Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
18 гыйнвар 2021, 19:21

Җыр – ул халыкның җаны

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 70 яшь тулу уңаеннан

Берчакны “Кызыл таң” редакциясендәге очрашуда Фән Вәлиәхмәтовтан (ул Башкорт дәүләт филармониясенең татар төркемендә эшли башлаган иде) халык җырлары турында фикерен әйтүен сорадылар. “Мин Тукайдан да уздырып әйтә алмам, бөек шагыйребез әйтеп калдырган бит менә болай дип: ”Белергә кирәк ки, “халык җырлары” халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.” Һәм менә шушы сүзләргә җыр – ул халыкның җаны, дип тә өстисе килә”, - диде. Утыз елдан артык вакыт үткән, әмма Фән абыйның моңы кебек үк, әлеге сүзләре дә, халык җырларына, Тукайга, туган телгә олылыклы мөнәсәбәте зиһенгә уелып калган.

Нәкъ менә кабатланмас моңы, туган тел, татар халык җырлары аркылы күңеленә сеңгән милли интонацияне һәр күзәнәге белән тоюы Фән Вәлиәхмәтовны иҗади биеклеккә күтәрде, чын халык җырчысы итте. Ул иҗади камилләшә барган саен халык җырларына күбрәк игътибар бирде, тальянны сәхнәгә кайтарды.

Фән Вәлиәхмәтов җырларын тыңлаган саен күңелдәге кичерешләр белән уртаклашасы, җырчыга иң яхшы, җылы сүзләрне әйтәсе килә. Фән аганың Моңы җырлы күңелле берәүне дә битараф калдырмый. Билгеле, татар халык җырларының байтагы трагизм һәм милли сыкрау белән сугарылган. “Герман көе” – шуның ачык мисалы. Фән Вәлиәхмәтов башкаруында ул җыр, шагыйрь әйтмешли, җанны тетрәндерә, уйландыра, рухландыра, канатландыра, айнытып җибәрә. Мондый җырны зур талантлы, югары һөнәри дәрәҗәгә ирешкән моң иясе генә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп башкара ала. Үзе әйткәнчә, каерып алып, бәгырен биреп җырлый ул.

Мәшһүр җырчыбыз Фәридә Кудашева Фән Вәлиәхмәтовның Кырлайдагы чыгышыннан соң аңа болай ди: ”Берәр могҗиза-тылсым көче белән терелеп, монда кайта алса, Тукай үзе дә, Сиңа ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп, затлы түбәтәйле башыңнан, таза иңнәреңнән һәм Моң дәрьясының сихри-серле авазларын һәркемнең күңел ярларына чәчми-түкми илтеп җиткерүче хикмәтле тальяныңнан, гармун телләренә мәңгелеккә береккән аһәңдәш кул бармакларыңнан сыйпар иде!..”

Милли Моң иясенә моннан да югарырак бәя була да алмыйдыр...

Автор фотосы

Автор: Идрис Саитгалеев

Читайте нас: