Туган як
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
9 август 2021, 15:58

«Мөһим эшләрне үтәргә кирәк»

Кат-кат уйлыйм да, шундый нәтиҗәгә киләм. Ярый әле театр сәнгате бар бу дөньяда, димен. Тормыш ыгы-зыгысыннан, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән арынып, күңелләрне илаһи нурга баетып алу ихтималлыгын бирә ич ул Театр галиҗәнәпләре. Өстәвенә эч-буыннарың катып көләрдәй кызыклы тамаша да булса... Көлү кәефне генә күтәрми, сәламәтлеккә дә ифрат файдалы, ди ич белгечләр.

«Мөһим эшләрне үтәргә кирәк»
«Мөһим эшләрне үтәргә кирәк»

Уфа «Нур» татар дәүләт театры тиздән безләрне бу җәһәттән куандырмакчы, дуслар. Мәгълүм булганча, 17 август көнне шәһәр мәдәният йортында якташларыбызга гаҗәеп кызыклы вә фәһемле тамаша — «Көлмәгез, мин үләм» супер комедиясе тәкъдим ителәчәк. Гаять үзенчәлекле әсәр авторы — танылган драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мансур Аяз улы Гыйләҗев. Әйе-әйе, ялгышмадыгыз, халкыбызның атаклы әдибе, «Өч аршин җир», «Зәй энҗеләре», «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» һәм дә укучы күңелен яулаган башка бихисап әсәрләр авторы Аяз Мирсәет улының лаеклы дәвамчысы. Аңлашыла ки, балачактан әдәби-мәдәни мохиттә тәрбияләнә, рәсем-театр сәнгатенә гашыйк булып үсә булачак драматург. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. Мәскәү проектлар төзү фәнни-тикшеренү институтында хезмәт куя. Нәкъ шунда эшләгән чорда тәүге пьесаларын иҗат итә. Ә инде «Рәхәт яшибез» дигән сатирик драмасы 1986 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. Арытаба исә бүгенге татар яшәешендәге уңай һәм тискәре күренешләрне фәлсәфи фикер, юмор катыш сатира аша сурәтләгән «Бичура», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» пьесалары буенча куелган спектакльләр дөнья күрә. Хәлбуки, башка театрлар да Мансур Гыйләҗев драматургиясе белән ныклап кызыксына башлый. Уфа «Нур» татар театрында «Бичура», «Өзелгән юллар» пьесалары зур уңыш казана.

Әйтергә кирәк, язучы тарихи темаларга, татар милли кинематографиясен тергезү мәсьәләсенә дә битараф түгел. Мисалга, аның сценариесе буенча «Күктау» дигән исем астында нәфис фильм дөньяга чыга. Кыскасы, гаять күпкырлы сәләт иясе ул, Мансур Гыйләҗев! Һәм шуның белән кызыклы да.

... Инде шәһәрдәшләребез тамаша кылачак спектакльгә әйләнеп кайтыйк. Әлеге әсәрне сәхнәгә куючы — сәнгать сөючеләргә киң билгеле театр һәм кино актеры, режиссер, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин. Сүз дә юк, режиссер алдында шактый катлаулы бурыч торгандыр. Чөнки көлке-елмаю галәмәте аша тирән яшәеш мәгънәсе хакында уйланырга мәҗбүр иткән пьесаны сәхнәләштерү җиңелләрдән түгел... Хәер, шәхсән үзе үк артист буларак, Азат Надир улы спектакльдә уйнаучыларга максатын-идеясен тулысынча җиткезә алуга ирешкәндер, мөгаен. Монысы инде фәкать тамашачы фикере. Шунысы да игътибарга лаек, «Көлмәгез, мин үләм» спектаклендә халык үз итеп, яратып өлгергән артистлар Рида Фәхрисламова, Альберт Шәйхетдинов, Ирина Ганиева, Рушат Мөдәрисов, Айгөл Юнысова кебек сәнгать осталары мәшгуль. Ә бу инде, килешәсездер, тамашага ярты уңыш тәэмин итүче фактор...

Хуш, бераз супер комедиядә барган вакыйгаларга караш ташлыйк. Билгеле инде, аз гына, пәрдә читен ачып кына... Тулы тамаша хакында бәянләргә җыенмыйбыз, анысы сер булып калырга тиешле. Әлеге мәкаләне язар алдыннан, өйрәнелгән гадәт буенча, Интернет киңлекләрен «иңләп-буйлап» чыктым. Төрле тәэссорат-фикерләр белән таныштым, спектакльдән фотосурәтләр, өзекләр дә карадым. Турысын әйтәм, ошады. Артистлар уены да, музыкаль бизәлеш тә. Иң мөһиме — дөньяңны онытып, чын-чынлап шул мохиткә «чумып», ихластан хис-тойгыларыңа бирелеп күзәтәсең сәхнәдәге хәлләрне. Һәрьяклап хөрмәткә лаеклы өлкән буын вәкилләребез турында ул супер комедия. Инде олыгайсалар да, күңелләре белән һаман шул «тиле яшьлек»тә алар. Дәрт-дәрманнары сүрелмәгән, сөю хисләре дә җуелмаган. Инде үлем капка төбенә килеп җиткәндә дә тиз генә бирешергә исәпләре юк! «Минем үлемне бер генә көнгә кичектереп булмас микән, мөһим эшләрне үтәргә кирәк», дип белдерә хәйләкәр-зирәк бабаебыз. Чыннан да, өлкәннәребезнең башкарыласы мәшәкатьләре баштан ашкан ич әле. «Кешелеккә» саклап тоткан киемнәр көтә. Затлы сервиздан тәмләп чәйләр эчәсе дә бар... Иртәрәк бу якты дөньяларны ташлап китәргә, булмаганны. Яшәргә дә яшәргә әле! Тормыш ямен күреп-тоеп гомер кичерергә язсын. Бәхет дигәннәре  шул түгел мени инде? Әлбәттә, шул!

... Көлү кәефне генә күтәрми, сәламәтлеккә дә файда, дигән идем бит әле мәкалә башында. Тамашачы өчен зур әһәмияткә ия бу, билгеле. Шуңа да супер комедия ич инде ул! Ә икенче яклап фикер йөрткәндә, яшәеш хакында фәлсәфи уйлануларга да этәрми калмый сәхнә әсәре. Фани дөньяларда кунак кына адәм баласы. Һәр туган яңа көнне шатланып, чиксез рәхмәтләрдән «башлар әйләнеп» уздырырга өйрәнсәк иде, замандашлар. Бер таныш ханым әйтмешли, «исән кешегә бервакытта да соң түгел»...

Сәлия Гарифуллина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: