Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
8 сентябрь 2021, 20:11

"Бу чаралар танылу, файда китерә"

Республика Башлыгына "Туры элемтә"дә пандемия чорында Фольклориада, Ворлдскиллс кебек күләмле чаралар үткәрү зарурлыгы турында сорау булды.  

"Бу чаралар танылу, файда китерә"
"Бу чаралар танылу, файда китерә"

- Һәр зур чарага алдан бик озак әзерлек бара. Фольклориада 2020 елда ук булырга тиеш иде. Тагын бер елга соңарса, ул үткәрелми дә калалыр иде.

Әлбәттә, без аны үткәргәнче, республикадагы эпидемиологик хәлне ныклап өйрәндек. Хәл ул кадәр начар түгел инде. Аннары һәр чарада да саклану чаралары мотлак үтәлде.

Бу чараларны үткәрү республикага танылу, файда китерә. Фольклориадага, әйтик, 37 илдән килделәр. Көрәш буенча чемпионатка бик күп яшьләр килде. Алар республика белән танышып китте.

Ворлдскиллс республикада һөнәри белем бирүне үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Тиздән инвестсабантуй үтәчәк. Ул да республика өчен нык мөһим чара. Ләкин һәр чараны үткәргәнче зыян китерү ихтималы белән файда арасындагы балансны тикшерәбез. Бүген республикадагы вәзгыять аларны үткәрергә мөмкинлек бирә.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: