Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
29 сентябрь 2021, 15:07

Гармунсыз татар милләте айсыз төн кебек...

Сентябрь ахырында, «әбиләр чуагы»ның җылы кояш нурлары иркәләгән иң матур көннәренең берсендә Төрекмән микрорайоны урамнары гармун моңнарына күмелде. Милләттәшләр көтеп алган күркәм чара — «Уйна, гармун!» бәйрәме кайтавазы иде бу.

Гармунсыз татар милләте айсыз төн кебек...
Гармунсыз татар милләте айсыз төн кебек...

Шәһәр мәдәният йорты филиалы — «Нур» клубы һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган чарада Октябрьскийдан «Дуслык» гармунчылар ансамбле, «Тальянка» халык вокаль ансамбле, Владислав Альбаев, Гөлнара Изибаева, Венер Фәезов, Виталий Кузнецов, Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар, шулай ук кунаклар — Туймазы шәһәре һәм районы, Ярмәкәй, Әлшәй һәм Ютазы районнары артистлары катнашты.

Һәвәскәр гармунчылар, иҗатчылар гадәттәгечә авыл урамнары буйлап милли уен коралларында уйнап узды. Төбәктә яшәүчеләр дәртле-моңлы авазларны ишетүгә дәррәү тәрәзәләргә капланды, ихатага чыгып, матур тамашаны манзара кылучылар, гармунчылар төркеменә кушылып җырлап-биючеләр дә бар иде.

— Төрекмәндә бердәм, көчле халык яши, — дип фикерләре белән бүлеште шигъри җыентыклар һәм җырлар авторы Зәкуан Сәлимшин. — Элек-электән бу төбәктә мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә ихтирамлы караш тәрбияләнә, милли чаралар оештырыла. Бер мисал китерәсем килә. Мин үзем тумышым белән Нарыштан. Әмма кичке уенга без, яшьләр, һәрчак шушында тимер юлы буйлап төшә идек. Әлбәттә, ул вакытта уеннарның төп каһарманнары гармунчы һәм биючеләр булды. Бүген дә төрекмәнлеләр бик матур гомер кичерә, йолаларны саклый, алар үрнәген башка авылларда яшәүчеләр дә игътибарга алсын, шундый бәйрәмнәр үткәрсен иде дигән теләктәмен. Моның өчен әлбәттә, халыкны берләштерә, кызыксындыра белүче затлар кирәк. Төрекмәндәге мәдәни, милли чараларны оештыручы, һәр эштә башлап йөрүчеләрнең берсе — «Нур» клубы мөдире Раушания Фәезова кебек. Артистларыбыз быел Казанда «Түгәрәк уен» XIII Бөтенрусия фольклор фестивалендә булып, Татарстан тамашачылары күңелен дә яулап кайтты. Раушания Мирзанур кызына һәм клуб һәвәскәрләренә киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек телим!

... Гармунчылар йөрешенең ахыргы тукталышы «Нур» клубы булды, биредә катнашучыларны һәм тамашачыларны Октябрьский хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Елена Евгеньевна Шепелева сәламләде. Ул артистларга шундый күркәм бәйрәм оештырулары, микрорайонның өлкән кешеләре турында да хәстәрлек күрүләре өчен рәхмәт белдерде.

— Төбәктә «Уйна, гармун!» бәйрәме үткәрелә башлауга 21 ел, — диде үз чыгышында «Нур» клубы мөдире Раушания Фәезова. — Әлеге чара татар-башкорт мәдәниятен популярлаштыру, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне халыкка танытучы артистларга ярдәм итү максатын күзаллый. Агымдагы елда бәйрәмдә катнашуга Татарстаннан (Мамадыш, Бөгелмә, Баулы шәһәрләре, Актаныш, Әпсәләм, Көрәш-Бүләк авыллары) һәм Башкортстаннан (Октябрьский шәһәре, Туймазы шәһәре һәм районы, Әлшәй районы, Илеш, Ярмәкәй, Раевка авыллары) гаризалар кабул ителде. Алар арасында коллективлар да, ялгыз башкаручылар да бар иде. Кызганычка каршы, катлаулы вәзгыятькә бәйле, барлык һәвәскәрләр дә бәйрәмдә катнаша алмады. Шуңа күрә фестиваль офлайн гына түгел, онлайн форматта да оештырылды.

Бәйрәм кунакларына сүз бирик.

— Әтием һәвәскәр гармунчы иде, — ди Әлшәй районыннан Ринат Галиәхмәт улы Байназаров. — Мин дә бәләкәйдән милли уен коралына тартылдым. Гармунда биш, баянда 15 яшьтән уйныйм. Һөнәрем буенча төзүче-агроном, буш вакытларда шулай ук музыка иҗат итәм.

Сигез кешелек «Ярмәкәй егетләре» гармунчылар коллективы репертуарының зур өлеше җитәкчеләре — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Рәис Ханнанов иҗат иткән көйләрдән тора. Рәис Ямалетдин улы — Ярмәкәй районының иң моңлы сандугачы һәм горурлыгы. Гармунчы буларак дан тоткан әтисе үрнәгендә иҗат юлын сайлаган ул. Иң беренче «Туган авыл» җырын 7нче класста язган. Бүген инде аның иҗат сандыгында йөрәкләрне җилкендерерлек моңлы да, фәһемле дә әсәрләр бик күп тупланган.

— Гармун белән кечкенә вакыттан дусмын, — ди хөрмәтле Рәис ага. — Ул минем якын сердәшчем дә, киңәшчем дә. Коллективыбыз белән мәдәни чараларда даими чыгыш ясыйбыз, «Уйна, гармун!» бәйрәмендә аеруча яратып катнашабыз. Быел гадәттәгечә милли фестиваль югары дәрәҗәдә үтте, оештыручыларга барысы өчен дә зур рәхмәт!

... Егерме елдан ашу тарихка ия мәдәни чара шушы вакыт аралыгында меңнән артык катнашучыны һәм 20 меңгә якын кунакларны җыйган. Бәйрәмнең башлап йөрүчеләре — Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Хөснуллин, Владислав Альбаев, Фәһим Чанышев, Төрекмән бистәсенең «Нур» клубы карамагындагы «Дуслык» гармунчылар ансамбле (җитәкчесе — Венер Фаезов). «Уйна, гармун!» халык бәйрәме» проекты 2020 елда Президент грантлары Фонды конкурсы җиңүчесе булды. Бу чорда фестивальдә Башкортстанның тугыз, Татарстанның ике районыннан, Уфа, Октябрьский, Бәләбәй, Благовещенск, Нефтекама, Стәрлетамак, Туймазы, Баулы һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 100дән артык гармунчы катнашкан иде.

Быел да бәйрәм бик күңелле, матур үтте. «Нур» клубында оештырылган зур концерт та тамашачылар күңеленә хуш килде. Төбәктә камыр ризыклары остасы буларак танылу алган Гөлнара Фәезова шәһәребезнең 75 еллыгына һәм гармун бәйрәменә багышлап тәмле пироглар әзерләгән иде. Ютазы районы Әпсәләм авылының «Сердәш» халык фольклор ансамбле вәкилләре — Диләрә һәм Зөлфия дә бәйрәмгә зур бәлеш пешереп алып килгән. Чарада катнашучыларга шәхси эшкуарлар — Альберт Павлович, Павел Альбертович, Вадим Альбертович Черновлар һәм Илдар Ранихович Гәрәев булышлыгында әзерләнгән истәлекле сувенирлар, дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, артистлар өчен бу көнне алган якты тәэссоратлар, күтәренке кәеф, тамашачылар теләктәшлеге иң югары бүләк булды. Хәтта табигать үзе дә кешеләр белән бергә шатланды кебек, кояш нурларын мулдан сибеп, күңелләрне җылытты!

Лилия ГАБИТОВА

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: