Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

«Җырладык та, биедек тә, күргәзмә дә карадык!»

«Музейлар төне-2022» Бөтенрусия чарасының Башкортстан музейларында узачагы турында белдерүне укыгач, без бик сөендек һәм аңа әзерләнә башладык.  

«Җырладык та, биедек тә, күргәзмә дә карадык!»
«Җырладык та, биедек тә, күргәзмә дә карадык!»

Республика музейлары күләмле акциядә уникенче ел рәттән катнаша. Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге «Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби берләшмәсе музее әлегә «яшь» булу сәбәпле чарага икенче тапкыр гына кушыла. ЛИТО әгъзалары өчен «Музейлар төне-2022» — көтеп алынган зур вакыйга. Әлеге чара кысаларында без үз эшчәнлегебезнең төрле аспектларын колачларга тырыштык.

«Русия халыкларының мәдәни мирасы елы» темасы кысаларында музейда этнографик күргәзмәләр, шул исәптән Башкортстан халыкларының декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре эшләде, республика һәм Туймазы шәһәре мәдәниятен яктыртучы экскурсияләр һәм чаралар үткәрелде. Акциядә катнашучы Татарстан кунагы — Гөлмирә Сарайкина музеебызга бүләккә чигү әйберләре, 19нчы гасырның милли алъяпкычлары тапшырды.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм буыннар бәйләнешен тәэмин итү максатыннан «Минем гаиләм — минем байлыгым» дигән күргәзмә оештырылды, урындагы шагыйрь-язучылар, «Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби берләшмәсе әгъзалары — Х. Хөснетдинова, Т. Фарваева, З. Сәлимшин, Т. Идрисов, А. Батталов, Я. Хәсәнов материалларын кулланып, фронтовиклар, тыл эшчәннәре һәм сугыш балаларының гаилә ядкарьләренә, архивларга арналган чаралар үткәрелде. Шагыйрь-патриот, Бөек Ватан сугышы герое Мөҗәһит Хәйретдиновка багышланган төп экспозиция бик җентекле әзерләнгән иде.

Бу көнне кунаклар шагыйрь Идрисов Тимерҗан Низам улының яңа китабы белән дә таныша алды. «Ярларына сыймый ага ташкын» дип аталган 452 битлек шигырьләр җыентыгы ЛИТО җитәкчесе Н. Вәлиәхмәтованың иҗаты, тормышы һәм эшчәнлеге турында бәян итә. Аксакалның әлеге юнәлештәге 4нче китабы бу. Аның игътибарлы карашыннан бер эш-гамәл дә читтә калмый. Авторның музасына һәрвакытта да иң беренчеләр, иң яхшылар сафында булу өчен нык тырышырга туры килә: йорт-хуҗалыкта да, уй-фикерләрдә дә тулы тәртип булуы зарур.

Р. Кашапов һәм Н. Садыйкова иҗатындагы яңа китап та зур игътибарга лаек булды. Җиде ел дәвамында тупланган, чынбарлык вакыйгаларга нигезләнгән «Яшә, җир!» исемле китапны дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Шаһитлар китергән фактларны әйтерсең дә хәрби корреспондентлар язып алган. Бу әсәр үсеп килүче буынны патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен бик әһәмиятле.

Авторларга китап туе уңаеннан ихлас котлауларын шагыйрь, М. Хәйретдинов исемендәге премия лауреаты Таһир Хәбиров җиткерде.

Музейда эзләү хәрәкәтенә багышланган чара да уздырылды. Әлеге хәрәкәт фәнни-тикшеренү эшләренә һәм Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи истәлекне саклауга юнәлтелүдән тыш яшьләргә ата-бабаларыбызның батырлыкларына катнашы булуын аңларга, хәтерне саклау һәм замандашлар арасында чын тарихи белемнәрне тарату өчен шәхси җаваплылык тоярга мөмкинлек бирә. Бу чарада катнашу өчен Башкортстанда эзтабарлар эшенең пионеры «Яшә, җир!» эзләү төркеме җитәкчесе, легендар Кашапов Равил Әкрәм улы, аның ярдәмчесе Садыйкова Надежда Хәнифовна, төркем әгъзалары Мамлеев Таһир, Венера Колузаева чакырылды. Алар музейга сугыш кырларында табылган хәрби экспонатлар бүләк итте.

Коронавирус авыруы нәтиҗәсендә арабыздан китеп барган әдәби берләшмә әгъзалары истәлегенә багышланган «Хәтер тактасы» күргәзмәсендә Халидә Сафиновна Хөснетдинованың улы һәм кызы катнашты. Гөлмира белән Ринат музейга әниләренең соңгы китапларының берсен тапшырды.

В. Ленин исемендәге пионер оешмасы оешуга 100 ел тулуга арналган «Пионер — барлык балаларга да үрнәк!» исемле тантаналы чарага материалларны «Илһам/Вдохновение» әдәби берләшмәсе әгъзасы Вероника Счастливая әзерләде. Ул пионерлар оешмасы барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте турында мәгълүмат җиткерде. Аннары бөтен кунаклар катнашлыгында пионерлар хәрәкәте турында матур яшьлек җырлары башкарылды. Бәйрәм рухы музей мәйданы белән генә чикләнмичә, урамнарга ук таралды, катнашучылар байрак, быргы, барабаннар тотып Рассветная урамы буйлап йөрешкә чыкты.

«Музейлар төне»ндә бүләкләү тантанасы да оештырылды. ЛИТОның дүрт әгъзасына — Нурия Вәлиәхмәтова, Тимерҗан Идрисов, Таһир Мамлеев һәм Алефтина Копыловага Пионериянең 100 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшырылды. Чаралар бардлар җыры кичәсе белән дәвам итте. Таһир Мамлеев һәм Николай Миронов тамашачыларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерде. Ачык һавадагы музей комплексында тере музыкага биюләр оештырылды. Кунаклар гитара моңнары астында «Ак бию», ламбада, «Цыганочка» һәм башка таныш көйләргә биеде.

Иң ахырдан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләр игълан ителде. Оешманың 275-нче вәкиле Мамлеев Таһирга әдәби берләшмә әгъзасы таныклыгы тапшырылды.

Кунаклар «Музейлар төне»ннән онытылмас якты тәэссоратлар алып, киләсе елларга да очрашырга сүз куешып таралышты.

 

«Илһам/Вдохновение» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе Н. ВӘЛИӘХМӘТОВА.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: