Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гран-при Учалы курайчысы — Тафтизан Зәйнышевта!

13-14 майда Октябрьский шәһәрендә Гата Сөләйманов исемендәге XXI республика Курай бәйрәме үтте.

Гран-при Учалы курайчысы — Тафтизан Зәйнышевта!
Гран-при Учалы курайчысы — Тафтизан Зәйнышевта!

Беренче тапкыр Курай бәйрәме 2001 елда, ЮНЕСКО программасы кысаларында оештырылган иде. Әлеге проект милли музыка уен коралын — курайны пропагандалау һәм популярлаштыруга, башкару традицияләрен саклап калу һәм алга таба үстерүгә, гаилә иҗаты йолаларын үстерүгә, сәләт ияләрен ачыклауга юнәлдерелгән. Оештыручылары: Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Октябрьский шәһәр округы хакимияте.

Агымдагы елда күләмле чара Русия Федерациясе Президенты тарафыннан игълан ителгән илебез халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында узды һәм Гата Сөләймановның тууына 110 ел тулуга багышланды. Программага гадәттәгечә үзешчән һәм һөнәри башкаручылар, курайчылар ансамбльләре арасындагы конкурс; иҗади лаборатория; бәйге җиңүчеләре катнашлыгындагы зур концерт керде. Беренче көнне Милли мәдәниятләр үзәгендә «Байга» курайчылар конкурсын ачу тантанасы оештырылды. Бәйгечеләрне, жюри әгъзаларын һәм кунакларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов һәм республика халык иҗаты үзәгенең халык иҗаты бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Әхмәтьянова сәламләде.

— Курай — Башкортстаныбызның рәсми бренды булып тора, башкорт мәдәниятенең чын мирасы ул, — диде Эльвира Искәндәр кызы. — Республикабызда 1223 халык иҗаты коллективы эчендә 50гә якын өлгеле һәм халык исеме йөртүче курайчылар ансамбльләре эшләп килә. Аларның җитәкчеләренә, халык көйләрен, милли моңнарны данлаучы курайчыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бүгенге конкурста катнашучыларның һәммәсенә дә иҗади уңышлар, күтәренке рух телим!

Шәһәребездә инде 21нче тапкыр үтүче бәйгедә быел Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең 12 шәһәре һәм 19 районыннан 334 катнашучы көч сынады. Жюри 93 солист һәм 22 иҗади коллектив чыгышын бәяләде. Иң яшь катнашучы Сибайдан 7 яшьлек Арслан Хәсәнов булды. Арслан курайчылар түгәрәгенә беренче генә ел йөри, конкурста ул «Байык» көен башкарды. Иң өлкән бәйгече исеменә Баймактан 65 яшьлек Риф Каипкулов лаек булды.

Жюри әгъзалары белән дә танышып үтик: Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дәүләт наградасы — Григорий Аксаков ордены белән бүләкләнгән курайчы-виртуоз, республика дәрәҗәсендәге конкурсларда 4 Гран-при яулаган Мөхәмәт Түлебаев (жюри рәисе), РФ-нең һәм БР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге премия лауреаты Юлай Гайнетдинов, Туймазы районының мәдәният бүлеге җитәкчесе, БР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2001 елда республика Курай бәйрәменең иң беренче җиңүчесе Рәмзин Әбсәләмов, Сибай сәнгать көллиятенең курай классы буенча югары категорияле укытучысы, БР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2010 елгы республика Курай бәйрәме Гран-при иясе Нургали Каекбердин, З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты доценты, Халыкара һәм республика курайчылар бәйгеләре лауреаты, 2012 елгы Гран-при иясе Венер Елкыбаев, республика халык иҗаты үзәге бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Әхмәтьянова (жюриның җаваплы сәркатибе).

Курай бәйрәменең икенче көне осталык дәресләреннән башланды. Анда бәйгечеләр тәҗрибә уртаклашты, яңа белем-күнекмәләр алды. Арытаба алар Гагарин исемендәге паркка юлланды. Биредә җыр-моң астында курайчылар күркәм гадәт буенча агач утыртуда катнашты. «Җиде чыршы курайның җиде таҗын символлаштыра, — дип билгеләде хакимият башлыгы Алексей Шмелев, — агачлар үссен, курайчылар алга таба да чыгыш ясавын, бүләкле урыннар алуын һәм истәлеккә агачлар утыртуны дәвам итсен!»

