Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
26 гыйнвар 2022, 12:54

«Көйләрендә саф чишмәләр тавышы…»

16 декабрь көнне Илчембәт мәдәният йортында үзешчән композитор Рафаэль Игдиевның иҗат кичәсе үтте.

«Көйләрендә саф чишмәләр тавышы…»
«Көйләрендә саф чишмәләр тавышы…»

Иҗатташ дуслар җыелган җырлы-моңлы, нәфис сүзле чарада якын-тирәдәге авыл-шәһәрләрдән генә түгел, күрше районнардан һәм дә Татарстан Республикасыннан да кунаклар катнашты. Композиторны котларга әнисе һәм туганнары да килде.

Кичәне алып баручы гүзәл кызлар — Гөлнара Хәсәнова белән Эльвира Солтанова Р. Игдиевның кыскача биографиясе белән таныштырып узды. Рафаэль Суфиян улы 1959 елның гыйнвар аенда Шаран районы Алпай авылында туган. Бүгенге көндә ул танылган композитор, шагыйрь, композиторлар берләшмәсе әгьзасы, 500дән артык шигырьләр, 300дән артык җырлар авторы. Арытаба сүз аның үзенә бирелде: ул туган ягының матурлыгы, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде.

М. Хәйретдинов исемендәге «Илһам» төбәк әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, интернациональ язучылар берлеге әгъзасы, Русия һәм Башкортстанның журналистлар берлеге әгъзасы, икътисад фәннәре кандидаты, Башкортстанда беренче әдәби берләшмә музее директоры Нурия Вәлиәхмәтова бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булды.

— Композитор Рафаэль Игдиевның иҗат кичәсе бик күңелле, җылы мохиттә узды, — дип фикерләрен уртаклашты Нурия Закир кызы. — Әзерлек дәрәҗәсе югары иде. 45ләп номердан торган зур концерт әзерләгәннәр. Рафаэль Суфиянович — күпкырлы талант иясе, көйләр генә чыгарып калмый, шигырьләр дә яза, гармунда да уйный, кул остасы да ул. Безнең «Илһам/Вдохновение» әдәби берләшмәсе әгьзасы булып та тора. Аның белән мин сәламәтләндерү клубында танышып, «Учларымда — сөю җылысы» исемле китабымны бүләк иткән идем. Аннары ул бер атна эчендә «3 шигыреңә көй яздым», — дип кесә телефонын сузды. Бу минутларда кичергән хисләрне сүз белән әйтеп бетереп булмый... «Здорово жить» клубына җыелган кызлар тынып калды. Рафаэль Суфияновичның бәрхетсыман тавышы белән башкарган «Сагыну» җыры күңелләрне урыныннан кузгатты. Шуннан ул «Акбашыма кайтып киләм әле», «Әткәй гармуны»н башкарды. Клуб җитәкчебез Рузилә Зәбир кызы: «Безнең арада композитор йөргән, ә без белмәгәнбез», — диде. Ә инде «Мәчемә — мәдхия» поэмасын укыгач, сез әле шагыйрь дә икән, дип куйды… Шул рәвешле әкренләп безнең иҗади дуслык башланды. Рафаэль Суфияновичны мин үзебезнең әдәби берләшмәгә чакырдым. Шигырьләрен альманахка кертә башладык, газетларга җибәрдек, ул безнең бик актив әгъзабызга әверелде. Һәм менә танылган шагыйребез, композиторыбызның иҗади кичәсендә катнашу бәхете тиде.

Чарада «Илһам» әдәби берләшмәсе әгъзалары — Тамара Фәрваева, Дамир Хәйбрахманов, Закуан Сәлимшиннар катнашты, Ярмөхәммәт авылыннан Вакилә белән Ингель Әхмәтҗановлар да бар иде. Нурия Вәлиәхмәтова Рафаэль Суфияновичны «Илһам»лылар исеменнән котлап, Почет грамотасы, медаль тапшырды, изге теләкләргә кушып, чәчәкләр бүләк итте.

Күп матур сүзләр, чын йөрәктән чыккан теләкләр яңгырады бу көнне. Сәхнәгә бер-бер артлы котлаучылар чыгып торды. Залга җыелган халык танылган шагыйрь һәм композитор, шигырьләр конкурсы лауреаты, шигырьләр, җырлар җыентыгы авторы Закуан Сәлимшинны алкышлар белән каршы алды. Закуан Төхвәтша улы Рафаэль Суфиянович белән якын дуслар гына түгел, бик уңышлы иҗади дуэт — соавторлар да. Шушы тандемда алар күпме матур җырлар язган.

Композиторга иҗади кичәсе уңаеннан котлау сүзләрен Шаран районыннан Зирекле авылы Советы башлыгы, туганы Роберт Игдиев, СДК җитәкчесе дә җиткерде. Октябрьский шәһәреннән «Нур» клубы артистлары һәм гармунчыларының, Әпсәләмнән, Ярмөхәммәттән килгән кунакларның чыгышы, Альмира Миннигалина сүзләренә язылган җырлар һәм башка чагу номерлар тамашачылар күңеленә хуш килде.

— Туган төбәгебездә шундый хөрмәткә лаеклы кеше, талантлы композитор яшәвенә без бик тә сөенәбез, — дип билгеләде үз чыгышында Илчембәт авылы Советы башлыгы Рим Мөбарәк улы Гиниятуллин. — Рафаэль Суфияновичның җырларын башкаручылар, шигырьләрен көйгә салдыручылар тагы да күбәеп, авылның мәдәни тормышы яңа дәрәҗәгә чыгар, шул рәвешле Илчембәтне генә түгел, ә Туймазы районын, бөтен Башкортстанны тирә-юньгә танытыр дип ышанабыз! Элемтәләр өзелмәсен, бергәләп тагы да матур чаралар әзерләп, авыл халкын сөендерик. Бүгенге кичәне оештыруга зур өлеш керткән өчен Гөлнара Хәсәновага, Эльвира Шәриповага, барлык артистларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

… Мәкаләне Р. Игдиевның социаль челтәрләрдәге битендә язылган фикерләр белән тәмамлыйсы килә. «Рафаэль Суфияновичның җырларында көй белән текст тәңгәл килә. Менә шушы нәрсә инде чын талант һәм аһәңлелек дип атала, афәрин!», «Үзешчән композитор — Р. Игдиев табигатьтән бирелгән илаһи талантка ия. Ул иҗат иткән көйләрдә саф чишмәләр тавышы чагыла сыман…».

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: