Быел февральдә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага “Башкортстан Республикасының халык артисты” дигән исем бирелгән булган.
Әмма ул үзе бу хакта белми калган. Бу турыда “Шәһри Казан”га җырчы Винарис Илъегет хәбәр иткән.
“Хәмдүнә апага үзе исән чагында — 10 февральдә “Башкортстанның халык артисты” исемен биргәннәр. Ләкин ул шундый югары исем алганлыгын белмичә китеп барды”, — дигән Винарис.