ХХІ республика Курай бәйрәменең зур концерты һәм җиңүче-призерларны бүләкләү тантанасы шәһәр мәдәният йортында оештырылды. Конкурсантларны Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев һәм Башкортстан Республикасы мәдәният министры А. Шәфыйкова сәламләде. Әминә Ивниевна шәһәр хакимиятенә һәм шәхсән Алексей Николаевичка республика күләмендәге чагу, фәһемле чараларны үткәрүгә зур өлеш кертүләре өчен хөрмәт сүзләрен җиткерде. Министр шулай ук БР Башлыгы Р. Хәбиров исеменнән сәламләү хатын укып ишеттерде.

«Хөрмәтле дуслар, сезне күренекле музыкант, педагог Гата Сөләманов исемендәге республика Курай бәйрәмендә ихлас сәламлим. Ике дистә елдан ашу үткәрелгән бу уникаль чара милли брендны популярлаштыруга, башкару традицияләрен, гаилә иҗаты йолаларын сакларга һәм үстерергә булыша. Г. Сөләймановның 110 еллык юбилей елында курай бәйрәмендә катнашу аеруча зур әһәмияткә ия. Гата Сөләйманов классик башкару традициясен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Аның «Курай» методик китабы әле дә һәр курайчының иң төп уку әсбапы булып санала. Курай моңы бөтен халыкларның йөрәкләрен берләштерсен һәм дуслык, туганлык тойгыларын уятсын, дигән теләк белән үткәрелә бу матур бәйрәм. Шушы чарада катнашучылар киләчәктә дә милли уен коралын данлар, бай традицияләрне үстерер дип ышанам. Барыгызга да яңадан-яңа иҗади куанычлар, сәламәтлек, уңышлар телим», — диелә хатта.

Әминә Шәфыйкова курайның Башкортстан халыклары өчен символик әһәмиятен ассызыклады. «Бу уен коралы безнең республика гербында һәм флагында сурәтләнгән. Ул буыннар турындагы хәтерне һәм Башкортстанның күпмилләтле халкы дуслыгын чагылдыра», — диде министр.

— Мәдәни чара ел саен яшь музыкантлардан алып тәҗрибәле осталарга кадәр йөзләгән катнашучыны җыя, — дип билгеләде үз чыгышында Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелев. — Әлеге конкурсны оештыруда Башкортстан Хөкүмәте, мәдәният министрлыгы зур теләктәшлек күрсәтә. Бәйрәмдә катнашкан курайчылар, ансамбльләргә дә рәхмәт сүзләрен белдерәсе килә. Сез үзегезнең иҗади чыгышларыгыз аша милли коралның абруен үстерәсез, аны башкаларга танытасыз, шул рәвешле башкорт халкының мәдәниятен, тарихын саклауга булышасыз.

Ниһаять, бәйгечеләр һәм тамашачылар да дулкынланып көткән мизгелләр — җиңүчеләрне билгеләү вакыты җитте. 2022 елгы республика Курай бәйрәменең төп бүләгенә — Гран-прига Учалы курайчысы Тафтизан Зәйнышев лаек булды. Рәми Гарипов исемендәге 1нче башкорт республика гимназия-интернатының Әдһәм Искужин исемендәге курайчылар ансамбле (Уфа шәһәре), Буранбай-сэсэн исемендәге курайчылар ансамбле (җитәкчесе Аслаев И. Р., Баймак районы), «Яйык» курайчылар халык ансамбле (Учалы шәһәре), Рөстәм Хәбиров (Туймазы шәһәре), Иршат Даутов (Гафури районы), Айнур Собхангулов (Федоровка районы) һәм Вилдан Дәүләтбердин (Уфа шәһәре) 1нче дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Хәзер җиңүчегә һәм конкурсантларга сүз бирик.

Зәйнышев Тафтизан Хәким улы:

— Мин Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятендә курай классы буенча белем бирәм. Курайчылар бәйгесендә 10нчы тапкыр катнашам. Бүген минем белән укучыларым да бәйрәмгә килде. Алар арасында шулай ук яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр бар. Шул рәвешле, бер урында тормыйбыз: тырышабыз, үсәбез, катнашабыз. Мондый зур бәйгеләрдә көч сынау имтихан тапшыргандагы кебек ул, тәҗрибәне арттырырга, камилләшергә булыша.

Мин тормышымны курайсыз күз алдына да китерә алмыйм, ул минем аерылгысыз юлдашым! Кечкенәдән курайда уйнарга яраттым. Өйдә элек милли көйләр язылган пластинкалар бар иде. Аларны тыңлап, хисләнә идем. Балачак хыялын тормышка ашыру максатында курай классында укып чыктым. Учалы музыка училищесын, Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамладым. Курай бәйрәменең төп бүләгенә лаек булуыма чиксез шатмын. Зур дулкынлану кичерәм, һаман да җиңүемә ышанып бетәлмим. Жюри әгъзаларына чыгышымны югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтлемен. Бу җиңүем миңа теләктәшлек күрсәткән укучыларыма, якын кешеләремә бүләк булсын!

Булат, Уфа сәнгать училищесы студенты:

— Курай бәйрәмендә уку йортыбыздан биш солист катнашты. Бу — 1-2нче курс студентлары. Берәүләребез конкурста беренче тапкыр көч сынады, икенчеләр исә үзләрен тәҗрибәле бәйгечеләр дип әйтә ала. Шәхсән үземә килгәндә, сәнгать училищесын сайлауга туган якны, аның мәдәниятен, милли моңнарны ярату хисе этәргеч бирде. Курай — башкорт халкының милли коралы һәм горурлыгы. Без башкарган көйләрдә күп гасырлы тарихыбыз, андагы мөһим вакыйгалар чагылыш таба. Алар милли музыка коралы аша буыннан-буынга тапшырыла килә.

Гайсин Фәим Салаватович, Бәхти Гайсин исемендәге балалар музыка мәктәбенең югары категорияле укытучысы:

— Авыргазы районының Толбазы авылы «Дуслык» курайчылар ансамбле 2005 елдан гамәлдә. Аның исеме очраклы гына сайланмады. Безнең коллективта төрле милләт вәкилләре җыелган: татар, башкорт, мордва, чувашлар. Егетләр үзара дус-тату мөнәсәбәттә, уртак телне тиз таптылар. Ансамбль оештырылган чорда беренче тапкыр Курай бәйрәмендә катнашып, 3нче урын алдык. 2006 елда исә 2нче, ә инде 2007дә лауреатлар булдык. Узган елда шулай ук өченче урынга ирештек. Быелгы бәйгедә «Сыңрау торна», «Ирәндек» башкорт халык көйләрен башкардык. Октябрьский бик кунакчыл шәһәр, без биредә үзебезне хәтта өйгә кайткан кебек хис итәбез. Кураторларга аеруча рәхмәтлебез, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Илнур Аслаев, Баймак районының Буранбай-сэсэн исемендәге курайчылар ансамбле җитәкчесе:

— Безнең ансамбль Курай бәйрәмендә 2012 елдан алып даими катнаша. 2019 елда гына килә алмадык, чөнки Саратовта үткән конкурста республика данын яклап чыгыш ясадык, нәтиҗәдә 1нче урынга ирештек. Коллективыбызда 15-18ләп кеше исәпләнә, бездә олылар һәм әзерлек төркеме эшли. Бу юлы без 16 яшьтән өлкәнрәкләрне алып килдек. «Абдрахман», «Сыңрау торна» кебек башкорт халык җырларын башкардык. Репертуарны ел саен яңартып торабыз. Жюри безне таный-белә, шуңа күрә һәрвакыт нинди дә булса яңалык кертергә тырышабыз. Мондый конкурсларда катнашу төрле төбәкләрдә яшәүче курайчыларга үзара аралашу, тәҗрибә бүлешү мөмкинлеге ул. Осталык дәресләрендә исә башкаларның уйнавы барышында үзең өчен яңа күнекмәләр өйрәнергә, репертуарны тагы да баетырга була. Халык милли көйләрен заманчалаштыруга килгәндә, безнең ансамбль башлыча традицион башкаруга өстенлек бирә. Ишмулла Дилмөхәмәтов, Юмабай Исәнбаев, Гата Сөләйманов кебек данлыклы курайчыларыбызны тыңлап, аларның уйнау үзенчәлекләренә нигезләнеп, милли моңнарны халыкка җиткерергә тырышабыз. Моннан тыш, чыгышыбызга өч, дүрт тавыштан җырлау кебек алымнарны кертәбез.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: