Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
3 февраль 2021, 17:10

Иҗат күңелне дәвалый

Шәһәрдәшебез Гөлнара Фәләхова исемен сынлы сәнгать сөючеләр яхшы белә.Аның эшләрен Уфаның «Урал» галереясендәге күргәзмәсендә, М. Кәрим исемендәге Яшьләр театрында, сәнгать институтында, Татарстанның күргәзмә залларында күрергә була. «Торатау» конгресс-холлының бер стенасын шулай ук Гөлнараның эскизы буенча төшерелгән башкорт кызы бизи. Моннан тыш, сурәтләре Русиядә, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана. Гәзит укучыларыбызны да яшь рәссам иҗаты белән якыннан таныштырып үтәбез.

Шәһәрдәшебез Гөлнара Фәләхова исемен сынлы сәнгать сөючеләр яхшы белә.
Аның эшләрен Уфаның «Урал» галереясендәге күргәзмәсендә, М. Кәрим исемендәге Яшьләр театрында, сәнгать институтында, Татарстанның күргәзмә залларында күрергә була. «Торатау» конгресс-холлының бер стенасын шулай ук Гөлнараның эскизы буенча төшерелгән башкорт кызы бизи. Моннан тыш, сурәтләре Русиядә, чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана. Гәзит укучыларыбызны да яшь рәссам иҗаты белән якыннан таныштырып үтәбез.
Язмыш үзенекен итә
Гөлнараның сурәт төшерүгә сәләте балалар бакчасында ук күренә. Тәрбиячеләр әти-әнисенә кызны сәнгать мәктәбенә бирергә киңәш итә. Әмма актив, тиктормас балага бер урында гына тик утырып рәсем ясау ошамый. Еллар узуга карамастан, Гөлнараның сәләте югалмый. Ни белән генә шөгыльләнсә дә, язмыш аны сәнгать юлына алып килә. Беркайчан да рәссам булырга хыялланмаган кыз БДПУның художество-графика факультетына укырга керә. Югары белем алгач, ул Октябрьскийның сәнгать мәктәбенә сынлы сәнгать укытучысы булып урнаша һәм балаларны рәсем ясау серләренә өйрәтә башлый.
Пелагог һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшли. Квалификацияне үстерү курсларында укып, белемнәрен яңартып тора, төрле семинар-киңәшмәләрдә тәҗрибә туплый. Шундый бер курсларда Гөлнара Равил кызы сурәтләрне киезгә дә күчерергә өйрәнә. Киездән басылган иҗади эшләнмәләрен сәнгать мәктәбендә, күргәзмәләрдә күрергә була.
Рәсемнәрендә — милли үзенчәлекләр
Яшь рәссамга танылу татар, башкорт әкиятләре, риваятьләренә рәсемнәр ясый башлагач килә. Ул аларны социаль челтәрләрдә дә урнаштыра. Ниндидер җылылык һәм изгелек бөркелгән бу рәсемнәрне кешеләр яхшы кабул итә. Милли халык авыз иҗатына мәхәббәт кайдан барлыкка килгән икән? «Әкиятләр һәм риваятьләр белән кызыксыну балачактан ук киләдер. Әти-әни мине каникулларга дәү әни янына авылга җибәрә иде. Шунда инде беренче тапкыр милли мәдәният белән таныштым. Ул вакытта үземне бөтенләй икенче дөньяга барып эләккән кебек хис итә идем: башка тел, көнкүреш, йолалар, җыр-моң, әкиятләр, ырымнар. Шушы мохит миңа зур йогынты ясады. Вакыт узды, дәү әни арабыздан китте. Авылга бармый башладык, тик сагыну гына калды. Бәлки, шул сагынуны басарга теләп, мин әкиятләргә рәсемнәр төшерә башлаганмындыр», — дип җаваплый Гөлнара ханым.
Милли тематика белән мавыгуы укучыларына да күчә. «Рәсем сәнгатендә, тормыштагы кебек үк, нечкәлекләр күп, — ди ул. — Иң мөһиме — композиция булдыру. Һәр иҗат эше тупланганлыкны, аңа тулысынча чумуны таләп итә. Ә хәзерге балаларның күпчелек зиһене таркау, игътибарлык җитми, еш кына башка нәрсәгә бүленәләр. Аларның игътибарын тоту, яңа материал белән мавыктыру өчен зур тырышлык, сабырлык кирәк. Ә инде милли үзенчәлекләргә кызыксыну уяту икеләтә авыр. Бары тик шәхси үрнәк белән, сюжетның кызыклы нечкәлекләрен, яңа график алымнарны табып, балаларны өйрәтеп була. Минем эшләрне күреп, укучылар да кызыксына башлады. «Мин дә эшләп карасам буламы?» — дип, үзләре дә сизмәстән милли мотивларга рәсем төшерү белән мавыгып киттеләр».
Миллилекне үстерергә кирәк
Күптән түгел милли киемле сурәтләргә бәйле булган шау-шу уңаеннан Гөлнара Фәләховадан «гаугалы сәнгать»кә карата фикерен сораштым. «Минемчә, бу турыда фикер алышырга, сөйләшергә кирәк. Мәктәптәге укучыларның гына түгел, күп кенә өлкәннәрнең дә үз халкының мәдәнияте белән кызыксынмавы сер түгел. Хәтта, кайчак, ниндидер тартыну тойгысы да бар. Аларга «көнбатыш» мәдәнияте кызыграк, ә үзенеке артта калган, модасыз кебек күренә. Бу проблема бар. Без йолаларны саклыйбыз, әмма үстермибез. Нәтиҗәдә, әби-бабаларыбызның кием-салымнарына һәм җырларына тормыш өргән очкын юкка чыга. Шул ук «көнбатыш»тан үрнәк тә алырга була. Әмма сәнгатен кабатларга тырышып түгел, ә мәдәнияткә булган мөнәсәбәтләрен үзләштереп. Анда үз мәдәниятләрен бик яраталар, башкаларга күрсәтәләр һәм үстерәләр. Музыкадагы кебек үк һәр телнең үз яңгырашы, мотивы, моңы бар. Әмма бүген күпләр бертөрле җырлый, үзенчәлекләре юк. Ә бит чит илгә барганда, алар бездән нәрсә белән аерылганнарын, мәдәниятләренең матурлыгын күрәсебез килә. Шуңа күрә нигә без чит нәрсәне кабатлыйбыз, барысы да бертөрле булуын телибезме?!
Рәсемнәрдәге әдәпсезлеккә килгәндә, бу юнәлеш күптән күзәтелә. Сорау шунда ки, ни өчен бу модалы һәм заманча санала?! Нигә моны безгә көчләп тагарга тырышалар?»
Иҗат кешесе һәрчак эзләнүдә
«Минемчә, иҗат — ул үзенә күрә дәвалау. Минем эшләргә карап, кешеләр игелеклерәк, сөйкемлерәк булып китсә, димәк, мин үз бурычымны үтәгәнмен. Рәссам, педагог буларак, мин яңа материалларны техникаларны үзләштерергә яратам. Соңгы вакытта санлы төрдә рәсемнәр төшерәм, болай уңайлырак һәм тизрәк тә. Әмма үзем графиканы өстен күрәм, шулай ук китап иллюстрацияләре, анимация белән кызыксынам. Рәсем сәнгатенең жанрлары бик күп, һәм мин үземне сәнгатьтәге ниндидер анык юнәлешкә кертмим. Мин иҗат итәм, ә иҗатны тасвирлау — ул сәнгать фәне белгечләренең эше. Тамашачы рәссам картинасында нәрсә күрүен үзе хәл итсен, шул рәвешле иҗатта катнашсын».
Әңгәмәбез ахырында яшь рәссамнан киләчәккә уй-хыяллары турында кызыксындым. Баксаң, Гөлнара Фәләхова халык әкиятләренә рәсемнәр төшерергә җыена икән. Аңа бу эшендә тик уңышлар, илһамлы иҗат теләп калабыз.
Читайте нас: