Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
6 апрель 2021, 05:08

«Яралар уңалмый, хәтердән җуелмый»

Кандра авылының модульле балалар китапханәсендә «Яралар уңалмый, хәтердән җуелмый» исемле китап туе узды.Китапта районыбыз җирлегендә яшәгән сугыш чоры балаларының катлаулы тормышы, ачы язмышы турындагы хатирәләр урын алган. Аларны татар, башкорт теле укытучылары, укучылар һәм «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзалары әзерләп бирде.Китап иганәчеләрнең (Ильфир Госсам улы Минибаев, Альберт Ришат улы Хәкимов, Рамил Мөсәгыйть улы Булатов, Илшат Әсгать улы Биктимиров) матди ярдәме белән Уфаның «Диалог» нәшриятында узган ел басылган иде. Чарага Туймазы районы ветераннар Советы рәисе Нурулла Таһир улы Бикчуров, районыбызның мәртәбәле кешесе, китап чыгаруда башлап йөрүче Адунис Мөсәгыйть улы Фазуллин, Туймазы районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Равия Зөлкәрамовна Фәрхитова, Кандра авылы Советы башлыгы Рил Риф улы Рафиков, иганәче Альберт Ришат улы Хәкимовлар чакырылган иде. Алар китап авторларына, сугыш чоры тере шаһитлары исән чагында, алардан кыйммәтле материал алып калганнары, яшь буында туган ил тарихына карата кызыксыну уятканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.Авторлардан Ләлә Абзалова, Нәҗибә Нәгыймова, Наҗия Гәрәева, Клара Балтина очерк геройлары белән якыннанрак таныштырды. Китапка кергән геройларыбызның язмышы шулкадәр бер-берсенә охшаган, чөнки алар бер буын кешеләре. Аларны хезмәт сөючәнлек, түземлелек, туган илне чиксез ярату, алга омтылыш, оптимизм берләштерә. Шуңа карамастан, авторлар һәрбер геройның үзенә генә хас аерым шәхес үзенчәлеген оста рәвештә ача белгән.Солдат гимнастеркалары кигән Марат Әхмәтҗанов һәм Нурислам Закировлар (җитәкчеләре — музыка мәктәбе укытучысы Алия Фәрит кызы Закирова) чыгышы чарага олы бер җанлылык, дулкынландыргыч аһәң өстәде. «Илһамият» әдәби түгәрәге әгъзасы Рәзинә Мусина тамашачыга «Сугыш чоры балалары» исемле үзе язган шигырен укып ишеттерде.Бәйрәм ахырында киләчәктә бу темага материал туплау турында ныклап сөйләшү булды. Залда утырган тел укытучылары мәктәпләрдә балалар белән дә, үзләре дә бу юнәлештә эшләргә теләүләре турында белдерде. Аннан инде китабыбызның дәвамын чыгару турында да уйларга була! Якташларыбыз аны кулларына алып, туганнарын, якыннарын исләренә төшерер. Ул кешеләрнең балалары, оныклары укыр. Ата-бабаларының ачы язмышы хакында сабыйлар белер. Бәлки, киләчәк буынга, безнең китапны укыган саен, икмәк тәмлерәк, туасы таңнар алсурак, күк йөзе тынычрак һәм зәңгәррәк тоелыр? Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы.

Кандра авылының модульле балалар китапханәсендә «Яралар уңалмый, хәтердән җуелмый» исемле китап туе узды.
Китапта районыбыз җирлегендә яшәгән сугыш чоры балаларының катлаулы тормышы, ачы язмышы турындагы хатирәләр урын алган. Аларны татар, башкорт теле укытучылары, укучылар һәм «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзалары әзерләп бирде.
Китап иганәчеләрнең (Ильфир Госсам улы Минибаев, Альберт Ришат улы Хәкимов, Рамил Мөсәгыйть улы Булатов, Илшат Әсгать улы Биктимиров) матди ярдәме белән Уфаның «Диалог» нәшриятында узган ел басылган иде. Чарага Туймазы районы ветераннар Советы рәисе Нурулла Таһир улы Бикчуров, районыбызның мәртәбәле кешесе, китап чыгаруда башлап йөрүче Адунис Мөсәгыйть улы Фазуллин, Туймазы районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Равия Зөлкәрамовна Фәрхитова, Кандра авылы Советы башлыгы Рил Риф улы Рафиков, иганәче Альберт Ришат улы Хәкимовлар чакырылган иде. Алар китап авторларына, сугыш чоры тере шаһитлары исән чагында, алардан кыйммәтле материал алып калганнары, яшь буында туган ил тарихына карата кызыксыну уятканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Авторлардан Ләлә Абзалова, Нәҗибә Нәгыймова, Наҗия Гәрәева, Клара Балтина очерк геройлары белән якыннанрак таныштырды. Китапка кергән геройларыбызның язмышы шулкадәр бер-берсенә охшаган, чөнки алар бер буын кешеләре. Аларны хезмәт сөючәнлек, түземлелек, туган илне чиксез ярату, алга омтылыш, оптимизм берләштерә. Шуңа карамастан, авторлар һәрбер геройның үзенә генә хас аерым шәхес үзенчәлеген оста рәвештә ача белгән.
Солдат гимнастеркалары кигән Марат Әхмәтҗанов һәм Нурислам Закировлар (җитәкчеләре — музыка мәктәбе укытучысы Алия Фәрит кызы Закирова) чыгышы чарага олы бер җанлылык, дулкынландыргыч аһәң өстәде. «Илһамият» әдәби түгәрәге әгъзасы Рәзинә Мусина тамашачыга «Сугыш чоры балалары» исемле үзе язган шигырен укып ишеттерде.
Бәйрәм ахырында киләчәктә бу темага материал туплау турында ныклап сөйләшү булды. Залда утырган тел укытучылары мәктәпләрдә балалар белән дә, үзләре дә бу юнәлештә эшләргә теләүләре турында белдерде. Аннан инде китабыбызның дәвамын чыгару турында да уйларга була! Якташларыбыз аны кулларына алып, туганнарын, якыннарын исләренә төшерер. Ул кешеләрнең балалары, оныклары укыр. Ата-бабаларының ачы язмышы хакында сабыйлар белер. Бәлки, киләчәк буынга, безнең китапны укыган саен, икмәк тәмлерәк, туасы таңнар алсурак, күк йөзе тынычрак һәм зәңгәррәк тоелыр?
Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы.
Читайте нас: