Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
18 гыйнвар 2020, 15:53

Сездәй затлар булганда...

Авылларыбызның киләчәге дә өметле булачак!

Авылларыбызның киләчәге дә өметле булачак!
☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀☀
Иң гүзәл һәм тырышлар, иҗатка гашыйк җаннар, сәламәт тормыш алып баручылар кайда яшәгәнен беләсезме? Шундый күркәм сыйфатларга ия булучы затларны Туймазы районының Югары Бишенде авылындагы «Камилла» хатын-кызлар клубында очратырга мөмкин. Алай гына да түгел, бирегә килеп, ихлас, ачык ханым-туташлар белән фикерләшергә, файдалы һөнәрләргә өйрәнергә дә була.
«Камилла» клубында һәркем үз зәвыгына туры килердәй юнәлеш буенча шөгыльләнә ала. Берәүләр бәйләү-чигүне, икенчеләр физик торышны яхшыртуны, өченчеләр иҗат итүне сайлый. Шушы араларда клуб эшчәнлеге белән якыннанрак танышу форсаты тиде. Безне күп еллар авыл клубының мөдире булган, әлеге вакытта сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Зоя Сафина каршылады. Зоя Мөфәссир кызы авылның яшәеше, рухи-мәдәни яктан үсеш алуы турында даими хәстәрлек күрә. Халыкны бердәм итеп туплауга, концерт-тамашаларга җәлеп итүгә зур көч салган ул. Фидакарьлеге, ихласлыгы белән авылдашларының зур хөрмәтен казанган. Бу клубта узган чараларның тулы заллар җыеп үтүендә, аларда яшьләрнең дә, олыларның да теләп катнашуында чагыла.
❄«Сезне иң тәүдә кул осталары түгәрәгенең актив әгъзасы — Флүрә Усманова белән таныштырасым килә, — дип башлый сүзен Зоя ханым. — Авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе ул. Улы-килене белән зур матур йорт салып чыктылар, бик тату яшиләр. Флүрә Сәмигулла кызы әби-бабалардан калган элеккеге әйберләрне җыю белән мәшгуль. Ул бүләк иткән сөт аерту җайланмасы (сепаратор), ашъяулык-тастымаллар музеебызның бизәге булып тора. Аның кул эшләнмәләрен беренче тапкыр күреп, зур соклану хисе кичергән идем. Шунда ук үзен «Камилла» хатын-кызлар клубына чакыру теләге туды. Шул рәвешле, ул яшьләрне кул эшләренә өйрәтүгә алынды».
Флүрә апа Югары Бишендедә туып-үскән. «1966 елда Себер якларына юлландык. 1999-да туган төбәккә кире кайттык, — дип сөйли ул үзе турында. — Өй салдык, ике малай үстердек. Кече улыбыз Иске Туймазыда, ә олысы монда тора. «Камилла» клубы белән танышкач, аңардан инде аерылмас булдым. Фикердәшләр белән аралашу, яшьләргә белгәннәремне өйрәтү бик ошый. Кул эшләре сәламәтлек өчен файдалы. Мондый шөгыль буыннарны ныгыта, күңелгә тынычлык бирә, борчулардан арынырга булыша».
❄Клубта иҗади юнәлеш буенча Зөлфия Хәбирова эшли. «Бәләкәйдән җыр-моң мохитендә үстем, — ди Зөлфия Мөхтәсәр кызы. — Яшь чактан ук сәхнәдән төшмәдем. Әнием матур җырлый, әтием оста гармунчы, аның үрнәгендә мин дә шушы уен коралын үз иттем. 4 яшьтән үзаллы рәвештә гармунда уйнарга өйрәндем, соңрак баян алып бирделәр. Мәктәпне тәмамлагач, авылдан чыгып киттек, укыдык, эшләдек, балалар үстердек. Хаклы ялга чыккач әти-әнинең «нигезне ташламагыз» дигән васыятен үтәп, авылга кайтып төпләндек. Тәүге көннәрдән үк Зоя ханым клубка чакырды. Биредә мин яңадан яшьлегемә кайткандай булдым. Җыр-моң белән яшибез, илһамланып эшлибез. Мәдәният учагыбыз аша авыл халкы белән аралашабыз, төрле чаралар оештырабыз. Үзебезнең «Яшьнәп торсын яшь йөрәк» исемендәге вокал төркемебез бар. Конкурсларда катнашабыз, концертлар куябыз, артистларны чакырабыз. Яшь буын да (әйткәндәй, алар арасында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә, студентлар да бар) безнең үрнәктә иҗатка, мәдәнияткә тартыла. Бу уңайдан бер мисал китерәсем килә. Әниләр көнендә клубта зур тамаша оештырылды. Бәйрәм чаралары, концерт номерлары тулысынча яшьләр көче белән әзерләнде. Әлбәттә, бик сөенечле хәл бу. Мирасыбызны тапшырырдай, эшебезне дәвам итәрдәй егетләр-кызлар булганда авылыбызның да киләчәге бар!»
❄Клубка йөрүчеләрне матур һәм сәламәт булу серләренә Әнисә Нуретдинова төшендерә. «Мин фитнес түгәрәген җитәклим, — ди Әнисә Мөхәммәткәзим кызы. — Бу эшемдә Туймазының «Минем яшем —минем байлыгым» клубында өйрәнгәннәрем булыша. Нәкъ шушы оешмада фитнес буенча беренче белем-тәҗрибәне алдым. Мондый төрдәге күнекмәләр олы яшьтәгеләр өчен аеруча файдалы. Алар катлаулы түгел, югары физик әзерлек таләп итмиләр. Организмның гомум торышын, рухи халәтне дә яхшыртырга булышалар. Фитнес хәрәкәт итү әгъзаларына, сулыш алу, йөрәк-кан системасына уңай тәэсир ясый. Түгәрәккә йөрүчеләр биредә фикердәшләр таба, үзара аралаша-киңәшләшә». Әйткәндәй, авылда төп нигездә гомер итүче Әнисә Мөхәммәткәзим кызы туган җанлы булуы белән дә ихтирамга лаек. Ул үз янына биш туганын да җыюга ирешкән. Бүген алар бер-берсенә ярдәмләшеп, үзара дус-тату гомер итә. Аш-су әзерләүгә һәвәс булган Әнисә апа тәмле ризыклар әзерләп, дуслары-якыннарына күркәм чәй табыннары оештырырга ярата.
❄Гомумән, «Камилла» клубы әгъзалары тулыканлы, мавыктыргыч тормыш белән яши. Бу уңган-булдыклы ханым-туташлар хуҗалыкларын тәртиптә тотарга да, якыннарын тәрбияләргә дә, халык мәнфәгатен кайгыртырга да өлгерә. «Теләк булганда, беләк карышмый ул. Бер минут та буш вакытыбыз юк, иҗаттан аерылмый, илһамланып эшлибез, яшибез», — ди алар. Заман технологияләреннән дә артта калмыйлар. Ватсапта «Спортчы — гүзәлләр» дип исемләнгән үз төркемнәрен булдырып, онлайн рәвештә кирәкле мәгълүматны бүлешәләр, фикер алышалар, эш гамәлләрен билгелиләр.
«Камилла» клубына яшьләр дә бик теләп йөри. Аларга аеруча сәйлән белән чигү эшләре ошый икән. Шул рәвешле, балалар бәләкәйдән хезмәткә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәнә. «Туган телне саклау буенча зур эш алып барабыз, — дип билгели Зоя ханым. — Бу максаттан «Тылсымлы уку түгәрәге» оештырдык. Бер авыз сүз татарча белмәгән балалар да шушы түгәрәккә йөреп, бүген инде туган телдә сәнгатьле итеп шигырь сөйли. Шунысы куанычлы, үзебезнең балалар-оныклар да гел теләктәшлек күрсәтә, шалтыратып, хәл-әхвәлне белешеп торалар, кайтып йөриләр. Арада безнең үрнәктә түгәрәкләргә йөргәннәре дә бар».
❄Әңгәмәбез ахырында «Камилла» клубы әгъзалары «Бишенде» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Вингаль Фазлыйәхмәтовка рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Вингаль Усман улы ярдәме белән яңа клубка нигез салынды. Авылыбызны мәдәни яктан яктырту, танылган җырчыларны чакыру, туган төбәккә арналган җырлар яздыру, клиплар төшертүдә дә башлап йөрүчеләрдән ул».
... Югары Бишендедә булган очрашу күңелдә якты хисләр калдырды. Зоя, Әнисә, Зөлфия, Флүрә апалар кебек тырыш, туган җирен ихлас яраткан кешеләр булганда авылларыбыз яшәячәк, димәк, милли ядкарьләр, йолалар да сакланачак, киләчәгебез дә өметле булачак...
Л. ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: