре инде 20 елдан артык татар-башкорт милли һәм фольклор бәйрәмнәрен тергезү эше белән шөгыльләнә.  

Самавыр янында ямьле очрашулар
Самавыр янында ямьле очрашулар

«Аулак өй», «Кичке уен», «Сабантуй», «Карга боткасы», «Әбием сандыгы», «Каз өмәсе», «Гармун бәйрәме»… саный китсәң бик күп алар. Узган елда исә «Мәдәни шимбә» чарасына кушылып, төбәктә Кожзаводская урамы бәйрәме оештырылды. Бу чара бар халыкның күңеленә хуш килгәнгә аны үткәрүне гадәткә кертергә булдылар. Шул рәвешле «Самавыр янында» дип исемләнгән бәйрәмгә нигез салынды. Агымдагы елда беренче чаралар Пионерская урамында үтте. Матур кояшлы көн, күп сандагы кунаклар һәм, әлбәттә, «Нур» клубы һәвәскәрләренең, иҗатчыларның чагу, дәртле чыгышлары бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Гармун моңнары төбәктәге бөтен урамнарга таралып, күңелләрне күтәрде. Уңган хуҗабикәләр әзерләгән күркәм табында һәркем тәмле милли ризыклар белән сыйланды, самавырдан чәй эчеп хозурланды.

Балалар исә күңелле уен-бәйгеләрдә катнашып күңел ачты.

Чираттагы бәйрәм чарасы Муллаян урамы халкын җыйды. Балалар һәм ата-аналар «Нур» клубы артистларының Яшьләр сарае коллективлары («Феникс» бию һәм «МолоКо» вокал студияләре) белән берлектә әзерләнгән матур концертны карады. Бәйрәм бик күңелле килеп чыкты. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел. Чөнки аның төп бизәге «Дуслык» гармунчылар һәм «Асыльяр» вокал ансамбльләре башкаручылары, «Задоринки» балалар театры, «Чулпан» театры актерлары чыгышы булды. Шулай ук шәһәр мәдәният йортының «Тальянка» халык вокал ансамбле, Татарстанның Әбсәләм авылының «Сердәшләр» ансамбле артистлары да үз өлешен кертте. Активистлар исә оештыру эшләрендә зур ярдәм күрсәтте, алар кунакларны тәмле ботка һәм самавырдан кайнар чәй белән дә сыйлады.

Төрекмәнлеләр кунакларны киләсе урам бәйрәмнәрендә көтеп кала. «Самавыр янында» очрашулар атна саен узачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: