Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Музейга күңелле сәяхәт

Октябрьский тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Музейлар төне-2022» Бөтенрусия чарасы кысаларында мәдәни чаралар оештырылды.  

Музейга күңелле сәяхәт
Музейга күңелле сәяхәт

Агымдагы елда ил күләмендәге акция Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Бу көнне кунаклар өчен декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре («Октябрьский — осталар шәһәре» җыелма күргәзмәсе, мастер Ирина Кабанинаның (Саша Русская) шәхси күргәзмәсе, Санкт-Петербург рәссамнары (А. Давыдов, Л. Давыдова, А. Бодров) «Гений шәһәре» дип аталган күргәзмәсе, тематик экскурсияләр үткәрелде. Мәдәният волонтерлары балаларга төрле әсбаплардан оригами техникасында бүләк тартмалары, пластилиннан эшләнмәләр ясау, банданага рәсем төшерү, Саша Русская эскизлары буенча наклейкалар, «Музейлар төне» логотибын кулланып значоклар эшләү, совет чорындагы пичәтләү машинкасында язу буенча осталык дәресләре бирде.

Ачык микрофон чарасы үз янына шигърият, вокал сөючеләрне җыйды. Анда сугыш балалары, авторлык җыры клубы әгъзалары, иҗатчылар, шагыйрьләр чыгыш ясады.

Яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбия бирү һәм буыннар бәйләнешен тәэмин итү максатыннан музей фонды (гаилә архивлары документлары һәм фотоматериаллары) күргәзмәсе әзерләнгән иде. Эзләү хәрәкәте эшчәнлегенә бәйле тематик өлештә «Яшә, Җир» эзтабарлар төркеме җитәкчесе Равил Кашапов һәм төркем әгъзасы Надежда Садыйкова чыгыш ясады.

«Музейлар төне-2022»дә «Нур» клубының «Задоринки» балалар театры берләшмәсе (җитәкчесе Раушания Кунаккузина) дә катнашты. Яшь артистлар якташ-герой Мөҗәһит Хәйретдиновка багышланган «Ул исән» әдәби-музыкаль композициясен күрсәтте.

Чаралар бардлар җыры кичәсе белән тәмамланды. Таһир Мамлеев, Елена Захарова һәм Николай Миронов башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: