Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
13 апрель 2022, 16:01

Премьера зур уңыш белән үтте

Шушы көннәрдә Туймазы татар дәүләт драма театрында Илгиз Зәниевның «Борһан йорты» спектакленең премьерасы зур уңыш белән үтте.

Премьера зур уңыш белән үтте
Премьера зур уңыш белән үтте

Әлеге сәхнә әсәрендә вакыйга гаилә башлыгы булган Борһанның вафатыннан соң бара. Биредә тамашачы ныклы гаиләнең җимерелү тарихының шаһиты була. Драмада мәңгелек сораулар күтәрелә: туганлык мөнәсәбәте, авыл тормышы, яшәү кыйммәтләре, хыянәт, дуслык...

Спектакльне куючы режиссер — Айдар Зарипов, рәссам — Булат Ибраһимов, музыкаль бизәүче — Васил Гафаров, яктылык буенча рәссам — Илшат Сәяхов.

Бик җитди пьеса белән эш иткән режиссерның фикерен ишетергә теләп, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Айдар Марат улы, ни өчен әлеге пьесага алындыгыз?

— Пьесаның драматургик өлешенең кайтавазы, минем өчен, мөһим әйбер. Беренче укып чыгудан ук ул тәэсир калдыра икән, димәк, ул иң дөресе. Ул эләктереп алырга тиеш. Мохите, темасы, драматизм яки киресенчә юмор — анысы мөһим түгел. Иң мөһиме, сәхнә әсәре мине битараф калдырмасын. Ә инде соңыннан, пьесаны тикшерәм, аның өстендә эшли башлыйм. Үз уйларымны, борчылуларымны һәм аңлау нәтиҗәмне артистлар аша сәхнәгә чыгарам. Әлеге пьеса мине актуальлек һәм дөреслек белән эләктереп алды!

— Әлеге драма халыкка ни җиткерергә тели?

— Туганлык мөнәсәбәте... Тамырларны һәм якыныңа булган мәхәббәт темасы. Нәкъ менә сөю җитмәү сәбәпле, Борһанның идеаль гаиләсе җимерелә кебек. Кемнәрдер Баязитны яклап Калимулланы котырта дияр. Ләкин, Калимулла бер өем җитешсезлекләр персонажы гына, йорттагы тәртип җимерелүгә шатланучы гына, әлбәттә, аңа сылтап була. Әмма, чын сәбәп туганнарның бер-берсен аңламауда. Юкка гына автор эпиграф итеп Томас Манны алмаган бит: «Гаиләдә һәркем бер-берсенә терәк булып торырга тиеш, югыйсә бәла ишек кагачак...»

— Рәхмәт!

Тамашачы «Борһан йорты»н сәхнәдәге артистлар белән берлектә, күз яшьләрен түгеп, тетрәнеп карады. Спектакльне көчле, озак алкышларга күмде, тирәнтен уйларга чумып, үзләре: «Ай, шәп уйнадылар!», «Молодцы!», «Туймазылылар көчле дә инде! —  дип таралышса да, безгә дә үз фикерләрен белдертеп өлгерде.

Лиана Заһидуллина (Октябрьский шәһәре):

— Спектакль бик ошады. Сюжет, әлбәттә, кайгылы, ләкин дөрес. Татар (башкорт) халкының тормышы, туганлык җепләрен сакларга һәм хөрмәт итү хакында сөйли. Әлеге чынбарлыктан онытылып, спектакльгә чумасың. Актёрлар тере, яхшы уйныйлар. Хисләр чын. Рәссам буларак, миңа сәхнә бизәлеше, минималистик күренеш ошады. Барысы да функциональ яктан сайланган. Барырга киңәш итәм! Мондый сыйфатлы спектакльне күптән күргәнем юк иде!

Флүзә Закирова (Туймазы шәһәре):

— Әйе, күпчелегебез комедияне хуп күрәбез. Әмма, бу — тормышчан спектакль, туган кадере онытыла, ачы язмыш... Елата, дер-дер килеп карыйсың... Шәп! Артистлар көчле! Афәрин!

Күп санлы тамашачылар арасында чакырылган кунак, театр тәнкыйтьчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина да бар иде. Ул театр труппасын премьера белән котлап, үз бәясен бирде.

Айгөл ГӘРӘЕВА,
Юля ЗАКИРОВА фотосы.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: