Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды

Тәтешлеләр үзләренең талантлы шәхесләрен онытмый.

Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды
Хәния Фәрхигә һәйкәл ачылды

Татар җыр дөньясына үзе бер легенда булып кереп калган Хәния Фәрхинең вафатына да биш ел узып киткән. Шушы еллар эчендә ул онытылмады, туган районында аның исемендәге урам калкып чыкты, җыр фестивале, хәтер кичәләре үтте.

Менә тагы бер истәлекле вакыйга - Х. Фәрхигә Тәтешледә һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада артистның туганнары, балалары, хезмәттәшләре, Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә осталары, Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты.

Ак чүпрәк белән ябылган таш сынны ачып җибәрүгә, Хәния үзе кайтып кергән кебек булды. Менә-менә "Танып буе әрәмә"не сузып җибәрер кебек.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: