Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Туймазы театрына бармый калмагыз! Анда премьера!

«Елатучы да, көлдерүче дә театр», дип бер дә юктан гына әйтелмәгән инде ул! Ял итәсең, рухи азык, көч җыясың килсә, театрга бару кирәк. Шул киңәшне искә алып, Туймазы татар дәүләт драма театры премьерасын күрү бәхетенә ирештем. Залда алма төшәр урын юк. Бу, мөгаен, сәнгать кешеләре өчен күркәм, сөенечле күренештер. Ә тамашачы рухи азыкка сусаган, ел буе утлы табада биеткән зәхмәтле чирдән куркып, өйдән чыкмый, театр-концертлар күрми бер ел вакыт узып киткән ич!

Туймазы театры коллективы күренекле совет драматургы, Русиянең һәм Бурятия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Степан Лобозеровның «Әстәгъфирулла» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакльнең режиссер-куючысы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Муллабаев. Рәссамы – Рима Госманова. Рольләрне БРның атказанган артистлары Гөлназ Латыйпова, Рәсилә Сәлимгәрәева, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының атказанган артисты Алик Зәйлалов, БРның халык артисты Айрат Солтанов, Гөлназ Ибатуллина, Рөстәм Шәйхумов башкарды.
Сәхнәләштерелгән әсәрнең авторы рус кешесе булуы, дөресен әйткәндә, бераз гына шөбһәләндерде дә әле. Безнең мөхиткә тәңгәл, аңлаешлы булырмы. Башта мең сорау...
зал караңгылыкка чумды. Аптыратып, колакны ярып, «Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып...» җыры яңгырый. Бөтен игътибар сәхнәдә! Ә анда авыл күренеше, эт-песиләре, суга баручы, гайбәт чәчүче хатын-кызлар, матайга атланган ир кеше... Уртада буяулары купшакланган өстәл белән ике урындык. Өстәлгә ашъяулык түгел клеенка да җәелмәгән...
«Әгәр син яши белсәң, акчаң күп булыр иде, кода!»
Нәкъ шушы сүзләр белән башланып китте спектакль, бу гыйбарә аның нигезен дә тәшкил итте, көлдерде дә, тирән уйга да салды ул! Тормыш акча тирәсендә әйләнә. Бер уйласаң, акчасыз яшәү мөмкин түгел, ләкин бөтен булмышың акчага гына да бәйләнмәгән ич! Тормышның матди ягыннан башка да бик күп ямь, гамь бар икән бит! Бу турыда уйлаганыгыз бармы?
Пьеса акчасызлык, өметсезлек елларында язылган. Авыл бетү алдында, халык эшсезлектән, акчасызлыктан иза чигә, ирләр көмешкә эчеп, киләчәк турындагы авыр уйлардан арына. Ә хатын-кыз һаман дөнья көтү, тормышны бөтәйтү өчен тырыша. Танышмы, миңа калса, бу күренеш әлегә бөтенләй дә тарихта калды дип әйтеп булмый.
Күп кеше лотореяга акча оту, яки каяндыр зур байлык килеп керүен, мирас калдыруларын яки хәзинә табу турында хыяллана. Әйтегезче, кайсыгызның: «Менә шуның кадәр акчам булса миннән дә бәхетле кеше булмас иде!» — дип уйлаганы булмады?! Аеруча хатын-кызның! Нәрсә алыр идегез икән... Фатир, машина, чүпрәк-чапрак, алтын-көмеш...
Ир-егетләр дә бездән артык ерак китмәгән, спектакль герое: «Бөтен нәрсә шул акчадан башлана. Бу акчаларга патша сарае салам, диңгез җәйрәтәм, анда төрледән-төрле балыклар, аккошлар йөздерәм!» – дип хыяллана.
Пьесада яңгыраган, халык теленә кереп калырдай җөмләләр сәхнәдән «сибелеп» кенә торды: ֿӨйне буш шешәләрдән төзесәләр генә инде!», «Хәзер көне-төне кәеф-сафа булачакмы?». Ә әби монологы күпләрне уйландырыр, «Рәхмәтең белән дә, михнәтең белән дә сына, Ходаем!» – ди ул. Әби күп нәрсәне картлыгы сәбәпле аңлап та бетми, кирегә дә эшләп куя, шулай да аның үз фикере, тормышка төпле карашы бар.
Тамашачы спектакльне җылы кабул итте, тын да алмый сәхнәне күзәтте. Спектакль тәмам, зал алкышларга, артистлар гөлләмәләргә күмелде. Тәбрикләүләр, җылы сүзләр яңгырады.
Фикерләр
Илнур Муллабаев, режиссер-куючы:
— Пандемиядән соң, беренче тапкыр театр ишеген ачу бу. Бу чорда театрлар ябылды, югалтулар да күп булды иҗат кешеләре арасында. Ниндидер сугыш тәмамланган кебек хис калды, яман чир булды бу. Мин һаман аңлап бетә алмыйм, Ходай тәгаләнең бер сынавы булдымы?! Шуңа күрә микән, безнең комедия куясы, аңлаешлы да, көлдерерлек тә, гастрольләргә дә йөрерлек, көн кадагына сугучы, тамашачы күңелен күтәрердәй булсын дип сайладык әсәрне. Татар драматургиясеннән аласы килгән иде. Юк түгел, күп ул андый әсәрләр, тик күбесе куелган, минем сәхнәгә чыгарылмаган пьеса табасы килде. Степан Лобозеровның әсәрләре белән таныш идем. Пьесаны татарчага тәрҗемә итеп алдык. Көнүзәк тә, аңлаешлы да пьеса килеп чыкты дип уйлыйм. Тамашачы ничек кабул итәр, көтәбез.
Римма Ключарева, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
— Акчасызлык, эчкечелек, эшсезлек, яшьләрнең тормышта үзенә юл эзләве кебек мәсьәләләр алга куелган бу әсәрдә. Автор зур проблема күтәрә. Минем роль – әби, тормышта бәргәләнүче балаларына дөрес киңәш бирә алмавы өчен үзе кайгырып йөри. Спектакльне әзерләгәндә авырлык зур булды. Әсәр эчендәге кечкенә яктылыкны табарга, аны тамашачыга ачып күрсәтергә тырышабыз. Аңлармы алар дигән уй борчый. Әле спектакль алдыннан да бу уй-кичерешләр ташламый.
Руфина, тамашачы:
— Туймазы театрының чыгышларын карап барырга тырышам. Бүген дә рәхәтләнеп ял иттем. Безне уйландырырлык мәсьәлә кузгатканнар! Рәхмәт!
Зәримә, тамашачы:
— Тулаем алганда спектакль ошады. Бик тормышчан тема күтәргәннәр, көлдерә дә, уйландыра да торган, елатырга да мөмкин. Әгәр бик эчкә кереп уйлана башласаң!
Ралюза, тамашачы:
— Бер сүзсез рәхмәт, инде тукталып калмасыннар, яңадан-яңа әсәрләре белән сөендереп торсыннар!
Читайте нас: