Туган як
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халык җыры була алмый пар канатсыз, талантсыз…

Татар җыры, татар моңы… Йөрәкләргә үтеп кереп, салкын күңелләрне дә нурландырырга, җылытырга сәләтле ул. Татар көйләрен тыңлау сагышлы уйларны тарата, җанга тынычлык, рәхәтлек бирә.

Халык  җыры була алмый пар канатсыз, талантсыз…
Халык җыры була алмый пар канатсыз, талантсыз…

Шушы араларда Милли мәдәниятләр үзәгендә «Талларым» татар вокал ансамбленең хисап концерты үтте. Концертны нәфис сүз остасы Диләрә Гарифовна Йосыпова алып барды. Сүзләре дә, көе дә халык бәгыреннән саркып чыккан җыр гына күңелләргә үтеп керә, җанны уята. «Талларым» артистлары башкаруындагы җырлар (аларның күпчелеге ансамбль солисткасы Р. Сәйфетдиярова көе һәм сүзләренә язылган) тамашачыларны моңландырды да, тәэсирләндерде дә. Сәхнәгә бер-бер артлы артистлар чыга торды. Фларит Гәрәев, Ризида Сәйфетдиярова, Рәмзия Йосыпова, Нәзирә Идиятуллина, Нәфисә Шәнгәрәева, Мөнәвәрә Салихова башкарган җырлар, биюче яшь кыз Ирада Хәмитованың дәртле биюе, «Дуслык» гармунчылар ансамбле (җитәкчесе Венер Фәезов) һәвәскәрләре башкарган көйләр, Рәзил Фәррахетдиновның өздереп тальянда уйнавы көчле алкышларга күмелде.

Ансамбль башкаручыларының иҗаты көннән-көн үсүгә таба бара. Аңлашылуынча, уңышлы чыгышлар бер генә кешенең эше нәтиҗәсе булалмый, шушы зур хезмәттә Милли мәдәниятләр үзәге нигезендә эшләп килүче башка коллективларның өлеше дә бар. Алар тарафыннан күрсәтелгән теләктәшлек-дуслык хисләре «Талларым» артистларына тагы да камилләшергә, алга барырга көч-куәт бирә. Иҗат кичәсенә аларны котларга дуслары — «Ынйылар» башкорт халык ансамбле вәкилләре дә килгән иде.

— Бүгенге концерт күңелгә шулхәтле олы шатлык алып килде, — диде чыгышында Дилбәр Нәзировна. — Халык моңы, халык көе, халык җыры — ул бит күңелне күтәрүче дә, кәефне яхшыртучы да. Шундый матур концертлар оештырылучы Милли мәдәниятләр үзәгенә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, ә «Талларым» ансамбленә олы уңышлар телибез. Язгы гөлләрдәй шау чәчәк атыгыз!

Аның сүзләренә Венера ханым да кушылды: «Алдагы иҗади юлыгызда бетмәс-төкәнмәс илһам, югары казанышлар, бәхет-шатлык юлдаш булсын, имин тормышта бергәләп куанышып яшәргә, эшләргә язсын!».

Коллективка матур теләкләрен Октябрьский шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Нәфыйков Рөстәм дә җиткерде.

— Без бәхетле кешеләр. Нигә дисезме? Чөнки шундый ыгы-зыгылы, буталчык, авыр заманнарда атна башында без матур концерт карый алабыз, — диде Рөстәм Камил улы. — Безгә бу бәйрәмне бүләк итүчеләр бүген күз алдында. «Талларым» вокал ансамбле коллективына барлык тамашачылар исеменнән ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Шушы мәдәни чара вакытында без тагын бер мәртәбә халкыбызның нинди эшчән, җыр-моңга бай күңелле икәнен күрдек. Бүгенге заманда телне, мәдәниятне саклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала. Шушы эшне башкаруда тирә-якта дан тоткан, шәһәр биләмәсендәге төрле чараларның йөзек кашы булган «Талларым» ансамбле әһәмиятле урын алып тора. Телебезне үстерүгә, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калуга керткән хезмәте өчен коллективка Октябрьский җирлегенең татар милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хаты тапшырыла.

Җыр-моңга үрелеп барган ямьле концерт ахырына якынлашты.

— 10 ел буена безне җырларга өйрәтүче, тату коллективыбызның илһамчысы, хөрмәтле җитәкчебез Зөлфия Рәхмәтуллинага рәхмәтебез чиксез зур, — диде алып баручы Диләрә Гарифовна (Әбсәләм мәдәният йорты директоры, көйләр язучы). — Бүгенге бәйрәмдә дә аның өлеше бик зур. Зөлфия Альбертовнага исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәвен телибез. Киләчәктә дә

зур, тату гаиләдәй бергә-бергә эшләргә, тагы да матурырак җырлар башкарырга, тулы зал тамашачылар җыеп, концертлар бирергә язсын. Иҗатыбыз көннән-көн чәчкә атсын, дуслар!

Зөлфия Альбертовна да яраткан коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек телим, алдагы көннәрдә дә исән-сау булып, җыр-моң белән яшәргә насыйп итсен. Хөрмәтле тамашачыларны киләсе концертларыбызда көтеп калабыз, бүгенге чыгышларны да алкышларга күмеп, теләктәшлек күрсәткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Без сезнең өчен эшлибез, иҗат итәбез! Алмаштыргысыз алып баручыбыз Диләрә Йосыповага, концертмейстер Рәзил Фәррахетдиновка һәм зур ярдәмчеләребез, һәр гозерне үтәүчеләр — пульт артында утыручы операторларга, методистларга, Милли мәдәниятләр үзәге директорына, сәнгать җитәкчеләренә, иҗатчыларга, гармунчыларга һәм башка кунакларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез».

… Үз чиратыбызда, «Туган як» гәзите исеменнән «Талларым» татар вокал ансамбленә киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, яңа үрләр телибез. Татар милләтенең традициягә кергән күркәм йола-гадәтләре онытылмасын, елдан-ел яңа төсмерләр белән баесын, туган телдәге матур концертлар безнең араларны тагы да якынайтсын, дигән теләктә калабыз.

Талантлы һәм уңганнар — «Талларым»да җыелганнар!

Халыкка матур җыр-моңнарын бүләк итеп, күңелләрне ачучы ансамбль артистлары белән якыннанрак танышып үтик.

Зөлфия Альбертовна Рәхмәтуллина Әбсәләм мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булу белән берлектә 7 ансамбльне дә җитәкли. Аларның икесе Октябьскийда, бишесе Әбсәләмдә. Коллектив белән милли-мәдәни чараларда, конкурс-фестивальләрдә катнашырга да, гаиләсендә уңган хуҗабикә, өч баласына кайгыртучан әни булырга да өлгәшә Зөлфия Альберт кызы. Үз җитәкчелегендәге ансамбльләрнең эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештыра белүе, тырышлыгы, максатчанлыгы, кешелекле һәм игелекле булуы өчен хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанган ул.

Гәрәев Фларит Кушнарен районы Әхмәт авылында биш балалы гаиләдә туып-үскән. Октябрьскийда 1977 елдан яши. «Олылар сөйләвенчә, миңа 5-6 яшьләр тирәсендә гармун кирәк, кыңгырау кирәк дип үземчә җырлап йөргәнмен, — ди Фларит Хәмзә улы. — Шул бер сүзләрне кабат-кабат көйләгәнмен. 10 классны тәмамлаганда да әле гармуным булмаган. Мәктәптә укыганда дус-танышларның кайберсендә әлеге музыка коралы бар иде. Шул вакытта алардан алып торып гармунда уйнарга өйрәндем дә инде. Бүген ул минем төп хоббиемә әйләнде, музыкасыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа күрә үзешчән сәнгатьне сайладым. «Талларым» ансамблендә миңа бик ошый, җитәкчеләргә, үз эшенең чын осталарына рәхмәтлемен».

— Минем әнием җыр яратты, — ди Салихова Мөнәвәрә Әнвәровна. — Үзе дә бик матур җырлавы белән авылда дан тота иде. Печән чапканда урман яңгыратып җырлаулары әле дә күңелемдә саклана. Үзем исә 10 елдан артык ансамбльгә йөрим. Мин аннан илһам, дәрт алам. «Сәләт» фестивалендә 2нче дәрәҗә лауреат исеме бирделәр. Шәһәребездә үткәрелгән чараларда даими катнашам. Әлмәттә Әлфия Авзаловага багышланган фестивальдә чыгыш ясадым. Безне җырларга өйрәткән остазыбыз Зөлфия Альберт кызына рәхмәтем чиксез. Биш оныгым бар. Аларны үстерешергә дә өлгерәм. Шулай ук кул эшләре белән мавыгам, тасмалар белән картиналар ясыйм.

Нәзирә Идиятуллина коллективта 2013 елдан шөгыльләнә. «Мин Шаран районы Түбән Ташлы авылында туып-үстем, — ди ул. — Бала чактан ук җырларга яратам. Бүген исә ансамбль белән төрле фестивальләрдә катнашабыз, конкурсларда чыгыш ясыйбыз. Кырым, Казан, Уфа, Мәләвез, Кушнарен, Бөгелмәдә призлы урыннар алдык. Мин үзем аеруча Хәния Фәрхинең җырларын яратып башкарам. Алдагы елларда да исән-сау булып, ансамбльдә йөрергә язсын дип телим».

Вәлиева Рәмзия ансамбльгә Нәзирә ханым чакыруы буенча 2019 елда килә. «Коллективка алгач, шәһәр чараларында катнаша башладым, — ди Рәмзия Насыйбулловна. — Узган елда Төмәнәк авылы янындагы ачык һавадагы «Бабай утары» этнографик музеенда булып кайттык. Быел исә республикабыз башкаласында «Мәңгелек ут» җырына видео төшердек».

Рәзил Рәсимович Фәррахетдинов: «Мин 1994 елны Хансөяр авылында туып-үстем. Гармунда уйнарга туганнан бирле кызыкканмын. 2-3 яшемдә туган көнеңә нинди уенчык алыйк, дигәч, мин гармун сораганмын. Әле дә истә шул гармунны өй буйлап тартып йөргәнем. Аны мин саклап тоттым, тузан да кундырмадым. Бүген дә кулга алып уйнарлык ул. Әти яклап Фәритов Гатаулла бабам көчле музыкант булган. Хансөяр клубында мөдир булып эшләгән. Скрипкалар ясап уйнаган. Бөек Ватан сугышына китеп, кире әйләнеп кайталмаган... Әни яклап Хәтирә әби ашарга пешергәндә гел татар халык җырларын көйли иде. Әни дә бик матур җырлый, төрле чараларда катнаша. Бер сүз белән әйткәндә, җыр-моңга гашыйк гаиләдә үстем. 2000 елда Кызыл Яр авылына күчеп килдек. Клубта төрле бәйрәмнәрдә катнаша башладым. Оста гармунчыларны сокланып тыңлый идем. Ганиуллина Рәсимә, Зәйтүн Муллаянов, Васил Таһирҗанов. Әле дә истә сәхнә артыннан «Тальянка» ансамбленә кызыгып карап торганым. «Эх, алар белән бергә уйнарга иде», — дип хыяллана идем. Әмма ләкин чын гармунчы булып китәргә зур этәргеч бирүче Дәүләтшин Мәгъфур абый булды. Бер көнне баянда уйнарга маташып утырганымны күреп: «Тырышсаң, синнән гармунчы чыга», — диде ул. Шул көннән бирле баянның кулдан төшкәне юк. Миңнегәрәева Лилия Әүхәдиевнага баян түгәрәгенә язылдым. Аның ярдәме белән бер ел эчендә зур уңышка ирештем. 9нчы сыйныфтан соң Лениногорскийдагы музыка-сәнгать педагогика көллиятенә укырга кердем. Баян буенча Куршина Людмила Сергеевна укытты. Безне музыка мәктәбен тәмамлаганнар дәрәҗәсенә кадәр күтәрү өчен бик күп көч куйды ул. Зур рәхмәт үзенә! 2016-2018 елларда Кызыл Яр клубында эшләдем. Ул чорда мәшһүр җырчыларга уйнау, оста гармунчылар белән чыгыш ясау миңа яхшы тәҗрибә булды. 2018 елдан алып Октябрьский шәһәренең Төрекмән микрорайонындагы «Нур» клубында эшләп киләм. Аларга да рәхмәтем чиксез зур!».

Йосыпова Рәмзия 1948 елны Октябрьский шәһәрендә туган. «Гаиләдә авырлыклар килеп чыгу сәбәпле Кандракүл авылына күчеп килгәнбез, мин шунда үстем, укыдым, — ди Рәмзия Мөхәммәт кызы. — Тормыш иптәшем белән 4 кызыбызга гомер бирдек, бүген исә 6 оныгыбыз бар. Кандракүл авылындагы бакчада яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерәбез. Иҗатка килгәндә, әнием бик матур җырлый иде. Без үскәндә бит күршеләр, туганнар җыелып матур табыннар корып җырлашып утыра торганнар иде. Әле дә әниемнең озын матур татар көйләрен җырлавы, моңлы тавышы колагымда. Мин үзем дә җырларга яратам, ансамбльгә 2015 елдан йөри башладым. Олы яшьтә булуыма карамастан миңа коллективта бик рәхәт, күңелле. Безне җырларга өйрәтүче җитәкчебез Зөлфия Альберт кызына бик зур рәхмәтлемен. Аңа сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим».

Мөхәмәтдинова Альбина да Октябрьский кызы, белеме буенча — педагог. «Яшь чакта җәмәгать тормышында: спорт чараларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым, вокал ансамбльдә җырлый идем, — ди Альбина Шәрифҗановна. — 2004 елдан шәһәребездәге татар конгрессы әгъзасы булып торам. Халыклар дуслыгы йорты директоры һәм татар конгрессы әгъзасы Алсу Наилевна Хөсәенова башлангычы белән «Талларым» ансамбле (ул чордагы җитәкчесе — Гафаров Рифгат Мәҗитович) оештырылгач, анда йөри башладым. Иң беренче булып безнең алга милли киемнәр мәсьәләсе килеп басты. Һөнәри тегүче таптык, Рушана конгресс әгъзаларына тарихи костюмнар теккән иде, аларны арытаба иҗади чыгышлар өчен куллана башладык. Аннары рәисебез Р. Мифтахов булышлыгы белән 22нче лицей студентлары тарафыннан (укытучы Розалия җитәкчелегендә) ансамбль өчен киемнәр тегелде. Мин татарча җырларны бик яратам, алар моңлы, хисле булулары белән күңелемә якын. Ансамбльдә без тату гаиләдәй яшибез, бер-беребезгә һәрчак теләктәшлек күрсәтәбез, кирәксә ярдәм кулы сузабыз».

Шәнгәрәева Нәфисә Гарраф кызы Илеш районы Исәмәт авылында күп балалы гаиләдә үскән. «Әтием дә, әнием дә бик матур җырлыйлар иде, — ди ул. — Балалар да бәләкәйдән җырлап, эшләп үстек. 1973 елда Октябрьский шәһәренә килдем. Тормыш иптәшем белән ике кыз үстердек, бүген инде ике киявем, өч оныгым бар. Үзем балачактан җырларга яраттым, халык, үзешчән композиторларның да әсәрләрен башкарам. Төрле конкурсларда катнашып бүләкле урыннар яулаганым бар. «Талларым» ансамбленә 2014 елдан йөрим. Шул елны гаилә концерты әзерләгәндә Рифгат Гафаровка мөрәҗәгать иткән идем, шуннан инде ансамбльдән аерылганым юк. Рифгат Мәҗитовичка, Зөлфия Альбертовнага ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Хәзер безнең коллективта яшь баянчыбыз да бар, Рәзилнең уйнавы бик ошый, аңа кушылып безгә җырларга уңайлы. Алдагы көннәрдә дә ансамблебезгә зур уңышларга ирешүне, озын гомерле булуны теләп калам».

Солтанова Альмира: «Мине язмышым виртуоз баянчы Рифгат Мәҗитович һәм югары ресурслы җитәкчебез Зөлфия Альбертовна җитәкчелегендәге «Талларым» вокал ансамбленә 5 ел элек Мәскәүдән алып килде. Тумышым белән мин Борай районы Кушманак авылыннан. Безнең авылның бер ягында Фәдис Ганиев, икенче ягында легендар җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева үсте. Шундый илаһи җырчылар төбәгендә туу, яшәүгә бәйле минем күңелемдә татар җырының нинди урын алганы аңлашыладыр. Безнең якта һәрбер йортта җырчылар, гармунчылар яшәде һәм әле дә яши. Үз гомеремдә берничә тапкыр күченергә туры килде, әмма кайда гына булсам да һәрчак татар ансамбленә йөрдем. Бу тормышта минем иң яраткан тагын бер эшем бар — ул ислам дине кануннарын үтәү. Коръән, намаз уку һәм башкалар миңа яңадан-яңа көч, энергия, тәрбия, матурлык өстиләр. Аллаһка шөкер, быел мәдрәсәбезне тәмамладым. Теләгем — Казанда укуны дәвам итү. Шәхси тормышыма килгәндә, ике кызым һәм 3 оныгым бар. Иң өлкәне Камилла үзенең яшьтәшләре арасында иң яхшы төз атучы, ә Марк футболист, вратарь, быел аларның командасы Русия чемпионы булды. Кече оныгым Тимурга әле бер генә яшь. «Туган як» гәзитенең шушы номерын аның тарихына кертеп калдырачакмын, Аллаһы боерса, чөнки ул бик нәни булуына карамастан татарча җырларны көйләп йөри. Ул җырчы булачак! Мин оныкларымны тәрбияләүдә катнашып, бу дөньяда дөрес яшәү юнәлеше алуларына зур өлеш кертергә тырышам».

Анетова Римма Октябрьскийда туып-үскән. «Талларым» ансамбленә 2011 елда килгән. «Татар конгрессы сәркатибе буларак миңа Милли мәдәниятләр үзәге нигезендәге татар ансамблендә эшчәнлекне оештыруда булышлык итү йөкләмәсе бирелде, — ди Римма Хәмитовна. — Ул чорда репетицияләргә 3-4 кеше генә йөри иде. Җитәкчебез Рифгат Мәҗитович Гафаров булды. Бүгенге көндә коллективыбыз үз эшенә бөтен йөрәге белән бирелгән, татар мәдәниятен яратучы, талантлы артистлардан тора. Шәхсән минем өчен «Талларым» — фикердәшләр белән туган телдә аралашу, халык җырларын башкару, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау, яшь буынга бай мәдәни мирасыбызны тапшыру мөмкинлеге бирүче ансамбль ул».

— Мин Чакмагыш районы Яңабирде авылы кызы, — ди Сәйфетдиярова (Галина) Ризида Мөдәрисовна. — Кечкенә чактан ук җырларга яраттым. Бу сәләт миңа әтиемнән күчкәндер, дип уйлыйм. Мәктәп күләмендә үткәрелгән төрле фестиваль-конкурсларда еш катнаша идем. Бәләбәй педагогия көллиятендә укыганда баян классына йөрдем, уку йортында оештырылган җыр ансамблендә шөгыльләндем. Укуны тәмамлап эшли башлагач та җырдан аерылмадым, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөрдем. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып бару минем иҗатка килүемә зур этәргеч булды, үзем өчен генә булса да җырлар иҗат итә башладым. «Талларым» ансамбленә килгәч, бу сәләтем тагы да ныграк ачылды, үземә ышанычым артты. Биредә мин 2012 елның башыннан алып шөгыльләнәм. Ансамбль өчен дә күп кенә җырлар иҗат иттем. Элеккеге җитәкчебез Рифгат Мәҗит улы Гафаров һәм әлеге җитәкчебез Альберт кызы Рәхмәтуллиналарның тырышлыгы нәтиҗәсендә ул җырлар ансамбльнең репертуарында байтак кына урынны алдылар. Без алар белән шәһәр күләмендәге чараларда да, фестиваль-конкурсларда да катнашабыз. Агымдагы елда мин иҗат иткән «Мәңгелек ут» җыры белән «Сәләт» фестивалендә катнашып, «Туган тел» телеканалында чыгыш ясадык. Бу чараны оештырырга ярдәм иткән өчен Милли мәдәниятләр үзәге директоры Гөлназ Заһит кызына, ансамблебезнең сәнгать җитәкчесе Зөлфия Альбертовнага һәм коллективыбызга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Хисап концертында яңгыраган ансамбль башкаруындагы җырларның барысы да диярлек (өч халык җырыннан башка) минем иҗат җимешләрем. Мин үзешчән композитор буларак Казан дәүләт сәнгать институты оештырган композиторлар конкурсында 2014 елдан бирле катнашам. Ул җырлар ноталары һәм текстлары белән бергә махсус җыентыкларда басылып чыкты. Автор-башкаручы буларак «Туган тел» телеканалында оештырылган «Сәләт» фестивалендә дә ике тапкыр катнашып, икенче урын яуладым. Гаиләгә килгәндә, минем улым, кызым һәм өч оныгым бар. Балаларым да сәнгатьне үз иттеләр. Кызым Гүзәл 1нче санлы музыка мәктәбендә укыды, улым Айрат музыка көллиятен һәм Ырынбурдагы сәнгать институтын тәмамлады. Оныкларым да әле кечкенә генә булсалар да җырларга-биергә бик яраталар!

Белешмә: «Талларым» татар вокал ансамбле үз халкыбызның үлмәс җырлары аша ана телен, татар телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу, иҗади мирасны яшь буынга тапшыру, милләтара татулыкны үстерү юнәлешендә эшли.

Ансамбль Милли мәдәниятләр нигезендә 2010 елда Алсу Наилевна Хөсәенова башлангычы белән оештырылган. 2013 елдан бүгенге көнгәчә коллектив Зөлфия Альбертовна Рәхмәтуллина җитәкчелегендә эшли. Үзешчән ансамбльдә төрле яшьтәге (30 яшь һәм аннан олырак) артистлар тупланган. Репертуарга татар, башкорт композиторларының һәм үзешчән композитор Р. Сәйфетдиярованың (коллектив солисткасы) фольклор, заманча әсәрләре кергән, шулай ук татар халык йолаларына багышланган чаралар («Каурый өмәсе», «Печәнлектә», «Аулак өй» һәм башкалар) бар.

Ансамбльнең казанышлары: «Кушнарен таңнары» фольклор коллективлары төбәк фестивалендә II дәрәҗә Диплом (Кушнарен бистәсе, 2014 ел); «Мин яратам сине, тормыш!» өлкән буын кешеләренең республика фестивале кысаларындагы «Бу шәһәрне яратам!» фестивалендә катнашучы Дипломы; үзешчән композиторларның халыкара конкурс-фестивалендә 3, 2, 2, 1, 1нче дәрәҗә лауреат Дипломнары (Казан шәһәре, 2014-18нче еллар); үзешчән композиторларның «Сәләт» телевизион конкурсында 2нче дәрәҗә лауреат Дипломы (Уфа, 2017 ел); «Башкортстан минем бишегем» төбәкара фестиваль-конкурсында 3нче дәрәҗә лауреат Дипломы (2018 ел); милли мәдәниятләрнең халыкара фестиваль-конкурсында 3нче дәрәҗә Дипломантлар (Кырым, 2018 ел); 2022 елда үзешчән композиторларның «Сәләт» телевизион конкурсында «Мәңгелек ут» җырын башкаралар, нәтиҗәләр ел ахырында билгеле булачак.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: