Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туган якка мәхәббәт берләштерә!

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, 2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

Туган якка мәхәббәт берләштерә!
Туган якка мәхәббәт берләштерә!

Аның максаты — халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, этномәдәни күптөрлелекне саклап калу. Шуңа күрә этносларның үзенчәлеген чагылдыручы чаралар быел аеруча күп булыр, дип көтелә.

Язның беренче көне — 1 мартта Октябрьскийның шәһәр мәдәнияте йортында Мәдәни мирас елын ачу тантанасы оештырылды.

«Безнең җирнең хәзинәсе» дип исемләнгән чагу тамаша Русия, туган Башкортстаныбызда гомер итүче этносларның халык иҗатын яктыртуга багышланды.

Программа бик кызыклы иде, килгән кунаклар (әйткәндәй, чарага Пушкин картасы буенча керү мөмкин булды) декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләрен һәм шәһәрнең иҗат коллективлары башкаруындагы аутентик концерт номерларын тамаша кылды, шулай ук мәдәни мирас темасына бик күп файдалы мәгълүмат алды.

Рәсми өлештә тамашачыларга «Башкортстан Республикасының мәдәни мирасы» видеосюжеты күрсәтелде. Тантананы хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов чыгышы ачты. Арытаба сәхнә тулысынча төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләренең (рус, башкорт, татар, чуаш, әрмән һәм башкалар) бию коллективларына тапшырылды. Аларның ялкынлы, дәртле номерлары зур дуслык хороводы белән тәмамланды.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: